+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
26 Сентября , 06:10

Көчле рухлы батыр кыз ул!

Добавить в предпочтительные источники Google
Көчле рухлы батыр кыз ул!Көчле рухлы батыр кыз ул!
Көчле рухлы батыр кыз ул!
Хәйбулла районының Акъяр авылыннан 6нчы сыйныф укучысы Жасмин Уракова җәйге каникул вакытында Сакмар елгасында ике пенсионер хатынның гомерен саклап калган. Алар көчле агым аркасында судан чыга алмаган.

Укучы кыз куркып калмаган — үзенең кабартылган түгәрәген хатыннарның берсенә биргән һәм икенчесенә ярга чыгарга ярдәм иткән.
Район хакимиятендә белдерүләренчә, Жасмин “Таналык” бассейнында йөзү белән шөгыльләнә. Нәкъ менә шушы күнекмәләр аңа кешеләрне коткарырга ярдәм иткән.
Хәйбулла районы хакимиятендә кызга Рәхмәт хаты тапшырганнар.

Фото Хәйбулла районы хакимиятеннән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова