Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
29 гыйнвар , 11:35

Үткәннәргә юллар юк дисәләр дә...

Халык санын алу безне ата-бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайта, киләчәк буынга үз кыйбласын табарга ярдәм итә

Халык санын алу безне ата-бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайта, киләчәк буынга үз кыйбласын табарга ярдәм итә.

Узган елның декабрендә Уфаның “Кәрвансарай” сәүдә үзәгендә архив эшләре идарәсе һәм Башкортстан Милли архивы тарафыннан “Башкортстанда халык санын алу тарихыннан” күчмә күргәзмәсен оештыру буенча яңа проект эшли башлады. Әлеге проект уфалылар һәм башкала кунаклары арасында җанисәп һәм генеалогия буенча архив документларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Киләсе мәйданчык — “Башкортстан” Лайфстайл үзәге булды. Күчмә күргәзмә киләсе елның апреленә кадәр Уфа шәһәренең башка сәүдә үзәкләрендә һәм югары уку йортларында да оештырылачак. Әлеге экспозиция Башкортстанның Милли архивында сакланган ревизия сказкалары, метрика китаплары һәм халык санын алу материаллары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Барлык тәкъдим ителгән мәгълүмат гаиләсе һәм туган ягы тарихы белән кызыксынучыларга кызыклы һәм файдалы булачак.

Соңгы елларда җәмгыятьтә нәсел тамырларын өйрәнүгә һәм генеалогия агачы төзүгә зур игътибар бирелә. Нәселне барлау күп көч таләп итә торган эш, моның өчен вакыт та күп кирәк. Иң мөһиме — нәрсә һәм кайдан эзләргә икәнен белү. Бу яктан караганда, үзенең генеалогик тамырларын өйрәнү­челәргә Русия империясендә, СССРда һәм бүген илдә даими үткәрелүче җанисәп материаллары ярдәм итә ала. Башкортстан Респуб­ликасының Милли архивында Уфа губер­насының Бәләбәй, Бөре, Златоуст, Стәрлетамак һәм Уфа өязләре буенча 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу хуҗалык карточкалары куелган. Бу документлар Русия­нең 5 төбәгендә генә сакланган. Кызганычка каршы, халык санын алу документ­ларының барысы да безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Кагыйдә буенча, СССРда исәпкә алу кәгазьләре юк ителергә тиеш булган. Мондый кампа­нияләр бары тик статистика өчен генә үткәрелгән. Генеалогиядә исәп алу материалларын саклау зарурлыгы турында ул заманда уйламаганнар.
Тарихтан: Русиядә халык исәбен алу татар-монгол явы чорыннан ук башланган. Ул вакытта салым салу өчен йортлар исәпкә алынган. Соңрак, XIV-XVI гасырларда, исәп алу нәти­җәләре “язу кенәгәләре”ндә языла. 1718 елда Бөек Петр “һәркемнән бер елга бер “сказка” алырга (бер ел вакытка бирергә)” дигән указ чыгара. Шул рәвешле төзелгән исемлекләр (сказки) бары тик өч елдан соң гына тупланган, ә аннан соң алдагы өч ел дәвамында “ревизия” үткәрелгән. Русиядә крепостнойлык хокукын гамәл­дән чыгарганчы ун ревизия узган. Реформадан соң, 1861 елда аерым шәһәрләрдә һәм хәтта тулы бер губерналарда халык санын алу уздырыла башлый.
Русия империясендә 1897 елгы беренче гомум халык санын алу 1895 елның 5 июнен­дә расланган Нигез­ләмәгә ярашлы үткәрелгән. Уфа губернасында һәм Уфа шәһә­рендә Русия империясен­дә беренче халык санын алуга кадәр “Уфа губернасында бер көнлек халык санын алу” дип аталган өч халык санын алу кампаниясе оештырыла (1864, 1879, 1886 еллар). Исәп алуны оештыру шул вакыттагы статистика фәненең барлык таләпләренә җавап биргән. 1897 елгы халык санын алу йомгаклары буенча Уфа губернасында 2 196 642 кеше яшәгән.
Бөтенрусия авыл хуҗалы­гы исәбен алу 1917 елда оештырылган. 1959 елда Бөтен­союз халык санын алу 23 гыйнвардан 1 февральгә кадәр үткәрелгән. Җанисәп йомгаклары буенча, Башкортстан халкы 3 миллион 340 мең кеше тәшкил иткән. 1920 елда сәнәгать предприятиеләрен исәпкә алып, РСФСРның һөнәри һәм авыл хуҗа­лыгы исәбен алу уздырылган. Аның нәтиҗәләре буенча БАССР һәм Уфа губернасы халкы саны 2 801 608 кеше тәшкил иткән. Беренче Бөтен­союз халык санын алу 1926 елның 17 декаб­реннән үткәрелгән. Аның нәти­җәләре буенча БАССР халкы 2 694 907 кеше тәшкил иткән. Бөтенсоюз халык санын алу 1939 елның 26 июлендәге СССР совнаркомы карары нигезендә оештырыла. Аның нәтиҗә­ләре буенча БАССР халкы саны 3 159 434 кеше тәшкил иткән.
1970 елгы Бөтенсоюз халык санын алу 15 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр гамәлгә ашырыла. БАССР халкының гомуми саны аның нәтиҗәләре буенча 3 818 075 кеше тәшкил иткән. 1979 елгы Бөтенсоюз халык санын алу йомгаклары буенча Башкорт АССРы халкы саны 3 848 627 кешегә җитә. 1989 елгы Бөтенсоюз халык санын алу БАССРда халык санының аз гына артуын күрсәтә.
Яңа Русиядә халык санын алу 2002 һәм 2010 елларда оештырылды.
Һәр исәпкә алу йомгаклары — илнең һәм республиканың билгеле бер тарихи мизгелен уникаль чагылдыру ул. Алар барысы да безнең төбәк халкының социаль-демографик үсе­шенең бәяләп бетергесез елъязмасын күрсәтә. Хәзерге вакытта, элекке кебек үк, исәпкә алуны уздыруның төп максаты — илнең социаль-икътисади тормышын оештыру, төбәкләр үсешенең перспектив планнарын төзү, халыкны фәнни өйрәнү, аның саны, составы һәм урнашуы турында белеш­мәләр алу.
V-Х ревизия материаллары (1795-1858 еллар) — Халыкның тормыш картинасы булып торучы Исәпкә алу турындагы документлар Башкортстан Республикасы Милли архивы фонд­ларында тупланган. Ревизия “сказ­ка”­лары ата-бабаларны ачык­лау өчен төп чы­га­нак­ларның берсе булып тора. Моннан тыш, безнең архивта 1917 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исә­бен алуның беренчел материаллары (ху­җалык карточкалары), шулай ук 1920 һәм 1926 елгы Бө­тенрусия халык санын алу документлары саклана.
Архивның фәнни-белешмә китапха­нәсендә Башкорт­стан­ның тарих һәм демография тикшеренүчеләре өчен фәнни һәм мәдәни әһәмияткә ия күпсанлы басмалар бар: календарь адресы һәм 1873-1917 елларда Уфа губерна­сының белешмә кенәгәләре, 1911-13 елларда Ырынбур уку округының истәлекле китаплары, 1901 һәм 1915 елларда Урал сәүдә-сәнәгать календарьлары, 1878-1915 елларда Уфа губернасының күзәтүләр, 1898-1911 елларда Уфа губер­насының статистик белешмә­ләр җыентыклары, Уфа губернасының һәм Башкорт­станның административ-территориаль бүленеше буенча белешмә әсбаплар исемлек­ләре, халык санын алу материаллары һ.б.
Югарыда телгә алынган барлык документлар һәм материаллар — ревизия “әкият”­ләре, метрика китаплары, шулай ук Башкортстанның беренче статистлары турында белешмәләр — Башкортстан Республикасы Милли архивы­ның төп корпусында оештырылган күргәзмәдә дә урнаштырылган. Биредә һәркем Русиядә халык санын алуны уздыруның төп этаплары белән таныша ала, аларның нәтиҗәләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Җанисәп материаллары — илнең якты картинасы, анда халыкның составы һәм саны, Русиянең һәм Башкортстанның күпмилләтле халкы­ның йорт хуҗа­лыгын алып бару рәвеше ачык күрсәтелгән.

Нияз Булатов.

Күчмә күргәзмә турында фикерләр:

Наталья Смирнова (менеджер), Уфа шәһәре:

— Мин шушы сәүдә үзәгендә эшлим. Күчмә күргәзмәне ачуда шаһит булдым. Тантаналы чарадан соң, экспозиция белән таныштым. Узган гасыр чорына “чумарга” мөмкинлек бирә торган сенсор өстәле гаҗәпләндерде. Монда борынгы бабаларыбызның тормышы турында кыйммәтле мәгълүмат таптым, моңа кадәр мин боларны белми идем диярлек.
Алик Баймөхәммәтов (эшкуар), Салават районы:
— Без хатыным белән сенсор өстәлендә туган авылыбызның карточкаларын таба алдык (безгә волонтер кыз ярдәм итте). 1917 елда бабаларыбызның ничә аты, сыеры һәм башка терлеге булганлыгын ачыкладык. Архивта шәҗәрәләргә заказ бирергә телибез. Безгә волонтер бүләк иткән кәгазь дә ошады. Зур рәхмәт!

Лилия Нугаева (йорт хуҗабикәсе), Чишмә районы:

— Миңа күргәзмә бик ошады, бигрәк тә карталар, участок­ларның планнары һәм башкалар. Без бүген дә балаларыбызга йортлар төзү белән шөгыльләнәбез (бездә алар икәү), документлар рәсми­ләштерү өчен район хаки­миятенә йөрибез, БТИда белешмәләр җыябыз һ.б. Мондый документларны элек тә рәсмиләштергәннәр икән. Күргәзмәне оештыручыларга зур рәхмәт!
Габделхәй Усманов (пенсионер), Кырмыскалы районы:
— Бу күргәзмәне сәүдә үзәгендә күргәч, бик гаҗәпләндем! Бу бик яхшы карар: әгәр тау Мөхәммәткә бармый икән, Мөхәммәт тауга үзе килә, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Күргәзмәне оештыручыларга 1917 елгы халык санын алуның кыйммәтле документлары һәм башка материаллар белән танышу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт. Сез миңа тикшеренү эшенә этәргеч бирдегез: якын арада, һичшиксез, үземнең генеалогик агачымны төзиячәкмен.