-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
30 гыйнвар , 09:40

Туган тел канатлар куя!

Уфа районы Миловка авылының “Гармония” мәктәбе укучысы Әминә Гыйльманова кечкенәдән шигырьләрне тиз ятлый, нәфис сүзгә оста.

Туган тел канатлар куя!
Туган тел канатлар куя!
 4нче сыйныфта укучы кыз барлык фәннәрдән дә “бишле”гә генә өлгәшә. Туган тел дәрес­ләренә аеруча теләп йөри ул. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Вершинина сәләтле кызчыкның иҗади бәйгеләрдә уңышлар яулавы турында горурланып сөйли.

“Узган елда Әминәбез “Тукай моңнары” фестивалендә Уфа районы буенча беренче урынга лаек булды. Шулай ук, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Туган як шигърияте-2025” Х республика конкурсында да сәләтле кыз, Әнгам Атнабаевның “Кара икмәк” шигырен зур осталык белән сөйләп, беренчелекне алды. Туган теле аңа гүя канатлар куя. Тел һәм әдәбият дәресләренә чын күңелдән яратып йөрүче, тәнәфес вакытында да ана теле кабинетына йөгереп килүче, конкурс-бәйгеләрдә кем катнаша, дигәндә, һәрвакыт беренчеләрдән кул күтәрүче укучым ул! Мәктәпкә “Әллүки” журналы килгән көнне бигрәк тә көтеп ала Әминә. Шигырьләрне, әкият-хикәяләрне бер тында укып чыга. Шундый чәмле, максатчан балалар укытучыга илһамланып эшләргә көч-дәрт бирә дә инде”, – ди Миләүшә Фәнис кызы.
Әлбәттә, Әминәнең татарча да, башкортча да матур сөйләшүе гаилә тәрбиясеннән килә. Әтиләре Айрат Хәбир улы – башкортча, ә әниләре Рәмилә Фириз кызы саф татарча сөйләшеп, кызларына матур үрнәк күрсәтә. Ерак сәфәрдән кайткан әтиләренең кочагына сыенып, әниләре укыган әкиятләрне тыңлау, дәү әти-дәү әниләр белән очрашу, аралашу – гаиләдәге иң рәхәт мизгелләр.
Яшәү кыйммәтләре дөрес куелган гаиләдә үскән сабыйлар киләчәктә шушы күркәм гадәтләрне дәвам итсен, үсеп җиткәч тә телебезне онытмасын, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга сакларга ярдәм итсен иде.


Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас