+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
26 Июня , 04:30

“Яңа гына беренчедә идек, бишенчедә хәзер без!”

Балтач районы Түбән Сикияз мәктә­бе укучылары беренче сыйныфтан алып “Әллүки” журналының якын дуслары.

“Яңа гына беренчедә идек, бишенчедә хәзер без!”“Яңа гына беренчедә идек, бишенчедә хәзер без!”
“Яңа гына беренчедә идек, бишенчедә хәзер без!”

Әле кайчан гына мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып, гыйлем иленә сәфәргә чыккан иде алар. Ә бүген, күрегезче, 4нче сыйныфны тәмамладылар. Хәзер алар Түбән Сикияз урта мәктә­бенең 5нче сыйныф укучылары!

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Нурлыеваның биш кошчыгы – безнең күз алдында үсте дисәк тә һич ялгыш булмас. Беренче сыйныфтан алып бүгенгәчә “Әллүки” журналының якын дуслары булды алар. Бишесе дә – журналны алдырып, яратып укучы, Түбән Сикияз мәктәбе белән “Әллүки” журналы арасында бәйләнешләрне ныгытучы тугры дусларыбыз!
Бу сыйныфка тырыш, сәләтле балалар җыелган. Мәктәптә үткән төрле чаралардан редакциягә юллаган фотолары, видеоязмалары да моны раслый.


“Укучыларымнан чыннан да уңдым, һәркайсы булдыклы, акыллы һәм чәмле. Әйтик Дарина Солтангәрәева – фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, конференцияләрдә уңышлы чыгышлар ясый. Рания Галиева – сәнгатьле сүзгә оста, быел “Тукай моңнары” Бөтенрусия конкурс-фестивалендә 3нче урын яулады. Снежана Нуркаева белән Вилена Байбулатова икесе дә бик матур бии. Ә сыйнафтагы бердәнбер егетебез Константин Нухов – сыйныфыбыз командиры. Ул – яшь эколог, тирә-як мохитне саклау буенча проектлар башкарып, республика күләмендә призлы урын алды”, – ди укучылары белән горурланып, Лариса Ринат кызы.


Әйткәндәй, укытучыларыннан да бик уңган Түбән Сикияз мәктәбе укучылары. Лариса Нурлыева – балалар өчен барлык көчен, энергиясен кызганмаучы, һәрвакыт яңа башлангычлар белән янучы, аларны чынга ашыручы педагог. Һәр укучысының уңышы өчен шатлана да, кирәк вакытта әниләредәй курчалый, яклый да, хыялларына канат та куя белә ул.


Ә хәзер беренче укытучыларының нәни кошчыкларын яңа биеклеккә очырыр мизгелләре җитте. Мөгаллимәнең бишенчегә күчкән биш укучысы киләчәктә дә горурлыгы булсын!

Лариса Нурлыева фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас