Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
12 февраль , 11:25

Безне дә көз санаячаклар

СССР таркалганчы үткән соңгы өч кампаниядә нәрсәләргә аеруча игътибар бирелгән?

СССР таркалганчы үткән соңгы өч кампаниядә нәрсәләргә аеруча игътибар бирелгән?
Мәгълүм булуынча, чираттагы Бөтенрусия халык исәбен алу 2020 елның октябрендә үткәрелергә тиеш һәм илнең барып җитәргә авыр булган төбәкләрендә башланган да иде. Ләкин коронавирус пандемиясе аркасында ул туктатып торылды. Бу чара быелгы апрельгә күчерелгән иде. Шушы көннәрдә халык исәбен алуның вакытына бәйле янә үзгәреш кертелде — безне быел сентябрь аенда гына санаячаклар.
Элек-электән “халык исәбен алу” дип аталып йөртелгән, хәзер исә, ХХI гасыр башыннан, күбрәге “җанисәп” дип телгә кергән бу чараны мин үз гомеремдә җиденче тапкыр каршылыйм. 1959 елдан башлап.
Ул чакта мин унынчы яшем белән бара идем. Авылда ел саен үтә торган сабантуй, район үзәгеннән, яки хәтта Уфадан килгән артистларның концерт, спектакль куюы кебек үк, депутатлар сайлау да, халык исәбен алу да (монысы дистә елга бер генә) истәлекле вакыйгага, бөтенхалык бәйрәменә әверелә иде. 1959 елның гыйнвар ахырында яшь кенә укытучы апалары­бызның култык астына матур папка кыстырып, өйдән-өйгә кереп йөрүен, безгә кайчан килеп җитәрләр икән дип көтүем бүгенгедәй хәтеремдә. Алар кергәндә гаиләнең һәр әгъзасы өйдә булырга тырыша, апаларның сорауларына төгәл җавап бирә. Ә билгеле бер вакыттан соң ил, республика, район буенча гомумиләштерелгән мәгълүматлар гәзитләрдә басыла. Колхозга, авылга кагылганнарын халыкка — клубка җыеп, укучыларга мәктәптә җиткерәләр. Елдан-ел яхшыруга таба барган ул мәгълүматлар (балалар са­ны ишәя, халыкның кереме арта, аның яшәү сыйфаты һәм белем дәрәҗәсе күтәрелә һәм башкалар), әлбәттә, күңелдә ил өчен горурлык тойгысын көчәйтә.
Ә халык исәбен алуның 1970 елның гыйнвар уртасында үткәрелгән чираттагысында мин Совет Армиясе сафында идем. Бу чара да тарихта калды: ярты гасыр үтте бит инде. Җанисәпнең менә шушысыннан, СССР чорындагы иң соңгы өчесенә (1970, 1979 һәм 1989 еллар), рәсми материалларга таянып, караш ташламакчымын.
Ул заманда халыкка мөрәҗәгатьтән өзек:
“Эшчеләр, колхозчылар, совет зыялылары, Советлар Союзының барлык гражданнары! 1970 елның 15-22 гыйнварында Бөтенсоюз халык исәбен алу үткәрелә. Аның уңышы сезнең актив катнашуыгызга бәйле. Җанисәп кәга­зендәге барлык сорауларга төгәл җавап бирегез.
Советлар Союзы гражданнары! Халык исәбен алу хезмәткәрләренә эшне уңышлы башкарып чыгуларына булышлык итегез. Бер генә торак пункт, йорт та, бер генә кеше дә читтә калмасын.
Исәпкә алу хезмәткәрләре! Бөтен­союз җанисәбен үзвакытында һәм үрнәкле итеп үткәрик!”
1970 елгы халык исәбен алу программасы аннан элеккесеннән шактый киңрәк була. Тоташ һәм сайлап алып исәпкә алу үзе бер яңалык булып тора. Программадагы 18 сорауның 11енә — бөтен халыктан, ә калган 7сенә даими яшәүче халыкның 25 процентыннан җавап алына. СССР халыкла­рының икенче теле, пенсионерларның элекке шөгыле, 1969 елда күпме вакыт эшләү, миграция мәсьәләләре дә сорала. Хезмәткә яраклы яшьтәге, йортында һәм шәхси ярдәмче авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең саны һәм составы хакында да җентек­ле мәгълүмат алына, шуның нәтиҗә­сендә халыкның бу категориясен күмәк җитештерү тармагына җәлеп итәргә мөмкин булган шартлар ачыклана.
Милләт турында — совет кешеләре, ә гражданлык турында чит илнекеләр җавап биргән. Белем алучыларга уку йортының тибын күрсәтергә кирәк бул­ган. Янә бер кызыклы яңалык: туган телдән тыш, СССР халыкларының тагын нинди телендә сөйләшә белүне сорашканнар.
Халык исәбен алу йомгаклары җиде тематик томда басылып чыккан. Ул мәгълүматлар Советлар Союзы һәм төбәкләр дәрәҗәсендә бишьеллык планнар төзүгә, демографик хәлне бәяләүгә, бу юнәлештә сәясәтне нигез­ләүгә һәм фаразлар эшләүгә хезмәт иткән.
1970 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 3 миллион 815 мең кеше, шуларның 52 проценты — шәһәрләрдә, 48 проценты авыл җирендә яшәве ачыкланган.
СССР Министрлар Советының 1975 елның 19 июнендәге карарында 1979 елның 17-24 гыйнварында Бөтен­союз халык исәбен алу үткәре­ләчәге хәбәр ителә. Бу вакытта мин “Кызыл таң”да эшли идем, гәзиттә махсус рубрика булдырылганын, анда материаллар даими бастырылганын хәтер­лим. Командировкаларга чыкканда бу мөһим чарага әзерлек турында мәкалә алып кайту мотлак бурыч итеп куела. Гади халык арасында җанисәп үткә-реләсен көтү, ниндидер күтәренкелек сизелә иде.
СССРның Ерак Төньяк һәм башка кайбер шундый барып җитү, хәбәрләшү авыр булган төбәкләрдә бу чара күпкә алдан, озаграк һәм гомум таләпләрдән берникадәр тайпылышлар белән үткәрелә.
Бу юлы да, элеккеләрендәге кебек, даими һәм вакытлыча яшәүчеләр аерым-аерым исәпкә алына. Эшкә яраклы яшьтәгеләрне исәпләүче төп программадан тыш, 9 сораудан торган янә бер аерым бит әзерләнә. Мондагы сораулар халык хуҗалыгына өстәмә эш көче җәлеп итү мөмкинлекләрен ачыклый.
Барлыгы 16 сорау булып, аның 11енә — даими яшәүче барлык халыктан, ә 5сенә халыкның 25 процентыннан җавап алу күздә тотыла.
1979 елда, беренче тапкыр буларак, хатыннарның ничә бала тудыруы хакындагы сорау кертелә. Бу исә халык арту факторын ачыклау өчен кирәк була. Шулай ук беренче буларак, анкетада 100 яшьлек һәм аннан да картрак кешеләрнең исем-фамилиясен, туган елын, адресын күрсәтү күздә тотыла.
Ул елгы чарадагы техник яңалык күзгә бәрелеп тора: исәпкә алу битен­дәге сорауларга җавапларның күбесе сүзләр белән язылмый, ә бу максатта алдан эшләнгән махсус карандаш белән тамгалар куела. Битләр исәпкә алучы электрон корылмага салына. Тамгаларның җавап бирүче алдында ук куелуы санаучы хезмәткәр­ләрнең эшен байтакка арттыра, аның каравы, исәпкә алу битләрен эшкәрт­кәндә, алардагы мәгълүматларны махсус бланкларга күчергәндә китәргә ихтимал хаталарны булдырмый калдыра, чыгымнарны киметә, эш вакытын кыскарта. Әйе, ул елларда тормышы­бызның күп өлкәләренә ЭВМнар — электрон исәпләү машиналары килеп керә башлый. Ул вакытта әле алар бары тик уңайлылык кына тудыра иде.
1979 елдагы Бөтенсоюз халык исәбен алу йомгаклары 1980-83 елларда “Статистика хәбәрләре” журналында, башка басмаларда, 1985 елда СССР Үзәк статистика идарәсенең “СССР халыклары саны һәм составы” җыентыгында нәшер ителә.
Бу елда Башкортстанда 3 миллион 844 мең кеше, шуларның 57 проценты — шәһәрләрдә, 43 проценты авыл җирендә яши.
“Иптәш! Халык исәбен алуда синең катнашуың — илебез планнарының төгәл булу нигезе ул. Бу чараның уңышлы үтүенә ярдәм ит!” — Шундый чакыру белән килеп керә халык яшәешенә 1989 елгы җанисәп.
Ул 12-19 гыйнварда үткәрелә. Бу вакытка инде ЭВМнар тагын да камилләшкән. Беренчел мәгълүматлар “Бланк” дип аталган, үзлегеннән укый торган яңа корылмалар ярдәмендә ЭВМнарга кертелә. “Бланк” халыктан алган җавапларны график ысуллар белән генә түгел, машина укый алырлык санлы билгеләр белән дә кодлаштыра.
Һәр бинада исәпкә алган мәлдә анда булучылар, шул исәптән вакытлыча яшәүчеләр дә языла. Даими яшәүчеләрдән бу мәлдә булмаучылар да. Ягъни ике категория халык: әле шунда булганнар һәм даими яшәүче­ләр исәпкә алына.
1989 елгы чара, аннан элеккесе белән чагыштырганда, үзенең методологик сыйфатлары буенча да шактый аерыла. Мәсәлән, 25 сорауга җавап алына. Шуның 20се — тоташ (гомум), ә калган 5се (өстәмә) — сайлап алынган 25 процент кешедән. Исәпкә алу битләренә, беренче тапкыр, торак шартлары турындагы сорау өстәлә. Бу исә илнең барлык төбәкл­ә­рендә халыкның төрле социаль-демографик төркемнәренең торак шартлары, кеше­ләрнең торак белән тәэмин ителеше ничек икәнлеген белергә мөмкинлек бирә.
Элгәреге җанисәп белән чагыштырганда, монысында туган урын, һөнәрчелек-техник училище тәмамлау турында сораулар өстәлгән. Янә биш: кайсы җәмәгать төркеменә керү, эш урыны, шөгыль, шушы торак пунктында өзлексез ничә ел яшәү, хатыннарга — ничә бала тудыруы һәм аларның ничәсе исән булуы турындагы сорауларга җавап бирергә кирәк булган.
СССР яшәешенең соңгы чорында үткәрелгән бу җанисәп материаллары илдә базар икътисадына күчү чорында демографик хәлне ачыкларга мөмкин­лек бирә.
Ун елда Башкортстан халкы, 100 мең чамасына артып, 3 миллион 943 мең кеше тәшкил итә. Шәһәр халкы (64 процент) белән авылныкылар (36 процент) арасында аерма шактый арта.
Халык исәбен алуның әле карап үткән өчесенең йомгаклары илнең тотрыклы рәвештә алга барганлыгын раслый. Хәер, нигә әле рәсми чыганакларда казынырга?! Бу өч дистә ел минем күз алдымда үтте бит. Халык тормышын мисалга алыйк. Намуслы яшәүче беркем дә иртәгәсе көне өчен борчылмый иде. Баласы укырга төшә — мәктәптә дә, теләге булганнарга институт-университетларда да белем бирү түләүсез. Мәктәп балаларының уку кирәк-яракларының да, киемнә­ренең дә бәясе, шулай ук эшләүче халыкка дәүләт бушлай биргән фатирлар өчен айлык түләүләр дә ташка үлчим генә иде.
Әмма 1989 елдан тормышлар кире якка үзгәрә башлады. Мәгълүм көчләр үз эшләренә ныклап тотынган иде...
Фәрит Фаткуллин.