Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
16 июнь 2020, 16:05

Халык исәбен алу буенча онлайн-викторинада катнашыгыз!

Уен - танып белүнең иң яхшы ысулы, дип саный танылган белгеч һәм интеллектуаль уеннарны популярлаштыручы Максим Поташев. Нәкъ менә ул Бөтенрусия халык исәбен алу сайтында старт алучы “Русия: кешеләр, саннар, фактлар” дигән яңа онлайн-викторина сорауларының мөхәррире булып тора. Уенда һәркем катнаша ала, әмма аны үткәрү чоры чикләнгән. Иң яхшы белгеч акчалата бүләк алачак.

Бөтенрусия халык исәбен алу тарихында беренче санлы җанисәп булачак, шуңа күрә викторина да интернетта узачак. Шулай итеп, “Русия: кешеләр, саннар, фактлар” онлайн-уены 15 июньдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә Бөтенрусия халык исәбен алу сайтында башланды.
Бу инде Бөтенрусия халык санын алу темасына интеллектуаль ярышлар сериясеннән икенче уен. Викторинада Русия төбәкләре саны буенча 85 сорау. Барлык сораулар халык санын алу, статистика, республикалар, крайлар һәм өлкәләр турында кызыклы фактлар, шулай ук узган җанисәп тарихы белән бәйле.
Ярышта катнашу өчен, махсус форманы тутырып һәм электрон почта адресын күрсәтеп, strana2020.ru сайтында теркәлергә кирәк. Аннары тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирергә. Җаваплар Мәскәү вакыты буенча 19 июньдә 11:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Өч җиңүче булып иң күп сорауларга дөрес җаваплар бирүчеләр торачак. Һәр җиңүчене 7 мең сум акчалата бүләк көтә.
Интеллектуаль уен җиңүчеләренең исемнәре, сорауларга дөрес җаваплар Бөтенрусия халык исәбен алу сайтында уен старт алганнан соң, җиде көннән дә соңга калмыйча бастырылачак.
Фото: strana2020.ru