+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
25 Сентября , 04:45

Туган мәктәп гөлбакчага тиң!

Балтач районының Сәйтәк мәктәбендә төрле милләт балалары дус, бердәм булып белем ала.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туган мәктәп гөлбакчага тиң!Туган мәктәп гөлбакчага тиң!
Туган мәктәп гөлбакчага тиң!
Яңа уку елы башланды. Җәйге каникулда ял итеп, көч җыеп, белем үрләрен яуларга килгән кызлар һәм егетләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу юлы без Балтач районына сәфәргә чыктык. Районның алдынгы белем учакларының берсе булган Сәйтәк мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән очраштык.

Сәйтәк мәктәбендә элек-электән төрле милләт балалары белем алган. 60нчы елларда укучылар саны бик күп булганлыктан, укыту ике сменада алып барылган. 1974 елда балалар кирпечтән төзелгән иркен, матур мәктәптә белем ала башлый. Авылда урта мәктәп ачылу белән туган телләр укытуга да зур игътибар бирелә. Татар теле белән беррәттән, мари теле дә өйрәнелә. Биредә төрле милләт балаларының дус, бердәм булып яшәве зур ихтирамга лаек. Туган телдә шигырьләр, милли моңнар яңгыраган мәктәпләр башкалардан аерылып тора, аларда күңел түренә үтеп керерлек җылылык бар. Үзләренә барлык матур сыйфатларны туплаган ачык йөзле, мөлаем мөгаллимнәр, күзләре очкынланып янып торган балалар тудыра ул мохитне.
– Безнең мәктәптә 77 укучы белем ала, аларга 14 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Балаларны тугыз авылдан ике автобус йөртә. Быел 9нчы сыйныфны сигез укучы тәмамлады, аларның күпчелеге һөнәр үзләштерү өчен урта һөнәри уку йортларына юлланды. Чыгарылыш сыйныфында ике укучы белем ала. Ә беренче сыйныфка быел 8 бала килде. Укучыларыбыз район һәм республика бәйгеләрендә актив катнаша, призлы урыннар яулый, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәзилә Вәлиева.
Әйтергә кирәк, укытучыларның күпчелеге үзләре дә биредә укыган, югары уку йортларында белем алып, туган мәктәпләренә эшкә кайткан белгечләр. 38 ел педагогик стажы булган Рәзилә Мәснәви кызы да, Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлап, туган мәктәбендә укучыларга ана теле серләрен өйрәтә. Тәҗрибәле педагог 15 ел директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын да башкара. Укытучылык чорында бәйгеләрдә катнашып, матур гына нәтиҗәләргә дә ирешкән ул. “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2008” республика конкурсында катнашып, анда алган тәҗрибәсен районда башка укытучылар белән бүлешкән. Иң яхшы педагогик династиянең бер вәкиле булуы белән дә горурлана бүген мөгаллимә.
– Укуда да, мәктәп тормышында да бик актив укучыларыбыз белән сезне дә таныштырасы килә. 10нчы сыйныф укучысы Ева Халикова белән 11нче сыйныф укучысы Аиша Фатихҗанова – икесе дә бик сәләтле кызлар. Иҗади эшләр башкарырга, рәсем төшерергә бик оста алар. Ана теле дәресләренә дә яратып йөриләр. Район һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә һәрчак мәктәп данын яклап килә кызларыбыз, – ди укытучылары.
Без бәйгеләрдә үзебезне сынап карарга яратабыз, ди тырыш кызлар. Мәсәлән, “Тукай. Пушкин. Кәрим” республика конкурсында Ева – беренче, Аиша өченче урын алган. Үзләре башкарган эшләрне янә конкурска юллаганнар.
Әлеге вакытта Ришат Зөлкаров җитәкләгән белем учагының бай мәктәп яны тәҗрибә участогы да мактауга лаек. Яңа уку елына әзерлек нәтиҗәләре буенча Сәйтәк мәктәбе районда беренче урынны яулаган.
Кызлар һәм малайлар, укытучылары, мәктәп хезмәткәрләре белән бергәләп, бакчада яшелчә-җимешнең төрлесен үстергән. Мәктәп бакчасындагы теплицада кыяр, помидор, татлы борычлары бик уңган. Быел аеруча карлыган куаклары мул уңыш биргән. Җәйге уңышны сатып, мәктәпкә акча эшләгәннәр. Ул акчаларны чаралар оештырганда укучыларга бүләкләр алырга кулланабыз, ди укытучылар.
Мәктәп ихатасын гүзәллеккә төрүче аллы-гөлле чәчәкләр дә, төрле-төрле яшелчәләргә бай мәктәп яны участогы да биредә тырыш, уңган, матурлык яратучы укучылар һәм укытучыларның хезмәт салуын күрсәтә. Бердәм хезмәтнең күркәм нәтиҗәсен тоеп үскән балаларның киләчәге, һичшиксез, матур булыр.


Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова