+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
22 Мая , 05:45

Фронтка багги тапшырган

Добавить в предпочтительные источники Google
Фронтка багги тапшырганФронтка багги тапшырган
Фронтка багги тапшырган
Яшь тхэквондочы Әнвәр Фәхретдинов — Бөтенрусия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе. Шушы көннәрдә үсмер СВОга багги тапшырган. Машинаны ул үз стипендиясенә сатып алган.

Багги автомат коробкалы, ачык түбәле һәм зур булмаган багажниклы, машина үзе карауда таләпчән түгел, багы 30 литрлы, 150-200 километр үтәргә мөмкин.
“Яугирләргә уңайлы булсын өчен ачык түбәлене сайладык. Тәгәрмәчләре төрле җирдә йөри алырлык булсын. Ватанга авыр минутларда ярдәм итәргә кирәк”, — дигән Әнвәр.
Техниканы алгы сызыкка СВОда катнашучы, проект координаторы Фәһит Латыйпов илтәчәк.
 

Фото: ГТРК Башкортостан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова