Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
3 декабрь 2020, 22:35

Күргәзмәгә килегез!

Иртәгә “Кәрвансарай” сәүдә комплексында “Докумнеты о переписях населения в Национальном архиве Республики Башкортостан” күчмә күргәзмәсе ачыла.

Иртәгә “Кәрвансарай” сәүдә комплексында “Докумнеты о переписях населения в Национальном архиве Республики Башкортостан” күчмә күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә Архивлар эшләре идарәсе һәм Башкортстанның Милли архивы тарафыннан әзерләнгән. Максаты – халык саны һәм составы турында мәгълүмат алу.Халык исәбен алу вакытында саннарга алдагы исәптән чыгып төгәллекләр кертелә, сайланма социаль-демографик тикшерүләр формасында тормышка ашырыла. Бу исәпләр арасында халык составындагы үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеге бирә.Концепцягә ярашлы, күчмә күргәзмә тарихи документлардан, төрле еллардагы мәгълүматтан гыйбарәт. Алар 4 күчмә витринада һәм сенсор өстәлдә урнашачак. Мәсәлән, “Башархив” порталы белән ничек кулланырга мөмкин икәне күрсәтеләчәк, гаиләң тарихы белән танышу мөмкинлеге биреләчәк.Күргәзмә 2021 елда үтәчәк Бөтенрусия халык исәбен алуны каршылап тәкъдим ителә. Аны түбәндәге адрес буенча килеп күрергә мөмкин: г. Уфа, Верхнеторговая площадь, 1. Күргәзмә иртәнге уннан кичке сигезгә кадәр эшли.