+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
25 сентябрь , 09:50

“Ватан көче” форумында – яшь хәбәрчеләр

Республика күләмендә узган әһәмиятле чарада Әлшәй районы укучылары да катнашты. 

Добавить в предпочтительные источники Google
“Ватан көче” форумында – яшь хәбәрчеләр“Ватан көче” форумында – яшь хәбәрчеләр
“Ватан көче” форумында – яшь хәбәрчеләр
Күптән түгел башкалада узган “Ватан көче” V республика форумында өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да катнашты. “Тамыр” балалар һәм үс­мер­ләр телеканалы оештырган интерактив мәйданчыкка респуб­ликаның төрле районнарыннан теле­жур­налис­тика белән кызыксынучы балалар җыел­ды. Аларның күп­ләре үзләре яшәгән төбәк­ләрдә яшь хәбәрче­ләр, режиссерлар, телеоператорлар буларак танылып өлгер­гән.

Республика күләмендә узган әһәмиятле чарада Әлшәй районы Раевка авылы гимназиясенең “Гимназия ТВ” студиясендә шөгыльләнүче кызлар – 8нче сыйныф укучылары Ләйлә Камалетдинова һәм Светлана Байтурина да катнаштылар.

“Безнең гимназиядә телевидение күптәннән эшләп килә. 2023 елда укучыларыбыз мәктәп инициатив бюджеты конкурсында  катнашып, грант отты.  Грант акчасына кирәкле аппаратура, җиһазлар сатып алдык. Моңа кадәр үз телефоннарына видеолар төшерсәләр, хәзер укучыларның сыйфатлы техника ярдәмендә кызыклы сюжетлар, тапшырулар әзерләү мөмкинлеге зур, – ди “Гимназия ТВ” студиясе җитәкчесе Айгөл Камалетдинова. –  Студиядә унбишләп сәләтле, актив укучы шөгыльләнә. Безнең команда мәктәптәге, шулай ук район күләмендә узган чараларга барып, сюжетлар төшерә, монтажлый, репортажлар әзерли. Алар мәктәп тормышын башка күзлектән чыгып, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп ачарга өйрәнә. Үзләре әзерләгән репортажларны социаль челтәрләргә урнаштыра, мессенджерлар аша тарата. Тележурналистика, видео, тавыш, фотоларны эшкәртү нигезләрен бик теләп һәм кызыксынып өйрәнәләр. Чынлыкта, мәктәп телевидениесенең әһәмияте бик зур. Бу проект укучыларда һөнәри сыйфатлар белән бергә, гомумән, хәзерге заман яшьләре өчен бик кирәкле күнекмәләр тәрбияли. Бүгенге форум укучыларым өчен тәҗрибә туплау, аралашу, яңалыклар белән танышу, дуслар, фикердәшләр табу җәһәтеннән бик файдалы”.

Әйткәндәй, “Тамыр” телеканалының интерактив мәйданчыгында иң яхшы телепроектка бәйге оештырылды. Тугыз җыелма команда арасында көч сынашучы бишенче командадагы яшьләр, “Район Батыр” проектын тәкъдим итеп, җиңү яулады. Башкортстанның гүзәл урыннары белән танышуга багышланган телепроект иң уңышлысы дип табылды. Җыелма команда составында Раевка гимназиясе укучыларының да булуы, белем учагындагы телевидение эшчәнлегенең уңышлы, нәтиҗәле булуын тагын бер тапкыр раслый.


Автор фотосы.
Автор:Юлия Төхбәтуллина