Җәйге каникулларның иң ямьле мәле. Сез фотоларда күргән кызлар һәм малайлар – Балтач районының тырыш, эшкә уңган Сәйтәк мәктәбе укучылары. Дусларыбызның җәйге ялы хезмәт белән бергә үрелеп бара.
Иң элек шунысын әйтик, мәктәп директоры Ришат Зөлкаров җитәкләгән коллективта 70тән артык укучы белем ала, аларга 13 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Балаларны тугыз авылдан ике автобус йөртә. Биредә төрле милләт балаларының дус, бердәм булып яшәве зур ихтирамга лаек. Алар укуда да, мәктәп тормышында да бик активлар. Балаларның тырыш, хезмәт сөючән һәм тәртипле булулары да соклануга лаек. Күпләр җәй көннәрендә ял итү ягын гына караса, Сәйтәк укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында эшли. Кызлар һәм малайлар, укытучылары, мәктәп хезмәткәрләре белән бергәләп, бакчада ниләр генә үстерми! Тәлгәш-тәлгәш карлыганнар, кызарып пешкән чияләр, төрлесеннән яшелчәләр, аллы-гөлле чәчәкләр – иртә яздан башланган бердәм хезмәтнең күркәм нәтиҗәсе.
Хәтта үз теплицалары да бар! Белем учагына мондый шәп бүләкне элекке чыгарылыш укучылары ясаган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәзилә Вәлиева билгеләвенчә, помидор, кыяр, татлы борыч үстереп, иртә уңыш алу серләренә өйрәнү балаларның үзләренә дә кызыклы.
– Җәйге каникулларда 2нче сыйныфтан 10нчыга кадәр укучыларыбыз мәктәп яны бакчасында чиратлашып хезмәт куя. Бездә 14 яше тулган укучылар өчен “Бал кортлары” хезмәт һәм ял лагере да эшли. Кыскасы, һәр укучы, һәр хезмәткәр бакчадан мул уңыш алу өчен үз өлешен кертә. Әти-әниләр дә балаларның эшкә өйрәнеп үсүенә каршы түгел. Киресенчә, үзләре үк ярдәм кулы суза. Аның каравы, балалар ел әйләнәсенә ашханәдә үзләре үстергән файдалы, нитратсыз яшелчәләр белән туклана. Артыгын сатуга да чыгарабыз, аннан кергән акча мәктәп өчен кирәк-яраклар алуга тотыла, – ди Рәзилә Мәснәви кызы.
Бу урында мәктәп янын гөлбакча итүгә зур тырышлык салучы бакча мөдире, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Рәзилә Шәрифнурованың хезмәтен аерым билгелик. “Вакыт белән исәпләшми, үзебезнеке булсын дип, янып эшләүче укытучы ул безнең Рәзилә Рәшит кызы”, – диде аның турында хезмәттәшләре.
Сер түгел, кайчандыр һәр авыл мәктәбенең горурлыгы булган бакчалар – хәзер бик сирәк күренеш. Сәбәбе һәрвакыт диярлек бертөрле – я бу мәшәкатьле эшне үз иңенә алырдай белгеч юк, я әти-әниләр балаларны эшкә җәлеп итүгә каршы. Соңгысы төп сәбәптер дә әле, бәлки. Авыл җирендә һәркемнең диярлек үз бакчасы бар, имеш. Ләкин мәктәптәге күмәк хезмәт, бергәләп тәҗрибәләр үткәрү, күзәтү, нәтиҗәгә ирешү – ул бөтенләй башка. Ярдәмчеллек, җаваплылык, төгәллек, тырышлык кебек матур сыйфатлар нәкъ менә шул вакытта формалаша. Тир түкми генә җитеш тормышта яшәү, муллык турында хыялланган замана баласына күмәк хезмәтнең ямен, уңышның тәмен белү өчен дә кирәк ул мәктәп бакчасы! Дөрес, 2023 елда “Мәгариф турында”гы законга төзәтмәләр кертелде һәм хәзер укучыларны мәктәп чикләрендә эшкә җәлеп итү өчен ата-аналарның рөхсәте таләп ителми. Тик тузганак баскан бакчаларны яңадан тергезү генә җиңел эш түгел...
Үзең эшләп, тир түгеп тапкан ризык иң кадерлесе дә, тәмлесе дә. Шушы хакыйкатьне кечкенәдән аңлап үсүче Сәйтәк уңганнарына афәрин! Уңышлары быел да мул булсын!
Фотолар мәктәп сайтыннан.