Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
10 апрель 2020, 12:16

“Син дә адәм чутына керергә тиеш!”

Билгеле булуынча, агымдагы елның 1-31 октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алу планлаштырылган иде. Дөньяда, шул исәптән Русиядә дә, пандемия бәласе баш калкытканнан соң, аны үткәрү вакыты үзгәрә. Илнең ерак һәм авыр үтеп керә торган районнарында яшәүчеләрнең исәбе 1 апрельдән 20 декабрьгә кадәр алынырга тиеш иде. Әлегә ул билгесез вакытка күчерелә. Шулай да якын киләчәктә бу мөһим чара, һишиксез, башкарылачак. Бүген без сезгә аның тарихы, якын киләчәктә үткәрелү шартлары турында бәян итмәкчебез.

Билгеле булуынча, агымдагы елның 1-31 октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алу планлаштырылган иде. Дөньяда, шул исәптән Русиядә дә, пандемия бәласе баш калкытканнан соң, аны үткәрү вакыты үзгәрә. Илнең ерак һәм авыр үтеп керә торган районнарында яшәүчеләрнең исәбе 1 апрельдән 20 декабрьгә кадәр алынырга тиеш иде. Әлегә ул билгесез вакытка күчерелә. Шулай да якын киләчәктә бу мөһим чара, һишиксез, башкарылачак. Бүген без сезгә аның тарихы, якын киләчәктә үткәрелү шартлары турында бәян итмәкчебез.

Тарих мең дә тугыз йөз унҗидедә...

1917 елда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы һәм җир исәбен алу үтә. Вакытлы Хөкүмәт Беренче бөтендөнья сугышының дүртен­че елында илнең икътисади хәлен күзаллауны максат итеп куя. Аннан алынган мәгълү­матлар бүген дә архивларда саклана.
Безнең гаиләгә кагылганын Башкортстан Милли архивыннан абыебыз, профессор Нәҗип Вәлитов алып, безгә мирас итеп калдырды. Бүген без аны сезгә дә тәкъдим итәбез. Бу мәгъ­лүматлар күбебезнең ата-баба­ла­рының тормыш-көнкүрешен күз алдына китерергә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Аларга ярашлы, ул вакыттагы Уфа губернасы Бөре өязенә караган, хәзерге Кушнаренко районының Карача-Елга авылында 1862-1939 елларда яшәгән бабабыз Абдулла Вәлитовның хатыны Мәгафүрә әбие­без белән балалары турында анда болай язылган:
“Сыновья: 1 год (1916 г. рождения)
6 лет (1911 г. рождения)
9 лет (1908 г. рождения)
23 года (1894 г. рождения).”
Кызларга игътибар азрак: “Дочери 3, 13, 16, 20 лет.” “Итого 8 детей.”
Хуҗалыкта асралган маллар турында мондый мәгълүмат:
“Имеет: 2 лошади, 2 коровы, 2-х бычков, 8 овец, 3 козы. Итого 17 голов.”
“Сеет, имея пашни:
под посев: 17,6 гектара
под паром: 5,45 гектара
Итого: 22,51 гектара”, дигәне гаи­ләнең ярыйсы ук киң басулары булуы турында сөйли.
Әгәр сез дә гаиләгезгә кагылышлы шундый ук мәгъ­лүматларны алырга уйлыйсыз икән, Башкорстан Милли музее мәйданчыгында тәкъдим ител­гән “Баш­архив” пректына мөрә­җәгать итә аласыз. Аның адресы: (https://basharchive.ru).

Хәзер ничек булачак?

Чираттагы Бөтенрусия халык исәбен алу барышында мәгъ­лүматлар туплауны санлы технологияләрдән киң файдаланып башкару “Росстат”ка җанисәп кәгазьләре тиражларын дистәләрчә тапкыр киме­тергә мөмкинлек бирәчәк дип көтелә. Бу хакта “Росстат” җитәкчесе киңәшчесе Павел Смелов хәбәр итте.
“2010 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу вакытында җанисәп алу өчен чыгарылган кәгазь бланклар 200 миллион данә тәшкил иткән иде. 2020 елгы халык исәбен алганда исә төп план – кәгазь бланкларны тиешле күләмнең 10 проценты кадәр бастырырга дип билге­ләнде. Бу 20 миллион чамасы дигән сүз”, – дип билгеләп үтте Павел Смелов.
“Росстат” җитәкчесе киңәш­чесе сүзләренә караганда, халык исәбен алу өчен чыгарыла торган кәгазь бланклардан тулысынча баш тарту мөмкин түгел икән әле. “Халыкның аерым катего­рияләрендә хокукый чикләүләр булу аркасында, аларны электрон планшетларда терки алмыйбыз. Бу хәрбиләргә, тоткыннарга кагыла. Элемтәгә чыгып булмый торган урыннар да бар, аларда элемтә һәм Интернет юк. Җанисәп алучылар анда кәгазь бланклар күтәреп барачак, әлбәттә. Болардан тыш, электрон планшет сафтан чыгу ихтималын күздә тотып, берничә җанисәп кәгазе һәр халык санын алучының сумкасында булачак. “Б” планы һәрвакыт булырга тиеш”, – ди Павел Смелов.
Киләсе халык исәбен алуда төп яңалык – Русиядә яшәү­челәр электрон җанисәп кәгазен дәүләт хезмәтенең Бердәм порталында (Gosus­lugi.ru) мөстә­кыйль рәвештә үзләре тутыра ала.
“Росстат”ның җанисәп алу­чы­лары торак биналар буйлап йөргәндә махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Халык санын алу участокларында, шулай ук, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күр­сәтүнең (МФЦ) күпфункцияле үзәк­ләрендә халык исәбен алуда катнашырга мөмкин.

“Урыс телен дә яхшы бел, үз телең дә яхшы бел”

Чираттагы Бөтенрусия халык исәбен алу барышында кеше­нең туган телен һәм милләтен дә исәпкә алачаклар. Исәпкә алу кәгазе бланкының тиешле формасы расланган. Шул турыдагы боерык 11 ноябрьдә Министрлар Каби­нетының рәсми сайтында урнаштырыл­ган.
Конституциянең 26нчы мәддәсе нигезендә, кешенең милләте турында аның үзеннән сораячаклар. Гражданнардан урыс телен белүе һәм аны көндәлек тормышта куллануы, шулай ук нинди чит телләрне белүе белән кызыксыначаклар. Кешенең милләте, туган теле һәм урыс телен белүе “Л” формасына – исәпкә алу бланклары фор­масының берсенә (алар барлыгы өчәү) кертеләчәк.
“В” бланкында Русия тер­ритория­сенә килгән чит ил гражданнарына кагылышлы сораулар урын алачак. Биографик мәгълүматтан тыш, алардан илгә килүнең максаты һәм ничә көнгә (айга, елга) килүе хакында да сораячаклар.

Алдакчыларга авызыңны ачма!

Шушы урында тагын бер нәрсәне искә алып үтми булмый: җанисәпне үз файдасына кулланырга теләүче мошенниклар да булмый калмас. Халык санын алганда исем-фамилияне дә, бернинди документ мәгъ­лүматын да сорамыйлар – шуны истә тотарга кирәк. Әгәр үзен халык исәбен алучы дип таныштырган кеше паспортыгызны сораса, ул – мошенник. Менә шушы моментны халыкка аңлатып бетерергә кирәк әле.
“П” формалы бланкта кеше­нең торак шартлары турында мәгълүмат тупланачак. Йортның кайчан төзелүе турындагы сорауда берничә чорны аерып күрсәтергә тәкъдим итәләр: “1957 елга кадәр төзелгән”, “2010 елдан соң төзелгән” дигән җаваплар булачак. Калган сораулар йортның нинди материалдан төзелүе, ничә бүлмәле булуы, мәйданы, газ, су, җылылык системасы, канализация, бәдрәф, Интернет һәм башка элемтә чаралары булу-булмавы турында.

Шушы урында тагын бер нәрсәне искә алып үтми булмый: җанисәпне үз файдасына кулланырга теләүче мошенниклар да булмый калмас. Халык санын алганда исем-фамилияне дә, бернинди документ мәгъ­лүматын да сорамыйлар – шуны истә тотарга кирәк. Әгәр үзен халык исәбен алучы дип таныштырган кеше паспортыгызны сораса, ул – мошенник. Менә шушы моментны халыкка аңлатып бетерергә кирәк әле.


Ул нигә кирәк?

Безнең бер күрше бәрәңге алганда ел саен аның ничә чиләк икәнен санап бара иде. “Фәлән хәтле утырткан идем, фәләнчә чыкты. Былтыр биш чиләккә күбрәк иде. Нәрсә җитмәде икән быел?” – дип анализ ясый үзе, киләсе елда ничегрәк итәргә план кора. Җирне ничегрәк казырга, нинди ашлама кертергә, колорадо коңдызыннан ничек котылырга?..

Яки менә “чебешне көзен саныйлар” дигән әйтем бар. Саныйлар да, күпмесе исән һәм нинди авырлыкта икәнен чамалап, нәрсә ашатырга, ничек җил-давыл тидермәскә, карга-тилгәннән сакларга план коралар. Гади генә әйткәндә, җанисәп тә шундыйрак нәрсә. Тик монда бәрәңгене дә, чебешне дә түгел, ә кешеләрне саныйлар. Ул халыкның санын, нинди милләтләргә, катламнарга бүленүен билгели, алдагы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырып, ни өчен артуын, я кимүен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Кешеләр саны күбәя, гомер озынлыгы арта икән, димәк, әйбәт яшибез. Кешенең кайда күпме яшәве дә исәпкә алына – шәһәрдәме, авыл җирендәме? Кайсы төбәкләрдә? Нинди милләт вәкилләре? Шул рәвешле, яшәү рәвеше турында гомум бер картина хасыйл була.
Узган җанисәп, мәсәлән, авыл җирлегендә кешеләрнең кимүен билгеләде. Бөтенләй кеше яшәми башлаган авыллар саны — 8, ә яшәүчеләр саны унга да тулмаганнары 22 процент тәшкил иткән. Авылда йорт төзергә теләүчеләр өчен билгеләнгән аз процентлы ипотекалар, һәртөрле өстенлекләр шушы җанисәп нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Җанисәп, шул рәвешле, дәүләткә дә, чиновникларга да түгел, ә тоташ җәмгыятькә – халыкның үзенә кирәк. Моны автодиагностикага охшатырга була инде, яки техосмотрга. Лев Толстой аны “җәмгыятьнең көзгесе” дип атаган. Аның чагыштыруы отышлырак бугай, чөнки бөтен ил халкы бер булып көзгегә карый да чәчен тарый. Аны кайсы якка тарасаң, әйбәтрәк булачак? Ә, бәлки, парикмахерга кереп чыгаргадыр? Яки күрше бабайдан пеләшкә кырдырып ташлатырга. Чәче булса, әлбәттә. Булмаса, парик эзләргә керешергә. Шул рәвешле җәмгыять бүгенге үз халәтен күрә, аны кичәгесе белән чагыштыра, иртәгәгә юлын хәстәрли. Кайсы катламга игътибарны ныграк юнәлтергә, акчаны нинди өлкәгә күбрәк бүләргә? Менә шундыйрак сорауларга җавап эзли.
Җәмгыять турында сөйләнә башлагач, безнең ише гади кеше: “Һи, миңа ни пычагыма кирәк ул җанисәп!” – дип, кул селтәргә ярата. Безнең брат үзенең ботын тешләмәгән ата казга бик игътибар итеп бармый бит инде. Теге талый башлагач кына кая керергә тишек тапмый этләнә. Шуңа күрә барыгызны берьюлы һәм һәркайсыгызны аерым-аерым кисәтәм: кирәк бу безгә. (Ни өчен кирәклегенә соңрак тукталырбыз.) Һәм халык исәбен алу эшендә катнашу илнең һәр кешесе өчен мәҗбүри. Дөрес, әлегә андый закон юк, җанисәп өчен генә сезгә төрмә камерасы белән янамыйлар, штраф та чәпәмиләр, хәтта кырын да карамыйлар. Әмма киләчәктә мәҗбүриләү булыр дип уйлыйм. Чөнки катнашырга теләмәүчеләр күбәйгән саен, халык исәбен алу мәгънәсен югалта. Син дә бармыйсың, мин дә баш тартам икән, кемне генә саныйлар соң ул җанисәптә?!.
Ни өчен кирәкме? Бөтен ил буйлап кешеләрне санаган вакытта син дә адәм чутына керергә тиешсең.
Әйтик, менә син, гаилә хуҗасы, малаеңа, абзарга чыгып, чебешләрне санап керергә куштың. Ул чыкты, унны санады. Син район үзәгендәге кибеткә барып, ун чебешлек тары алып кайттың. Ә аны чебешләреңә сибәргә чыксаң, анда унбиш чебеш йөгереп йөри. Бишесе качып калган, заразаларның. Качып калмаган булсалар, син унбиш чебешлек азык алган булыр идең. Хәзер аларны бәреп үтереп булмый бит инде. Кибеткә дә кире китеп булмый. Сибәсең… Качып калган теге биш чебеш тә ашый шул тарыны. Димәк, башкалар өлешенә керә.
Монда да хәл шундыйрак. Әйтик, сезнең авылда ун кеше яши. Ә сез, күрше Гыйльметдин белән иң хитри кешеләр буларак, җанисәптән качып калдыгыз. Ә югары очның чулак Хәкимҗан хатыны белән баласын да катнаштырмаган. Халык санын алучылар 5 кеше дип язып китте. Бюджет бүлгәндә, бу авылда шунча гына кеше яши, дип, 5 кешелек акча бүлделәр. Ә сез шушы авылда яшисез, сез дә файдаланасыз теге 5 кешегә бүленгән акча белән. Чуешь разницу? Әгәр син җанисәптән качып каласың икән, димәк, башкалар өлешенә керәсең. Шуны гына аңларлык бит инде син, брат?

Марат Кәбиров.


Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.