+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
27 Апреля , 06:25

Әти-әниемнән үрнәк алам!

"Очкын" почтасына җылы эчтәлекле хат килде. 

Әти-әниемнән үрнәк алам!Әти-әниемнән үрнәк алам!
Әти-әниемнән үрнәк алам!

Безнең гаиләбез зур һәм тату. Гаиләдә без туган телебездә генә аралашабыз. Әти-әнием – бик тырыш кешеләр.

Әтием Рамил эшкуар, машиналар төзәтә. Бөтен район һәм якын-тирә авыллардан әтиемә киләләр. Ул волонтер да әле. СВОдагы якташ яугирләргә ярдәм итә, авылда маскировка челтәрләре үрүне дә ул оештырды. Барлыгы 135 челтәр үреп, аларны үзе СВО зонасына илтеп кайтты. СВОга ярдәм өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Әнием Лилия – аш пешерүче. Ул тәмле тортлар пешерә, табыннар әзерли. Бәйләмгә дә оста, безгә берсеннән-берсе матур күлмәкләр, итәкләр бәйләп кидерә. Заказлар да кабул итә.
Абыем Ильяс Уфада, һөнәре буенча – геолог. Ул бик матур картиналар төшерә. Аларны бүләк итә, ярминкәләрдә сата.
Апам Милена Уфа икътисад колледжының 2нче курсында укый, банк хезмәткәре һөнәрен алып чыгачак.
Мин мәктәптә “4” һәм “5” билгеләренә генә укыйм, спорт ярышларында призлы урыннар яулыйм. Укудан буш вакытымда пластилиннан мультфильм геройлары ясыйм. Алар белән барлык китап киштәләре тулды.
Без күпләп мал асрыйбыз, умарта үрчетәбез. Мин әти-әниемә һәрвакыт ярдәм итәм. Бакчабызда күп итеп чәчәкләр үстерәбез. Буш вакытларда бергәләп балыкка, гөмбәгә йөрибез. Сәяхәт итәргә дә яратабыз. Мин гаиләмне бик яратам, алар мине һәрвакыт яхшы укырга, тырыш булырга өнди.

Рания МАНСУРОВА,
5нче сыйныф укучысы.
Бүздәк районының Каран мәктәбе.
Фото гаилә архивыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас