+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
27 Июня , 07:10

Кояшта янмагыз!

Эссе көннәрдә саклану чаралары күрү хәвеф-хәтәрдән курчалар.

Кояшта янмагыз!Кояшта янмагыз!
Кояшта янмагыз!

Быел эссе көннәр майда ук башланды. Атна дәвамында һава температурасы +30 градуска кадәр күтәрелде. Җәйге кояшлы көннәр алда әле. Шуңа да эссе көннәрдә саклану чаралары күрү кечкенә дусларыбызны хәвеф-хәтәрдән курчалар.
Моның өчен:
- яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормагыз;
- киемегез аксыл төстә һәм “тын ала” торган тукымалардан булсын;
- күбрәк газсыз су, артык баллы булмаган компотлар, үлән чәйләре эчегез;
- эсседә майлы, тозлы, тиз бозыла торган ризыклар кулланмагыз.

 

Кояш сугуның билгеләре нинди?

Бит кызара, баш авырта, күз аллары караңгылана, беркадәр вакыттан соң күңел болганырга, баш әйләнергә, тын алуы авырлашырга мөмкин.

Ничек ярдәм итәргә?

Әгәр эссе тисә, хәле начарайган кешене тизрәк күләгә һәм салкынча урынга алып керегез. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга, чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су бөркегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай тирәсенә салкын компресс куярга кирәк.

Авыру аңында булса, аңа күп итеп су эчерегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны чалкан яткыра күрмәгез, ян якка салыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас