+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
27 Июня , 07:00

Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?

Белгечләр җиләкнең күп кенә файдалы үзенчәлекләргә ия булуын билгели.

Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?
Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?

Табиблар белдерүенчә, бу кызыл җиләкне артык куллану кешедә, бигрәк тә балаларда, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аны атнасына 3 тапкырдан да ешрак ашарга киңәш ителми.

Диетологлар көненә 100-120 грамм җиләк ашарга киңәш итә. Мондый порция сәламәтлек өчен җитәрлек булачак, дип билгели алар.

Белгечләр җиләкнең күп кенә файдалы үзенчәлекләргә ия булуын билгели. Анда шикәр һәм калорий аз, шуңа күрә аны диета тотучыларга да рационга кертергә мөмкин.

Моннан тыш, бакча җиләге C витаминына бай, бу иммунитетны ныгыту һәм организмны тонуста тоту өчен файдалы. Шулай ук ул тире, тырнаклар һәм чәчләрнең сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясый, чөнки анда кремний күп.

Әмма бакча җиләге иң көчле аллерген булып тора. Хәтта аллергия беркайчан булмаган кешеләрдә дә аңа реакция барлыкка килергә мөмкин.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас