+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
22 Мая , 04:55

25 ел ирем бар дип уйлаган...

Ә аерылышырга гариза биргәч, беркайчан да кияүдә булмавы ачыкланган.

25 ел ирем бар дип уйлаган...25 ел ирем бар дип уйлаган...
25 ел ирем бар дип уйлаган...

Калининград өлкәсендә яшәүче хатын 25 ел никахтан соң аерылышырга гариза биргән һәм үзенең беркайчан да кияүдә булмавын аңлаган. Бу хакта “РИА Новости”га аның адвокаты сөйләгән.

"Ул рәсми рәвештә никахта булган, бөтен милек ире исеменә сатып алынган. Балалары туган, туу турында таныклык булган, анда әнисе дә, әтисе күрсәтелгән", - дип сөйләгән юрист.

25 ел дәвамында никахлашу турында таныклык ирендә булган. Шуңа бәйле рәвештә аерылышу һәм милекне бүлү турындагы дәгъвага хатын документның күчермәсен генә терки алган. Суд исә оригиналны таләп иткән, әмма ЗАГСта тиешле актны таба алмаганнар.

Соңыннан ачыклануынча, күчермәдә күрсәтелгән серия һәм номер белән таныклык башка кешеләргә бирелгән.

"Мөгаен, мәгълүматларны рәсмиләштергәндә бутаганнардыр", - дип саный адвокат.

Барлыкка килгән хокукый проблеманы Югары суд караячак.

Автор фотосы.


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас