Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
24 август 2020, 14:40

Бөтенрусия халык санын алу конкурсында катнашыгыз!

Ни өчен исәпкә алу мәгълүматлары буенча, кияүдәге хатыннар өйләнгән ирләргә караганда күбрәк икән? Йорт хуҗалыгы нәрсә ул? Исәпкә алу кайчан барлыкка килгән һәм ул нигә кирәк? Шушы һәм башка мавыктыргыч темалар турында блогерлар һәм авторлык медиалары өчен Бөтенрусия халык санын алу конкурсында катнашучылар сөйләячәк. Конкурс 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак.

Конкурста YouTube, “ВКонтакте”, “Одноклассники”, “Facebook”, LiveJournal, Яндекс.Дзен, Instagram, Habr, Pikabu, Tik-Tok, шулай ук үз сайтында һәм лицензиясе булмаган теләсә кайсы онлайн-мәйданчыкта тематик бит алып баручы подкаст чыгаручы 18 яше тулган Русия гражданнары катнаша ала.

Конкурсның тематикасы киң: Русиядә һәм дөньяда халык санын алу тарихы, социаль һәм икътисади үсеш өчен исәпкә алуның әһәмияте, аерым төбәк, шәһәр, район, авыл өчен исәпкә алуның әһәмияте, алда торган халык санын алуның яңа, санлы форматы, исәпкә алу йомгаклары, аларны куллану, шулай ук авторлык темалары.

Конкурста катнашучылар Бөтенрусия халык санын алуны һәм статистиканы популярлаштырган мәгълүмат проектын подкаста, инфографика, тулы текстлы материаллар, репортажлар, видеороликлар, анимация графикасы, интервью, документаль фильмнар, социаль челтәрләрдәге махсус проектлар рәвешендә тәкъдим итәргә тиеш.

Бөтенрусия халык санын алу конкурсын уздыру шартлары һәм кагыйдәләре турында мәгълүмат www.strana2020.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла. Кызыксынучылар сорауларны blogs@strana2020.ru электрон почтасына җибәрә ала.

Фото: strana2020.ru