-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
30 гыйнвар , 09:45

Балалар ярдәм сорый...

Башкортстанда узган елда балалар ышаныч телефонына 17 мең тапкыр шалтыратканнар.

Балалар ярдәм сорый...
Балалар ярдәм сорый...
 Шуларның 12,5 меңе — балалар һәм үсмерләрдән, меңнән артыгы — ата-аналардан. Психологик ярдәм хезмәте эше нәтиҗәләре турында төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

Бу мөрәҗәгатьләр арасында 1295 кризис шалтырату теркәлгән, психологик ярдәм ашыгыч таләп ителгән. Болар – аутоагрессия, гаиләдә һәм аннан тыш көч куллану очраклары. Ведомство башлыгы тагын бер санга игътибар иткән – 2124 тапкыр балалар шалтыраткан һәм сөйләшергә батырчылык итмәгән. Ягъни ярдәм эзләгәннәр, ләкин курыкканнар яисә ышанмаганнар.
Министр ассызыклавынча, балалар ышаныч телефонына һәр бала, үсмер, ата-ана шалтырата ала, телефонның икенче очында белгечләр, һичшиксез, булган хәлләрне ачыкларга һәм хәвефсез чыгу юлын табарга ярдәм итәчәк.
Түләүсез бердәм ышаныч номеры 8 800 2000 122 (яки 124) тәүлек буе эшли.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас