+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
27 Апреля , 06:30

БДИдан курыкмагыз!

Башкаланың 119нчы мәктәбендә әти-әниләре математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.

БДИдан курыкмагыз!БДИдан курыкмагыз!
БДИдан курыкмагыз!
Шушы көннәрдә башкаланың 119нчы мәктәбендә белем алучы 11нче сыйныф укучыларының әти-әниләре математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.

База имтиханы чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узды. Бу сынауны без дә үз иңнәребездә тоеп карадык.
“Мәктәп программасын үзләштергән бала өчен бер куркынычы да юк, моны үзебез дә күрдек, биремнәрне эшләп карадык. Иң мөһиме – имтиханнарда балаларыбызга ныклы белемнәрен күрсәтеп, киләчәктә үзләре теләгән уку йортларына керү насыйп булсын!” – диде әти-әниләр.
 
Автор фотосы. 
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас