Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
3 апрель , 11:05

Бакалыда әзерлек югары дәрәҗәдә!

Бөтенрусия халык санын алу күп кенә сорауларга җавап бирәчәк.

Бөтенрусия халык санын алу күп кенә сорауларга җавап бирәчәк.
Мәсәлән, Русиядә (илнең аерым төбәкләрендә, районнарында һ.б.) күпме кеше яши? Илебез халкының милли составы, җенесе, яше, гаилә хәле нинди? Шулай ук башка социаль-икътисади мәгълүматлар тупланачак һәм аларга анализ ясалачак. 60 ел элек кенә Җир шарында халык саны 3 миллиард кеше тәшкил иткән. Ә 1987 елның 11 июлендә планетаның 5 миллиардынчы кешесе туган. Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән бу көнне Бөтендөнья халык көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта планета халкы 7,8 миллиард кешегә җиткән.

Бакалы районында 2021 елның октябрендә узачак Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрүгә әзерлек дәвам итә. Бу эшкә районда 63 исәпкә алучы персонал җәлеп ителәчәк. Барлык хезмәткәрләр дә алдан ук әзерлек укулары үтә һәм Дәүләт статистикасы федераль хезмәте таныклыгын алачаклар.
Билгеле, контролерларга исәпкә алу участогы эшен оештыру белән актив шөгыльләнергә туры киләчәк. Исәпкә алучылар сораштыру үткәреп, документларны планшет компьютерда тутырачаклар.
Булачак халык исәбен алуда Русия тарихында беренче тапкыр санлы технология кулланыла. Традицион ысул — исәп алучы белән шәхси аралашудан тыш, читтән торып, интернет аша катнашу мөмкинлеге дә барлыкка килә. Әйтик, “Госуслуги” порталы ярдәмендә бу чарада катнашу мөмкин булачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (МФЦ) биналарында да исәпкә алу өчен шартлар тудырылачак.
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) былтыр октябрь аенда үткәргән сораштырулардан күренүенчә, гражданнарның 43 проценты нәкъ менә “Госуслуги” порталы аша мәгълүмат бирү мөмкинлеге белән кызыксына. Респондентлар мондый ысулның өстенлеге “физик, эпидемиологик һәм мәгълүмати яктан уңайлы һәм хәвефсез булуында”, дип билгеләгән.
Гадәттәгечә, районнар территорияләре исәпкә алу участокларына бүленә. Бакалы районында 47 исәп-хисап һәм 8 стационар участок формалашкан, алар 8 исәпкә алу участогына берләшкән. Исәпкә алу участоклары өчен биналар билгеләнде. Һәр участокка бер исәпкә алучы беркетеләчәк, ул якынча 550 кешедән мәгълүмат җыярга тиеш була. Районда исәпкә алу персоналы сайлап алынган, ләкин җанисәп сәбәпле, сентябрь аена мәгълүматларны яңартырга кирәк булачак.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.