

Башкортстанда агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 1822 балалар лагере эш башлады, аларда 201 меңнән артык укучы ял итәчәк. Балалар ялын оештыруның барлык формаларын исәпкә алып, сәламәтләндерү кампаниясе 450 мең баланы колачлаячак.
Быел республикада 100 – шәһәр яны, 1091 – көндезге мәктәп яны, 739 – хезмәт һәм ял, 78 – махсус (профильле), 10 палатка лагере эшли. Ә тагын 232 мең кыз һәм малай балалар ялын оештыруның өстәмә формалары – мәдәни һәм спорт чаралары, походлар, слетлар, экскурсияләр, клуб эшләре, осталык дәресләренә җәлеп ителәчәк.
Моннан тыш, Башкортстанның балалар лагерьлары Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 600 баланы кабул итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елдан республикада тиз төзелә торган модульле лагерьлар булдыру һәм шәһәр яны стационар лагерьларына капиталь ремонт үткәрү буенча федераль проект гамәлгә ашырыла.
“Без балалар ялы инфраструктурасын, шул исәптән федераль проект ярдәмендә дә, эзлекле рәвештә тәртипкә китерергә тырышабыз. Әйтик, быел әлеге программа буенча Дәүләкән районының “Табигать дусты” һәм Стәрлетамак районының “Башак” балалар лагерьларында ашханәләр ремонтланды. Кыйгы районының “Маяк”, Зианчура районының “Ал җилкән” һәм Туймазы районының Гайдар исемендәге балалар ял лагерьларында торак модульләре төзелде. Әлеге проектта без дүртенче ел катнашабыз. Бу вакыт эчендә төбәктә 13 конструкция төзелде, алты лагерьда бер медицина һәм ике азык-төлек блоклары ремонтланды”, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика укучылары арасында мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр аеруча күп. Укулар тәмамланганнан соң да кызлар һәм малайлар туган мәктәпләреннән таралышырга ашыкмый, шатланышып көндезге лагерьларга җыелды. Шунысы мөһим, биредә алар вакытны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп кенә калмый, мәктәп бакчасында хезмәт тәрбиясе дә ала.
Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбендә укучыларның җәйге ялы бик күңелле һәм файдалы үтә. Укулар тәмамлану белән кызлар һәм малайлар дәррәү мәктәп яны лагерена йөри башлады. Бүген көндезге профильле “Киләчәк балалары” лагерена 60 бала йөри. Быел тәрбия эшләре “Беренчеләр хәрәкәте” юнәлеше буенча алып барыла. Биредә укучыларның һәр көне нинди дә булса кызыклы һәм файдалы чарага багышлана. Укытучылары эчтәлекле әңгәмәләр, ярышлар, экскурсияләр оештырып кына тора.
“Җәй көннәрен дуслар белән уйнап, күңелле эстафеталарда катнашып, аш пешерүче апаларыбыз әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйланып үткәрү бик рәхәт. Без “Күңелле старт” ярышларында, төрле спорт чараларында катнаштык, экскурсия һәм походларга чыктык, китапханәдә, коткаручылар станциясендә булып, суда хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштык. Сабантуйда, тарихи квестларда бик теләп катнаштык, шулай ук, безгә музыкаль чаралар бик ошый, — ди лагерьга йөрүче яшь дусларыбыз.
Укучыларның ялы кызыклы һәм мавыктыргыч үтсен өчен лагерь җитәкчесе Миләүшә Гыймалетдинова, тәрбиячеләр Зифа Башарова, Эльза Миңнебаева, Наилә Назарова, Илсөяр Мусина, Ирина Шакирова, Илүсә Нурлыгаянова барлык тырышлыгын һәм күңел җылысын сала.
Шунысы сөенечле, биредә ял итүче кызлар һәм малайлар дәррәү “Әллүки” журналына язылды.
Яңа дусларыбызның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтүгә без дә шатбыз.