-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
30 гыйнвар , 09:10

Алда — төбәкара олимпиада

Башкортстанда 9-11нче сыйныф укучылары өчен туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы үтте.

Алда — төбәкара олимпиада
Алда — төбәкара олимпиада
13-14 гыйнварда Стәрлетамак шәһәренең В. И. Ленин исемендәге 2нче интернат-лицеенда 9-11нче сыйныф укучылары өчен туган телләр (татар, мари, чуваш, удмурт, мордва) һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы үтте. Бәйгегә төбәкнең туган телләрне яратып өйрәнүче иң сәләтле укучылары җыелды.

Олимпиада туган тел һәм әдәбияттан тирән белемле һәм сәләтле укучыларны ачыклау, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә тотрыклы кызыксыну формалаштыру, үсеп килүче буында ана теленә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан ел саен үткәрелә.
Быел олимпиаданың республика этабында 175 укучы белемен сынады, шуларның 96сы – татар теле һәм әдәбияты, 40ы – чуваш теле һәм әдәбияты, 25е – мари теле һәм әдәбияты, 11е – удмурт теле һәм әдәбияты, 3се мордва теле һәм әдәбияты буенча.
Олимпиадада катнашучылар иҗади биремнәр үтәде, викторина сорауларына җавап бирде, тест үтте, шулай ук, укучыларга диалог, текст өстендә эш тәкъдим ителде, һәркайсы шигырь яисә әсәрдән өзек сөйләп, сәнгатьле укуда сәләтен күрсәтте. Бу сынаулар укучыларга үз белемнәренең тирәнлеген күрсәтергә һәм белгәннәрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Уфа, Туймазы, Нефтекама, Бәләбәй, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләре, Бүздәк, Илеш, Федоровка, Бакалы, Миякә, Борай, Тәтешле, Чакмагыш, Балтач, Стәрлебаш, Бишбүләк, Салават районнары укучылары төпле белем күрсәтеп, җиңүчеләр һәм призерлар исеменә лаек булды. Чуваш теле һәм әдәбияты буенча – Авыргазы, Дәүләкән, Кырмыскалы һәм Миякә районнары, мари теле һәм әдәбияты буенча – Мишкә, Бөре, Дүртөйле, Балтач, Краснокама һәм Яңавыл районнары, удмурт теле һәм әдәбияты буенча – Тәтешле һәм Яңавыл районнары, мордва теле һәм әдәбияты буенча Кырмыскалы һәм Чишмә районнары укучылары олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары булды.
Бу уңышлар укучылар әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын, аларның туган телгә мәхәббәтен чагылдыра һәм, һичшиксез, илебезнең мәдәни күптөрлелеген саклауга ярдәм итә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән 11нче сыйныф укучысы Азалия Мортазина (укытучысы – Илмира Шакирова), Бүздәк 1нче мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Илнар Хуҗиев (укытучысы – Зилә Мостафина), Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Артур Галиуллин (укытучысы – Зинфира Нурисламова), Илеш районының Базытамак мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Самат Миңнуллин (укытучысы – Илмера Ахунова), Федоровка районының Денис мәктәбеннән Илзира Фәйзуллина (укытучысы – Гөлнар Сәйфуллина) җиңүчеләр исемлегендә булды.
Җиңүчеләр һәм призерлар арасында басмаларыбызның якын дуслары булуы аеруча зур шатлык. Алар – бәйгедә ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче сәләтле укучылар. Әйтик, Уфа шәһәре 84нче Татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары Азалия Мортазина җиңүче булса, Азалия Арсаева призер булуга ирешкән. Укытучылары Илмира Шакирова сәләтле кызларның уңышы белән аеруча горурлана.
– Ике Азалия дә бик тырыш, максатчан. Алар туган телне белгән, хөрмәт иткән гаиләдә тәрбияләнә. 5нче сыйныфтан алып төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда призер һәм җиңүче исемен яулап киләләр. Азалия Мортазина телләр белән кызыксына, өстәмә рәвештә инглиз теле белән дә шөгыльләнә, киләчәктә лингвистика юнәлешен сайларга уйлый. Ул өченче ел рәттән шәһәр, республика күләмендә – җиңүче, төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда призер булды. Азалия Арсаева – журналистлар династиясен дәвам итүче сәләтле кыз. Картәтисе – Фәнил Зыя улы Арсаев Бөрҗән-Илеш район гәзитләрендә хезмәт салган. Әнисе – Диләрә Рәмил кызы бүген “Һәнәк” журналында эшли. Азалия дә булачак һөнәрен журналистика белән бәйләргә уйлый, – ди өч дистә ел татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирүче остазлары Илмира Фәһим кызы.
Мәртәбәле бәйгедә Бүздәк районы Каран мәктәбенең берьюлы ике укучысы: 10нчы сыйныфтан Розалина Ялалова һәм 9нчы сыйныфтан Илиза Заһидуллина призер исемен яулаган. Укытучылары Зөлфия Мансурова туган телне яхшы белүче укучыларының уңышларына сөенә.
Әлбәттә, бу җиңүләр артында остазларының вакыт белән исәпләшми хезмәт салуы, зур хезмәте ята. Укучыларына төпле белем бирүче, туган телне сөяргә өйрәтүче укытучыларга һәм аларның сәләтле, тырыш, чәмле укучыларына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Әлеге бәйгедә җиңүче укучыларны алда тагын бер бәйге – Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә. Безнең милләтебез җәүһәрләре анда да балкып аерылып торачагына, зур җиңүләр яулап кайтачагына өметләнәбез.

Фотолар мәктәп сайтларыннан.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас