Барлык яңалыклар

“Демографик чокыр” 25-30 ел саен кабатлана

Быелгы халык санын алу нәтиҗәләре нәрсә күрсәтер?

“Демографик чокыр” 25-30 ел саен кабатлана
Быелгы халык санын алу нәтиҗәләре нәрсә күрсәтер?

Быел Бөтенрусия халык санын алуның төп этабы — 1-31 октябрьдә, ә ерак һәм үтеп керү авыр булган территорияләрдә 20 декабрьгә кадәр узачак.
“Росстат” халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләрен — киләсе елның апрелендә, ахыргы нәтиҗәләрне IV кварталында бастырып чыгарырга тиеш. Җанисәп уздыруның расланган сроклары БМО тарафыннан тәкъдим ителгән халык санын алу раунды кысаларында калырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу вакытка Русиядә яшәүчеләрнең күбесе ялдан өйләренә әйләнеп кайткан булачак, дигән фикердә оештыручылар.

Билгеле булуынча, быел беренче тапкыр халык санын алу санлы форматта узачак. Русия халкы Дәүләт хезмәтләре порталында яки исәпкә алу участокларының берсендә электрон исәпкә алу кәгазен үзаллы рә­вештә тутыру мөмкинлегенә ия булачак. Исәпкә алучыларга махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар өләшәчәкләр.
Күптән түгел “Росстат” җитәкчесе Павел Малков беренче электрон төрдә халык санын алуга әзерлек турында сөйләде. Әле ведомство Федераль салым хезмәте белән берлектә “Халык” санлы аналитик платформасы (САП) өстендә эшли. “Хәзер үк САПка “Росстат”ка җанисәпкә әзерлек барышын күзәтергә мөмкинлек бирүче мәгълү­матны даими күчереп торалар. Аларны бурычлар үтәлгән саен атнага бер яки ике тапкыр яңарталар. САП модуль­ләренең бер өлеше, ниятләнгәнчә, октябрьдә эшләтеп җибәреләчәк, чөнки система, беренче чиратта, халык санын алу нәтиҗәләрен ясау өчен кулланылачак”, — диде Павел Малков.
Мәгълүматлар җыю башлануга халыкның табигый хәрәкәте турындагы хәбәрләрне теркәгән, туучылар һәм үлүчеләр, никахлар һәм аерылышулар күрсәткечләрен исәпкә алган модуль эшкә кушылачак. Мөһим чара барышында САП көн саен мәгълүматны яңартып торачак. САП һәр планшетта респон­дентларның күпмесе җанисәп узуын, һәр торак пунктта халык санын алуның ничек үтүен күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, безнең илдә 20 яшьлекләр саны, 35 яшь­лекләр белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек кимрәк. Сәбәпләрнең берсе — 25-30 ел саен кабатлана торган демографик чокыр. Ни аяныч, Бөек Ва­тан сугышының авыр нәтиҗәләре хәзерге җәмгыятькә, халыкның структурасына һәм икътисадына йогынты ясавын һаман дәвам итә. 1959 елгы халык санын алу Бөек Ватан сугы­шы­ның демографик кайтавазын теркәгән: төрле буыннар, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында зур аерма күзәтелгән. Сугыш яшьләрне алып китә һәм, әлбәттә, мәрхүмнәр арасында ир-егетләр күпчелекне тәшкил итә. Ул җани­сәптә сугышның төп ялкыны туры килгән кырык яшьлек ир-атлар саны, утыз яшьлекләрдән ике тапкыр кимрәк, ә 35-60 яшьлек ир-атлар саны хатын-кызлар саныннан ике тапкыр азрак бул­ган.
1897 елгы халык санын алу мәгъ­лүматлары буенча, Русия импе­рия­сендә 1000 хатын-кызга 992 ир-егет туры килсә, 1959 елда нибары 641 ир-егет булган. Бу аерма 20 елдан соң гына бераз яхшыра. 1979 елгы ха­лык санын алу мәгълүматларына караганда, ул елда 1000 хатын-кызга инде 784 ир-ат туры килгән.
“Сугыш миллионнарча ирләрнең, нигездә, яшьләрнең гомерен өзде, җәмгыятьтә җенесләрнең нормаль нисбәтен дистәләрчә елларга бозды. 1939 елгы халык санын алу мәгъ­лү­матлары буенча, 5-9 яшьлекләр төр­кемендә кызлар, малайларга караганда, күбрәк булган. 1941 елда башланган сугыш өлкән буыннар арасында да җенси диспропорцияләрне арттырды”, — дип аңлата Г. В. Плеханов исе­мендәге Русия икътисади универ­ситетының фәнни лабораториясе мөдире Елена Егорова.
1959 елгы җанисәпкә сугыштан соң туган балаларның аз санлы буыны 13-17 яшькә җиткән, алар бу яшьтән өлкәнрәк һәм кечерәк балаларга караганда 2,5 тапкыр кимрәк булган. Сугыш чоры балалары үсеп, үзләре әти-әни булгач, чираттагы демографик чокыр барлыкка килә. 1960 елларда туучылар саны гадәти 26,9 проценттан 23,2 процентка кадәр кимегән. Без мәктәптә укыганда тарих укытучы­сының сыйныфларда укучылар са­нының елдан-ел кимүен: “әле сугыш балаларының балалары укырга төшә. Ә сугыш чорында балалар бик аз туды шул...” — дип аңлатуы хәтергә килә. 70нче елларда кимү дәвам итте: монысында аз балалы гаиләләр модага керү үз эшен эшләде.
Вакыт узу белән сугышның демографик кайтавазы йомшарды, ләкин барыбер вакыт-вакыт сиздереп ала. Әлбәттә, туучылар санына ил тарихындагы башка вакыйгалар да йогынты ясый. Шулай ук яшь һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары да. Әмма халык санының сугышка бәйле кимүе һәр 25-30 ел саен кабатлана.
Ун елдан соң хәлнең ничек үзгә­рергә мөмкин булуын исә быел 1 ок­тябрь­­дән 31 октябрьгә кадәр үтәчәк Бө­тен­русия халык санын алу күрсә­тәчәк.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева