-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
27 февраль , 10:25

Киләчәк буын туган телле булсын!

Туган телләр көне уңаеннан Бүздәк районы ана теле укытучыларының киңәшмәгә җыелу традициясе күптән килә.

Киләчәк буын туган телле булсын!
Киләчәк буын туган телле булсын!

Быел чара Бүздәкнең 1нче мәктәбендә узды. Фикер алышу, иҗади эшчәнлек, осталык дәресләре белән аралашып барган фәһемле очрашуны Башкортстанның атказанган укытучысы Зилә Мостафина оештырды.

“Һәр киңәшмәдә укытучыларыбызның яңа иҗади табышлары белән уртаклашуы күркәм гадәткә әверелде. Очрашудан-очрашуга педагогларның иҗади үсешкә ирешә баруы сөендерә. Бу безнең район мәктәпләре укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча республика, төбәкара олимпиадаларында призлы урыннар яулап килүендә дә күренә”, – диде, чараны ачып, татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Мансурова.

Киңәшмә барышында районның татар һәм башкорт телләре укытучылары "Әдәби күпер" дигән осталык дәресендә иҗади эш башкарды.  Мөгаллимәләр, “Ак калфак”, “Туган тел” һәм “Курай” дип аталган өч командага бүленеп, ике тугандаш халыкның классик әдипләре иҗатындагы уртаклыкны, мәдәни үзенчәлекләрне һәм охшашлыкларны билгеләде.

Эшлекле һәм дустанә мохиттә узган бу чарада “Кызыл таң” гәзите канаты астында чыгып килүче “Әллүки” балалар журналы хезмәткәрләре дә катнашты. Бүздәк районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән басманы күпьеллык дуслык җепләре бәйли. Әйтик, Каран, Бүздәкнең 1нче мәктәбе, Сабай, Иске Таулар мәктәбе укучылары журналны даими алдыра. Мөгаллимәләр “Әллүки”нең дәресләрдә куллану өчен методик әсбап булуын, балаларның аны бик яратып укуын билгеләде. Журналның баш мөхәррире урынбасары Юлия Төхбәтуллина редакция белән озак еллар хезмәттәшлек итүче укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Киңәшмәнең икенче өлешендә "Чәй – халкыбызның яраткан эчемлеге" дигән осталык дәресе узды. Зилә Равил кызы татар халкының борын-борыннан килгән чәй пешерү традициясе, әбиләребез кулланган файдалы үләннәр белән таныштырды.

– Элек-электән авыл кешеләре чәйне мәтрүшкә, бөтнек, сары мәтрүшкә, гөлҗимеш, карлыган, кура җиләге яфраклары һәм җимешләре, юкә чәчәге кебек үләннәр салып әзерләгән. Үләнле чәй – ул бик файдалы, сусынны басучы, көч, шифа бирүче эчемлек. Бүген без, Бүздәк яланнарыннан җыйган хуш исле үләннәрдән, яфраклардан чәйләр әзерләп, аларны СВОда катнашучы якташларыбызга юлларбыз. Туган яктан еракта булганнарга мондый чәйләр аеруча кадерле ”, – диде Зилә Равил кызы.

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә яратып йөрүче 5-8нче сыйныф укучылары технология укытучысы Ригина Кунафина җитәкчелегендә ил иңенә авырлык килгән көннәрдә алгы сызыкта булган яугир әтиләр, абыйлар өчен 25 төргәк чәй әзерләде. Чарада катнашучы Бүздәк районының Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы рәисе Альбина Янбухтина, коллективка игелекле эшләре өчен рәхмәт белдереп, гуманитар ярдәмнең тиздән СВО зонасына озатылачагын әйтте.

Халыкара туган тел көне алдыннан ана теле укытучылары белән милли басмалар журналистларының очрашулары күркәм традициягә әверелсен иде, дигән теләктә Уфабызга юл алдык. Ни дисәң дә, безне уртак максат берләштерә: киләчәк буын туган телле булсын!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас