Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
22 гыйнвар , 11:25

Бу мәгълүматлар бүген дә актуаль

1917 һәм 1920 елгы Бөтенрусия халык санын алу материаллары гаять мөһим тарихи документлар булып тораХалык санын алуга һәрвакыт зур игътибар бирелде. XVIII гасыр башыннан Русиядә дә халык исәбен алу уздырыла башлый. 1917 һәм 1920 елларда узган халык исәбен алу буенча гаять мөһим документлар Башкортстанның Милли архивы фондларында тупланган.

1917 һәм 1920 елгы Бөтенрусия халык санын алу материаллары гаять мөһим тарихи документлар булып тора

Халык санын алуга һәрвакыт зур игътибар бирелде. XVIII гасыр башыннан Русиядә дә халык исәбен алу уздырыла башлый. 1917 һәм 1920 елларда узган халык исәбен алу буенча гаять мөһим документлар Башкортстанның Милли архивы фондларында тупланган.

Революциягә кадәр Русиядә Вакытлы хөкүмәт үткәргән 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу мөһим әһәмияткә ия. Аның нәтиҗәләре шул вакыттагы Уфа губернасы крестьян­нарының социаль-икътисади хәлен өйрәнүдә әһәмиятле. Туган як тарихы, кече ватан, үз тамырларың белән кызыксыну арту сәбәпле, XVIII-XIX гасырлардагы ревизияләрне исәп-кә алып, 1917 елгы халык санын алу нәсел шәҗәрәсен күзәтергә һәм безнең республиканың теләсә кайсы гражданына аны төзергә мөмкинлек бирә.

1917 елгы Бөтенрусия авыл хуҗа­лыгы исәбен алу катлаулы чорда уза. Әле һаман да беренче Бөтендөнья сугышы бара, бу Февраль һәм Октябрь революцияләре арасындагы чор иде. Исәпкә алу Вакытлы хөкүмәтнең — Җир эшкәртү министрлыгы, ә Уфа губернасында Земский управаның статистика бүлеге башлангычында уза. 1917 елның 16-18 февралендә земство статистикасы киңәшмәсендә исәпкә алу төре (тоташ яки сайлап алу) мәсьәләсе турында фикер алышканнар. Катнашучыларның тавышы тигез бүленә. Вакытлыча дәүләт азык-төлек комитетының 1917 елның 24-25 мартында булган статистика-икътисади комиссиясе утырышында мондый карар кабул ителә: “Крестьян төрендәге хуҗалыкларны берләштереп, карточка системасы буенча исәпкә алырга”. 18-22 апрельдә земство, шәһәр һәм хөкүмәт статистикасы съезды карарында Бөтенрусия халык санын алу бөтен хуҗалыклар буенча башкарылырга һәм авыл, шулай ук шәһәр халкын да колачларга тиеш, дип күрсә-телә.
Авыл хуҗалыгы һәм җир исәбен алуның максаты — 1917-1918 авыл хуҗалыгы елына гомум азык-төлек планын төзү өчен материаллар җыю, беренчедән, армияне һәм халыкны икмәк һәм ит продуктлары белән тәэмин итү планын һәм, икенчедән, аграр реформа планын төзү.

Исәпкә алуны теркәүче-исәпчеләр үткәрә. Вакытлы хөкүмәт исәпкә алучыларны әзерләүгә җитди игътибар бирә. Әйтик, Киевта күп губерналарда кадрлар әзерләү буенча кыска вакытлы курслар уза. Лекцияләр профессорлар тарафыннан төрле темаларга язылган була: “Тоташ исәпкә алу программасы”, “Авыл хуҗалыгы машиналары һәм кораллары”, “Терлекчелек”. Курслар Уфа губернасында халык санын алу персоналын әзерләү буенча да оештырылгандыр дип уйларга кирәк. Җир эшкәртү министрлыгының халык санын алу бүлеге тарафыннан исәпкә алу эшләре алып барыла.

Исәпкә алу өчен дүрт формуляр билгеләнә: хуҗалык карточкасы; гомум бланк; шәхси хуҗалыкларда эшчеләр һәм хезмәткәрләр исемлеге; эре шәхси икътисадларны тасвирлау бланкы.

Төп документ хуҗалык карточкасы була. Ул барлык торак пунктларда, шул исәптән хуторларны да кертеп, шулай ук барлык халыкка, шул исәптән барлык крестьяннарга, алпавытларга, шәхси берәмлекләргә, шушы урында теркәлгән яки даими яшәүче вотчинникларга да төзелгән. Шәхси хуҗалык (алпавыт) хуҗалыкларына 50 дисә­ти­нәдән артык уңайлы җирләргә ия булучылар кергән.

Мәсәлән, Уфа өязе Булгаково во­лос­тенда җирдән файдаланучы­ларның бу категория мәйданы барлык крестьяннар җирләренә карата — 44 процент, ә Осоргино волостенда 31 процент тәшкил иткән. Хуҗалык карточкалары крестьяннарның социаль-икътисади хәлен, шул исәптән милли билгелә-нешен дә ачык чагылдыра. Мәсәлән, Стәрлетамак өязендә башкорт халкы-ның җир биләү мәйданы 5 дисәтинәдән (дисәтинә бер гектардан артык) артмаган. Кәлчир-Табын волостеның Коварды авылы крестьяннары 50 башка кадәр мал-туар асраган. Авылда яшәү­че аерым кешеләр 300 башка кадәр мал асраган. Хуҗалык карточкаларында яшь күрсәткечләре булган гаилә составы да билгеләнгән. Кызганычка каршы, аларда исемнәр язылмаган.

Вакытлы хөкүмәтнең гаять зур оештыру ролен билгеләп үтәргә кирәк. Ул илдә халыкара һәм эчке хәл катлаулы булуга карамастан, исәп алуны оештыра һәм үткәрә алган.

Октябрь революциясеннән соң, большевиклар, бөтен иске дәүләт аппаратын юк итеп, үзәктә дә, урыннарда да яңа власть органнары оештыра башлый. 1919 елның 23 июнендә Губревком утырышында Уфа губерна статистика бюросы оештырыла. Кече Башкортстан территориясендә 1919 елның 12 ноябрендәге Башвоенревком утырышында Үзәк статистика идарәсе оештырыла. Эшче-крестьян инспекция­сенең баш наркоматы аның турында нигезләмәне раслый.

Ул елларда ук төбәк җитәкчелеге статистика органнарының Башреспублика тормышындагы әһәмиятен яхшы аңлый. 1920 елның 25 октябрендә БССРның дәүләт статистикасы турындагы нигезләмә проекты буенча Башнаркомюст вәкиле докладында: “Башка халык комиссариатларындагы кебек үк, статистика идарәсен эшкә кушарга һәм аңа соңгыларының барлык хокукларын бирергә кирәк”, дип билгеләп үтелә. Бу БССР Халык Комиссарлары Советының 1920 елның 28-30 октяб-рендә һәм 1 ноябрендә кабул ителгән карарында шулай эшләнә дә.

1920 елның 22 апрелендәге РСФСР-­­ның Халык комиссарлары советы декреты белән “РСФСРда яшәүче халык-ның санын, аның эшче сыйныфын һәм илнең икътисади куәтен ачыклау максатында” сәнәгать предприятиеләрен, демографик-һөнәри һәм авыл хуҗа-лыгы халкын исәпкә алу турында карар кабул ителә. Югарыда күрсәтелгәнчә, барлык РСФСР киңлекләрендә һәм совет республикаларында: Украина, Кыргызстан, Башкортстан, Төркестан һәм Татарстанда. Демографик һәм һөнәри исәп алу авыл һәм шәһәрләрдә уза.

Авыл хуҗалыгы исәбен алу барлык крестьян коллективларын — коммуна, артель, совхозларны, шулай ук ялгыз хуҗалыкларны колачлый. Халык санын алу буенча инструкциядә аның Губстатбюро яки өяз белгечләре кушуы буенча чакырылган исәп алучылары (регистраторлар) тарафыннан сораштыру юлы белән үткәрелүеб илгеләнә. Исәпләүчеләрне билгеләү бүлек мө-дир­ләренә (район инструкторлары) йөкләнә.

Үткәрү режимы булган учрежде­ниеләрдә (төрмәләрдә, ЧК, милиция би­наларында һ.б.) бу җитәкчелек, аларның вәкилләре кушуы буенча, әмма исәпкә алу бүлекләре мөдире контролендә башкарылган. Инструкция халык санын алуны уздыру процессын җентекләп тасвирлый. Тимер юл станцияләрендәге һәм пристаньнардагы пассажирлар җыела торган урыннарда иртәнге 6 һәм 9 сәгатьләрдә исәп алынырга тиеш. Станцияләрдә туктап торучы поездлардагы, пристаньнарда тукталып торган пароходлардагы халык иртәнге 9 һәм 12 сәгатьтә исәпкә алына. Шәхси документлар туган сабыйларга иртәнге 9га кадәр, үлгәннәргә 9 сәгатьтән соң гына тутырылган.
Халыктан сораштыру үткәрү өчен шәһәрләрдә исәп алучылар барлык йортларны һәм фатирларны йөреп чыгарга тиеш булган. Инструкция халык санын алу барышында, беркем дә өйдә булмаса да, килеп чыгарга мөм­кин булган барлык очракларны тәфсилләп тасвирлый. Шәһәрләрдә исәп алу документларын расписка белән фатирларда калдырырга рөхсәт ителә. Шәһәр җирлекләренә губерна һәм өяз шәһәрләренең барысы да: шәһәр һәм поселок советлары, шәһәр тирәләре, фабрика һәм елга пристаньнары янындагы поселоклар яисә тимер юлларны аерып алу полосасы, кимен­дә 500 кеше яшәгән дача поселоклары һәм шифаханәләр кергән. Шәһәр җирлекләрендә исәп алучылар, халык санын алу белән бергә, сәнәгать пред­приятиеләрен дә махсус карточкаларда исәпкә алырга тиеш була.

Исәпкә алуның төп бурычларына сәнәгать биналары һәм эшчеләр санын билгеләү, механик двигательләр кулланыла торган биналарның санын аныклау кергән. Әлеге мәсьәлә буенча сәнәгать биналарын исәпкә алу буенча аерым инструкция булган. БашЦСУ сәнәгать бүлегенең 23 ок­тябрь­дәге мәгълүматлары буенча, БССР терри­ториясендә эре, урта һәм вак сәнә­гатьнең 688 предприятиесе исәпләнгән.

Авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча, туфрак эшкәртү (сабан, тырма, чәчкеч­ләр) өчен эш кораллары санын һәм урып-җыю машиналарын күрсәтү өчен аерым бланклар була. Бланкларда БССР волостьлары буенча исәпкә алу­ның беренчел йомгакларына хуҗалык-лар, халык, мал-туар һәм кош-корт са­ны, дисәтинәләрдә чәчүлек мәйданы күрсәтелә.

Безнең карашка, 1920 елгы халык санын алудагы иң уникаль документ — 1917 елгы халык санын алудагы кебек, һәр хуҗалыкка тутырылган карточка. Аларда хуҗаның фамилиясе, исеме, атасының исеме, яше, яшәү урыны, һәр гаилә әгъзасының яше, мал-туар, кош-корт саны, чәчүлек мәй­даны, бакча участогы күрсәтелә. Шулай ук гаилә әгъзаларының физик кимчелекләре дә күрсәтелгән: сукыр, чукрак, аксак, бөкре. Кулсыз һәм аяксыз ке-шеләр теркәлгән, психик авырулар да (акылдан язу, акыл зәгыйфьлеге) күр­сәтелгән.

Шулай итеп, 1917 һәм 1920 елгы Бөтенрусия халык санын алу материаллары гаять мөһим тарихи документлар булып тора. Совет властеның алдагы елларында да исәп алулар булды, ләкин, безнең карашка, алар үзләренең мәгънәсе буенча югарыда күрсәтелгән ике кампаниядән калыша.

Әбүзәр ӘБҮЗӘРОВ,
Башкортстан Милли архивы баш белгече.