Барлык яңалыклар

Беркем дә читтә калмасын!

Дүртөйле районы буенча 19 участокта 174 исәп алучы эшләячәк.Чираттагы Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе былтыр үтәргә тиеш иде, тик коронавирус пандемиясе аркасында, илебез җитәкчелеге аны быелга күчерде. Русия Хөкүмәте карары белән кампанияне сентябрь аенда оештыру күздә тотыла.Бүген Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча территориаль органы (“Башкортостанстат”) – эре мәгълүмат структурасы. Биредә оператив һәм еллык статистика мәгълүматларының зур фонды тупланган.“Башкортостанстат” алдында быел зур бурыч – Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясен уздыру тора. Территориаль органның аерым бүлекләрендә эш ничек оештырылганын анык җирлектә күзаллау максатында без дәүләт статистикасының Дүртөйле шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Светлана Гәрәева белән әңгәмәләштек.

Дүртөйле районы буенча 19 участокта 174 исәп алучы эшләячәк.

Чираттагы Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе былтыр үтәргә тиеш иде, тик коронавирус пандемиясе аркасында, илебез җитәкчелеге аны быелга күчерде. Русия Хөкүмәте карары белән кампанияне сентябрь аенда оештыру күздә тотыла.
Бүген Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча территориаль органы (“Башкортостанстат”) – эре мәгълүмат структурасы. Биредә оператив һәм еллык статистика мәгълүматларының зур фонды тупланган.
“Башкортостанстат” алдында быел зур бурыч – Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясен уздыру тора. Территориаль органның аерым бүлекләрендә эш ничек оештырылганын анык җирлектә күзаллау максатында без дәүләт статистикасының Дүртөйле шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Светлана Гәрәева белән әңгәмәләштек.

– Светлана Мадисовна, Сез озак еллар статистика бүлеген җи-тәклисез һәм, әлбәттә, җанисәп кампаниясенең барыбыз өчен дә ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы, аның үзенчәлекләре, быелгысының алдагыларыннан ни белән аерылып торачагы хакында эзлекле аңлатып китә аласыз.
– Киләчәккә планнар корганда, хуҗалыгыңның бүгенге торышын яхшы белү кирәк, дигән гыйбарә бар бит халыкта. Җанисәп кампаниясенең төп бурычлары да шуңа аваздаш: иле-безнең арытаба үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән дәүләт программаларын булдыру. Быелгы Бөтенрусия җанисәп кампаниясе башкаларыннан кайсы яклары белән аерыла дигәндә, иң беренче чиратта, техник тәэмин ителеше дәрәҗәсе хакында әйтү кирәк.
Быелгы чара Русия тарихында беренче тапкыр санлы исәп алу технологиясе куллану белән истәлекле булачак. Аның үзенчәлеге шунда: русиялеләр, теләге булганда, исәп алу кампаниясендә Интернет челтәре киңлекләрендә катнаша, бланкларны үзаллы тутыра ала. Әлеге максатта “Госуслуги” порталында махсус бит булдырылган. Исәп алучыларның заманча электрон планшетлар белән тәэмин ителүе дә – бу җанисәп кампаниясенең бер үзенчәлеге.
Дәүләт әһәмиятендәге чарага әзерлек республикада күптән башланды. Без бу кампанияне былтыр үткәрергә дип максат куйган идек бит. Әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, планнарга үзгәреш кертергә туры килде. Колачлы кампанияне оешкан рәвештә үткәрү максатында барлык шартлар да тудырылды.
– Электрон гаджетлар булса да, кәгазь анкеталар әле бөтенләй кулланылыштан төшеп калмыйдыр бит?
– Алар да файдаланылачак. Әгәр дә кеше үзенең җавапларының нәкъ менә кәгазь битенә төшерелүен тели икән, аңа мондый мөмкинлек биреләчәк.
– Анкеталарда нинди сораулар бар?
– Иң башта андагы яңалыкларның берсе хакында әйтеп үтик. Бу юлы көндәлек тормышта Русия террито-риясендә яшәүче нинди халык телендә аралашасыз дигән сорау булачак. Әлеге сорауга җаваплар нигезендә телләрне саклау, арытаба үстерү юнәлешендә махсус программалар кабул ителер дип көтелә.
Яшегез, нинди җенес вәкиле булуыгыз, белем дәрәҗәгез, ничә балагыз булуы, гражданлыгыгыз хакында да сораулар бар анкетада.
Ә менә Сезнең шәхси мәгълүмат-ларыгыз (исем-фамилиягез, йортыгыз яки фатирыгыз адресы һ.б.) анкетада теркәлми. Хезмәт хакыгызның күләме, вазыйфагыз хакында да сораулар бирелмәячәк. Керемнәрегез хакында мәгълүмат салым органнарына китәр дип курку урынсыз.
Йорт һәм фатирыгызның ничә бүлмәле икәнлеге, җылы, салкын су, зәңгәр ягулык кергән яки кермәгәнлеге, канализация үткәрелгәнме-юкмы – мондый сораулар булачак. Анкета сораулары Русиядә яшәүче барлык халыклар телендә һәм чит ил телләрендә тәкъдим ителә. Әйтәсе килгәнем шул: Бөтенрусия җанисәп кампаниясендә катнашу илебезнең һәр кешесе өчен фарыз. Аңардан һич куркырга кирәкми.
– Мошенниклар үрчегән заманда яшибез. Көнгә чыксаң, кемне дә булса алдаганнар, йортына ниндидер хезмәт күрсәтү вәкилләре булып кереп талаганнар һ.б. хакында хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Җанисәп кампаниясе вакытында нинди саклык чаралары күрү зарур?
– Исәп алучыны махсус портфеле, жилеты, шарфы буенча танып була. Моннан тыш, ул паспорты белән таныклыгын күрсәтергә тиеш. Шикләнгән кешеләр исәп алучы белән сөйләш-кәнче, безгә шылтыратып, аның хакында сорашырга мөмкин.
Әйткәндәй, йортына, фатирына таныш булмаган кешеләрне кертергә теләмәүчеләр өчен шәһәребездә һәм районнарыбыз авылларында стационар исәп алу участоклары булдырылачак. Кеше үзенә уңайлы вакытта шунда килә дә анкетаны тутыра.
– Исәп алучыга карата нинди таләпләр куела?
– Ул – илебез гражданы, 18 яшьтән өлкәнрәк, хөкемгә тарттырылмаган кеше булырга тиеш. Әлбәттә, башка сыйфатлары да исәпкә алыначак. Бу вазыйфага алынучы белемле, пөхтә, тырыш, эшне җиренә җиткереп башкаручы шәхес дип күзаллана. Исәп алучылар махсус укулар үтәчәк.
Бөтенрусия җанисәп кампаниясе башланырга бер ай кала, безнең хезмәткәрләр исәп алучылар белән тагын бер тапкыр элемтәгә керәчәк.
Һәр исәп алучыга участок бер-кетеләчәк. Аларның һәрберсе якынча 550 кеше белән аралашып, анкета сорауларына җаваплар алырга тиеш булачак. Бу, 2010 елгы җанисәп кам-паниясенә караганда, күбрәк. Ул вакытта һәр исәп алучыга 400 кеше туры килә иде. Бу юлы халыкның “Госуслуги” порталында җанисәп анкетасын үз-аллы үтә алуын да истә тотып, йөкләнеш арттырылды.
Бер яктан караганда, исәп алу-чының эше әллә ни авыр түгел – ул гражданнарның җавапларын язып бара. Шуны да әйтик: исәп алучы сезнең паспортыгызны сорарга тиеш түгел.
Әгәр дә җанисәптә катнашучы нинди дә булса сорауга җавап бирүдән баш тарта икән, мисал өчен, милләтен яки йортының стеналары нинди материалдан эшләнгәнен әйтәсе килмәсә, исәп алучыга бу пунктны үз белдеге белән тутырып кую катгый тыела.
– Исәп алучының хәвефсезлеге ничек тәэмин ителә?
– Әгәр дә аның участогында сугышып, эчкечелек яки башка закон бозулар аркасында полициядә исәптә торучылар бар икән, бу йортларга ул хокук сакчылары озатуында гына бара. Мондый имин булмаган гаиләләрнең адреслары безгә Эчке эшләр министрлыгыннан тапшырыла.
– Бүгенге көндә Дүртөйле районында һәм шәһәрендә Бөтенрусия җанисәп чарасына әзерлек ни дәрәҗәдә?
– Барысы да алдан кабул ителгән план буенча бара. Шәһәр һәм ра-йонның торак пунктларының картографик материалының төгәллеген тикшерү эше күптән тәмамланды. Дүртөйле районы буенча 19 исәп алу участогы оештырылды, аларның 10сы – шәһәрдә, 9ы – авыл биләмәләрендә. Шәһәребездә – 92, авылларда – 82, җәмгысы 174 исәп алучы эшләячәк. Исәп пунктлары урнашачак бүлмәләр өстәл, утыргычлар һәм башка кирәк-ярак кына түгел, ә бәлки, янгын хәвефсезлеге, полиция белән тиз арада элемтәгә чыгу чаралары белән дә җиһазлана.
Бөтенрусия җанисәп алу кампа-ниясендә катнашу ирекле, әлбәттә, әмма мин бу зур чарадан читтә калмауның никадәр мөһим булуын ассызыклар идем. Ун елга бер тапкыр үтә торган кампаниянең максаты нәрсәдә дигәндә, билгеле, ул, беренче чиратта, илнең бүгенге халәте, халкының яшәү дәрәҗәсе, көнүзәк социаль мәсьәләләр турында төпле, дөрес мәгълүмат туплау. Ниндидер нәтиҗә яисә анализлар эшләү — бу өлкәдәге белгечләр, галимнәр, дәүләт структуралары бурычы. Җанисәп җәмгыятьтәге проблемаларны яхшырак аңларга ярдәм итә һәм дәүләт тарафыннан дөрес карарлар кабул итүгә нигез була, чынбарлыкны объектив рәвештә күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.
– Әңгәмә өчен рәхмәт!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова.