

! Яшен вакытында фатирда, йортта, бинада булган барлык көнкүреш электр приборларын сүндерегез.
! Ачык тәрәзәләр һәм ишекләр янында басып тормагыз, шулай ук суүткәргеч краннарга, торбаларга кагылмагыз.
! Яшен үтеп кермәсен өчен тәрәзәләр ябык булырга тиеш.
! Телефонны зарядкада тотмагыз һәм яшен вакытында аннан файдаланмагыз.
Әгәр урманда калсагыз...
* Яшенле яңгыр башланса, ачык яланга чыгарга тырышыгыз, биек яисә аерым үсеп утыручы агач астында тормагыз, аның кәүсәләренә кагылмагыз.
* Янган учак янында утырмагыз: кайнар һава яхшы электр үткәрүче булып тора.
* Агачка менмәгез.
Әгәр ачык урында булсагыз...
* Яшен иң биек урынга суга, шуңа да калкулыкларда басып тормагыз. Металл коймалар, электр линияләре яныннан ерак китегез, яланаяк йөрмәгез, печән яки салам өеменә качмагыз. Ток үткәргеч әйберләрне: көрәк, сәнәк, чалгыларны баш өстенә күтәрмәгез.
* Яшен вакытында спорт уеннары уйнамагыз, хәвеф янаган урыннарда төркем белән басып тормагыз.
Елга-күл буенда икәнсез...
* Яшен вакытында су коенмагыз, сулык янында утырмагыз, көймәдә йөзмәгез, балык тотмагыз.
Автор фотосы.