Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
3 апрель 2020, 14:30

1917 елгы җанисәп ниләр сөйли?

Аның нәтиҗәләре — туган як тарихын өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле чыганакРусиядә халык исәбен алу тарихына күз салсак, борыннан ук бу чараның максаты кешеләр санын ачыклау, кемнән күпме салым түләтү була. ХVIII гасыр башында “җан исәбен алу”ны кертәләр, аны “сказка” дип атыйлар, тәүгесе 1718-21 елларда үтә. Арытаба аның йомгаклары тикшерелә, ягъни “ревизия” ясала, җыелган мәгълүматлар “ревизские сказки” дип йөртелә башлый.1717-1859 елларда Русиядә халык исәбен алу ун тапкыр үткәрелә. Әйткәндәй, аларның тәүге бишесенең йомгаклары Мәскәү архивында саклана, 1816 елгы алтынчысыннан башлап мәгълүматларны Башкортстан Милли архивында табарга мөмкин. Тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, үзенең ата-бабаларын өйрәнеп, шәҗәрә төзергә теләүчеләр бу материалларны файдалана ала.1897 елда беренче Бөтенрусия халык исәбен алу үткәрелә. СССРда һәм Русия Федерация­сендә 1926-2010 елларда тагын сигез җанисәп уза. Агымдагы елның 1-31 октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алу – уникенче мөһим кампания.

Аның нәтиҗәләре — туган як тарихын өйрәнүчеләр
өчен кыйммәтле чыганак
Русиядә халык исәбен алу тарихына күз салсак, борыннан ук бу чараның максаты кешеләр санын ачыклау, кемнән күпме салым түләтү була. ХVIII гасыр башында “җан исәбен алу”ны кертәләр, аны “сказка” дип атыйлар, тәүгесе 1718-21 елларда үтә. Арытаба аның йомгаклары тикшерелә, ягъни “ревизия” ясала, җыелган мәгълүматлар “ревизские сказки” дип йөртелә башлый.
1717-1859 елларда Русиядә халык исәбен алу ун тапкыр үткәрелә. Әйткәндәй, аларның тәүге бишесенең йомгаклары Мәскәү архивында саклана, 1816 елгы алтынчысыннан башлап мәгълүматларны Башкортстан Милли архивында табарга мөмкин. Тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, үзенең ата-бабаларын өйрәнеп, шәҗәрә төзергә теләүчеләр бу материалларны файдалана ала.
1897 елда беренче Бөтенрусия халык исәбен алу үткәрелә. СССРда һәм Русия Федерация­сендә 1926-2010 елларда тагын сигез җанисәп уза. Агымдагы елның 1-31 октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алу – уникенче мөһим кампания.
1917 елда узган исәп алуны җентекләбрәк карап үтик әле.
“1917 елның яз-җәендә Бөтенру-сия авыл хуҗалыгы һәм җир исәбен алу үтә. Беренче Бөтендөнья сугы­шының дүртенче елында илнең икътисади хәле, беренче чиратта азык-төлек запасы турында мәгъ­лүмат туплау аның төп максаты була. Моңардан тыш, Вакытлы Хөкүмәт җир реформасы кер­тергә әзерләнә, шушы исәп алуда туп­ланган мәгълүматлар алдагы үзгәртеп коруларның нигезен тәшкил итәргә тиеш була”, – дип яза билгеле тарихчы Михаил Роднов.
Русиядәге авыл хуҗалыгы һәм җир исәбен алу үткәрү вакытында һәр йорт-хуҗалык буенча карточка тутырыла. Анда гаиләнең һәр әгъзасы турында мәгълүматлар языла. 1917 елда үткәрелгән исәп алуда халыкның милли составы һәм демографик хәле турында бай мәгълүмат туплана.
Исәп алуны үткәрү турында карар 1917 елның 16-18 февралендә үткән статистлар съездында кабул ителә. Аны Русиянең Вакытлы Хөкүмәте үткәрә. Мәскәү земство статистларының 1917 елның ап-рель съезды карарына нигезләнеп, эсерлар партиясе җитәкчесе Виктор Михайлович Чернов җирдән файдалану министры булган вакытта (5 майдан 28 августка кадәр) үткән “Чернов исәп алуы”нда Уфа статистлары үзләренең инструкция­ләре буенча эш итә. Үзләре һәр хуҗалык буенча карточка-бланклар эшләп, исәп алу үткәрәләр. Безнең ата-бабаларыбыз яшәгән Бөре өязендә исәп алу 27 майда башланып, 15 августка төгәлләнә. Ә калган 4 волостьта ул ноябрь аена кадәр сузыла. Аларда урактан соң иртә һәм кич крестьяннардан сораштыру дәвам итә. Буталчык заман булуга карамастан, Уфа статистлары куелган бурычны төгәл үтәп чыга.
Хуҗалыклар буенча карточкалар Уфага китерелә һәм аннары башкалага озатыла. Исәп алуга йомгак РСФСР Үзәк статистика идарә­сен-дә ясала. Кызганычка каршы, 1917 елда үткәрелгән исәп алуның Русиянең бик күп губерналары буенча беренчел материаллар сакланмаган. Ә Уфа губернасының 6 өязенең 5есенең (Минзәлә өязен­нән башка) материаллары Башкортстан Милли архивында саклана.
1917 елдагы исәп алу вакытында исәп алучы-теркәүче авылга килгәч, барлык хуҗалыкларны да йөреп чыккан һәм йорт хуҗасы, яки өйдәге кеше сүзләре буенча барлык мәгъ-лүматларны каләм белән язып ал-ган. Зур авылларда йорттан-йортка йөрү булмаган, ә авыл старостасына хуҗаны чакырып мәгъ­лүмат­лар язып алынган. Йорт хуҗалары өйдә булмаганда күршеләре һәм танышлары, авыл һәм волостьтагы документлардан да мәгълүматлар теркәлгән.
1917 елдагы исәп алу вакытындагы тутырылган хуҗалык буенча карточка – йорт хуҗасының милек-мөлкәте турындагы бердәнбер тулы, төгәл мәгълүмат бирүче документ. Бер сүз белән әйткәндә, бик кыйммәтле чыганак. Халык исәбен алу вакытындагы милли состав турындагы мәгълүматлар да үзенчәлекле. Исәп алу Русия патша властеннан азат вакытта, крестьяннарны беркем дә кысмаганда үткәрелгән. Бу исәп алу нәтиҗәләре тарихны һәм туган якны өйрәнүчеләргә зур ярдәм булып тора.
Шулай итеп, 1917 елда үткән Бөтенрусия авыл хуҗалыгы һәм җир исәбен алу мәглүматлары буенча Уфа губернасының Бөре өязе алты өяз арасында иң зурысы була. Ул 2231280,3 дисәтинә, ягъни губернаның барлык террито­риясенең 20,6 процентын алып торган. Әлеге вакытта бу терри­ториядә тулысынча яисә өлешләтә Башкортстанның 12 районы (Илеш, Дүртөйле, Краснокама, Яңавыл, Калтасы, Борай, Бөре, Мишкә, Тә­тешле, Балтач, Аскын, Караидел), шулай ук Кушнаренко, Благовещен, Нуриман районнарының, Пермь краеның Чернушка һәм Октябрь районнарының кайбер өлеше кергән.
“Бөре өязе шулкадәр зур була, аны бүлү мәсьләсе берничә кабат күтәрелә. Өяз территориясенең яртысын диярлек (49,8 процент) урманнар алып тора, 1 квадрат чакрымга 22 кеше туры килә. Шулай булуга карамастан, Уфа губернасында Бөре өязе халык саны буенча беренче урында тора. 1916 елның 1 гыйнварына биредә губер­наның 21 процент халкы яши. Бөре өязендә яшәүче халыкның күпче­леге авыл хуҗалыгы белән шөгыль-ләнә.
Сәнәгать артык зур булмаган предприятиеләрдән гыйбарәт була. Мисал өчен, 1913 елда өяздә 41 он тарту-ярма яру корылмасы, 4 такта яру предприятиесе, 3 спирт заводы, типография, кирпеч заводлары һәм башкалар була. Вак кәсепчеләр, башлыча, кул көчен куллана, җитештерү куәтләре дә чамалы гына.
Авылда эш таба алмаган ярлы крестьяннар өяздән читкә китеп бәхет эзли. Халык судноларда һәм салларда Пермь-Әстерхан тарафларына йөри, урман кисә, Урал тау заводларында, рудникларда, Миәс һәм Кочкора алтын приискларында тир түгеп хезмәт сала. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы эшләрендә батраклыкта йөри, балта остасы булып хезмәт сала, тимер юлда эшли”, дип яза Михаил Роднов “Крестьяне Бирского уезда по переписи 1917 года” дигән китабында.
Югарыда билгеләп үтүебезчә, өяздә яшәүчеләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгы белән шөгыль­ләнгән. 1917 елдагы исәп алу мәгълүматларыннан күренүенчә, Бөре өязендә чәчү структурасында уҗым арышы 48,3 процент, солы – 34,6, ә бодай 1,7 процент тәшкил иткән. Шулай итеп, ул өяз икмәк җитештерүче төбәкләрнең берсе булган. Бөре һәм Дүртөйле прис­таньнарының һәрберсеннән 1908-13 елларда ел саен 2 миллион пот­тан артык иген озатылган.
1917 елгы исәп алу мәгълүмат­ларыннан күренүенчә, туган авылым Бөре өязе Әсән волостена караган Үткендә 118 йорт-хуҗалыкта 539 мишәр яшәгән, аларның 394,83 дисәтинә җире, 132 баш эш аты (“эш малы” диелгән) булган. 11 ху-җалык бөтенләй җирсез, ә 57сенең 4 дисәтинәгә кадәр, 32сенең 4тән 10 дисәтинәгә кадәр, 6сының 10нан 15 дисәтинәгә кадәр, 1сенең 15 дисәтинәдән артык чәчү мәйданы булган. 10 йортта 40 типтәр яшәгән, аларның 16,2 дисәтинә җире, 6 баш эш аты булган. 7 хуҗалык бө­тенләй җирсез, 1сенең 4 дисәтинәгә кадәр, 2сенең 4тән 10 дисәтингә кадәр чәчү мәйданы булган. 1 йорт-хуҗалыкта 8 башкорт яшәгән, аларның 50,05 дисәтинә җире, 7 баш эш аты булган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Шул ук вакыттa...
Былтыр 25 декабрьдә Башкортстан Милли музее мәйданчыгында “Башархив” (https://basharchive.ru) проекты тәкъдим ителде. Ул — быел Башкортстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан гамәлгә куелган беренче проект.
“Башархив” — ул беренче гаять үзенчәлекле архив проекты. Ул республика халкына Уфа губернасының биш өязе (хәзерге Башкортстан районнарының күпчелек өлеше) буенча 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуның сканерлаштырылган карточкаларына юл ача. 1917 елгы исәп алу документлары Русиянең бары тик 5 төбәгендә сакланып калган. Проект ярдәмендә 5740 уникаль документ ачык кулланылышта булачак.
Проект үз ата-бабаларының тарихын, аларның көндәлек тормышын белергә мөмкинлек бирәчәк һәм генеалогик тикшеренүләрне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Гәзиткә кул куелганда
“Росстат” Бөтенрусия халык исәбен алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте.
“Росстат” җитәкчелеге, агымдагы хәл-шартларны анализлап, чираттагы җанисәпне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк һәм тиешле форматта оештыру һәм үткәрүнең төрле вариантларын тәкъдим итәргә әзер”, — дип, ведомство җитәкчесенең сүзләрен китерә “РИА-Новости” агентлыгы.
Әлегә кадәр җанисәпне үткәрү 50 миллиард сумга төшәчәк дип билгеләнә иде.