Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
29 сентябрь 2020, 21:40

Халык исәбен алу - Русиянең елъязмасы, тарихы ул

Башкортстанның Архив эшләре идарәсе 1920 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуның 100 еллыгына багышланган "түгәрәк өстәл" оештырды. Ул Zoom платформасында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Башкортстанның Архив эшләре идарәсе 1920 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуның 100 еллыгына багышланган "түгәрәк өстәл" оештырды. Ул Zoom платформасында видеоконференцэлемтә режимында узды.
"Түгәрәк өстәл" эшендә тарихчылар, архивчылар, дәүләт власте органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Сәламләү сүзе белән Башкортостан Республикасы Архивлар эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фаткуллин чыгыш ясады. Ул илдә халык исәбен алуның әһәмиятен бәяләп бетергесез дип билгеләде. Халык исәбен алу - Русиянең елъязмасы, тарихы ул. Исәп алу нәтиҗәләре замандашларга гына түгел, бездән соң яшәячәк кешеләргә дә адреслана. Безнең республика архивчылары совет чорында гына түгел, революциягә кадәр чорда да халык санын алу документларын саклап калган.
Нәкъ 100 ел элек, 1920 елда, Русиядә бер үк вакытта, юнәлеше белән аерылып торган ике исәп алу үткәрелгән: Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу һәм Бөтенрусия халык санын алу, аларга фактта әле сугыш хәрәкәтләре барган районнарны (Кырым, Төньяк Кавказ, Ерак Көнчыгыш һәм башка төбәкләрне) кертелмәгән.
Фото: archive.bashkortostan.ru