Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
8 август , 14:55

Быелгы кампания турында нәрсәләрне белү зарур?

Иң мөһим яңалыклар һәм үзенчәлекләр.

Быелгы кампания турында нәрсәләрне белү зарур?
Сентябрьдә безне зур һәм бик мөһим сәяси вакыйга — Дәүләт думасына сайлаулар көтә. Парламентта Башкортстаннан булган депутатлар корпусы яртылаштан күбрәк яңарыр дип көтелә, чөнки депутатларның бер өлеше үз кандидатурасын чираттагы срокка күрсәтмәгән дә. Моннан тыш, уфалылар шәһәр Советының яңа составын сайлаячак, җиде районда Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлау үтәчәк күпчелек районнарда, шулай ук, урындагы Советларга сайлаулар узачак. Бүген без сайлауларга бәйле төп яңалыклар һәм фактлар белән таныштырабыз.

Өч көн тавыш бирү

Үткән ел тәҗрибәсенә таянып, тавыш бирүне быел өч көнгә озайтырга карар иттеләр. Ягъни кандидат өчен тавышны һәркем 17-19 сентябрьдә бирә ала. Бу участокларда ажиотаж тудырмаска һәм кешеләр арасында социаль дистанцияне сакларга мөмкинлек бирәчәк.
— Пандемия шартларында бу — халыкка тавыш бирү көнен ирекле сайлау хокукы, шулай ук сайлау участогына күбрәк кеше килү мөмкинлеге тудыручы иң нәтиҗәле карар, — ди Мәскәүнең Кеше хокуклары буенча бюросы директоры урынбасары, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Валех Аббасов.

12 партия катнаша

12 сәяси партия, шул исәптән, сәяси көчне җыеп кына килүче һәм әлегә бер генә парламентта да күрсәтелмәгән яшь партияләр дә сайлауларда катнашачаклары турында белдерде. Бермандатлы округлар буенча 60 кеше күрсәтелгән, шуларның дүртесе — үз-үзләрен күрсәтү­челәр. Ил буенча Дәүләт думасына кандидатлар сыйфатында барлыгы алты меңнән артык кеше теркәлгән.
— Русиядә кандидатлар исемлеге шактый яшәрде, күбрәк хатын-кызлар күрсәтелә. Яшьләр бүгенге турбулент мохиттә үз өсләренә җаваплылык алу кирәклеген ныграк аңлый башлады, — ди республика Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.
— Сайлау кампаниясенең ни дәрәҗәдә актив һәм җан­лы үтәчәге хәзер сәяси партияләрнең үзләреннән тора. Бик көчле, танылган, яхшы тәҗрибәгә һәм ресурс ба­засына ия кандидатлар булган округлар бар. Һәм, киресенчә, тавыш бирү нәтиҗәсен ачык кына күзаллап булмаган округлар бар, чөнки кайбер кандидатларның көчләре якынча тигез. Биредә сайлау кампаниясе бик кызыклы булырга охшаган, — ди политолог Владимир Савичев.

Хәвефсезлек чаралары

Сайлауларга килүчеләрнең барысына да бер тапкыр кулланыла торган җыелма — ручка, битлек һәм перчаткалар биреләчәк. Болар барысы да мөмкин булган зарарланудан сакланырга ярдәм итәчәк. Участокларда бернинди кул биреп исәнләшү дә, артык бәйләнешләр дә булмаячак — алар тыелган. Барлык өслекләр дә дүрт сәгать саен дезинфекцияләнәчәк. Шулай ук тавыш бирү бинасында ризык куллану тыелачак, шешәгә тутырылган су эчәргә генә рөхсәт ителәчәк. Барлык күзәтүчеләргә дә алдан прививка ясатырга киңәш иттеләр.
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өйдә тавыш бирергә теләүчеләр янына барганда битлек һәм бер тапкыр кулланыла торган халатта булырга тиеш, аны һәр фатирдан чыкканнан соң алыштырырга кирәк булачак.
— Без шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән диярлек, моның өчен федераль бюджеттан тиешле акча бүленгән, барысы да сатып алынган. Мин ышанам, без барлык сайлаучыларны һәм сайлау кам­паниясендә катнашучыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итә алачакбыз, — диде Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев.

Видеокүзәтү камералары

Тавыш бирү нәтиҗәләренең легитимлыгын һәм ачыклыгын тәэмин итү максатында 1384 бинада видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Болар — республиканың барлык 69 территориаль сайлау комиссиясе биналары һәм участок сайлау комиссияләренең 1315 бинасы (гомум саннан 39 процент). Камераларны элек күп санда закон бозу очраклары теркәлгән участокларда урнаштырачаклар. Участокларны техник яктан шушы рәвешле тулысынча коралландырырга да мөмкин, әмма бу бик катлаулы һәм кыйммәткә төшә: гамәлдәге җиһазларга гына да 40 миллион сум акча сарыф ителгән.
Моннан тыш, Башкортстанда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү буенча 230 комплекс (КОИБ) урнаштырылачак, бу — тавыш бирү өчен сканер белән җиһазландырылган “акыллы тартма”. Аңа бюллетень төшерәсең дә, ул тамганың кайда куелганлыгын үзе билгели, ә көн азагында әзер нәтиҗәне бирә. Монда барысы да гади, төн уртасына кадәр бюллетеньнәрне кул белән санап утырасы да юк. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Илона Макаренко аңлатуынча, мондый комплексларны сайлаучылар аеруча күп булган участокларда урнаштырачаклар.

Сүз уңаеннан

Онлайн тавыш бирергә мөмкинме?
Юк, мондый мөмкинлек каралмаган. Дөрес, Русиядә, чыннан да, электрон тавыш бирү системасын сыныйлар һәм сентябрь сайлауларында аны илнең җиде төбәгендә янә сынап караячаклар. Әмма бу исемлектә Башкортстан әлегә юк. Система сыналганнан соң аны бөтен ил буенча эшкә кушачаклар һәм киләсе гомум сайлауларда участокка барып йөрмәскә, ә “Дәүләт хезмәтләре”ндә теркәлеп, үз кандидатың өчен тамганы онлайн куярга мөмкин булачак.
Әйткәндәй, көзен Бөтенрусия халык санын алу да шушы схема буенча узачак. Исәпкә алучыны көтеп тормаска, ә мөстәкыйль рәвештә теләсә кайсы уңайлы ва­кытта “Дәүләт хезмәтләре”ндә барлык битләрне тутырырга мөмкин булачак.

Әйткәндәй...

2021 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада 3 029 855 кеше тавыш бирү хокукына ия. Республикада сайлаулар көнендә барлыгы 3364 учас­ток комиссиясе һәм 29 меңнән артык сайлау комиссиясе әгъзасы эшләячәк.

Шул ук вакытта...

Исемлеккә керү өчен Күпфункцияле үзәккә барыгыз!

2 августтан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрнең барлык офисларында да 19 сентябрьдә үтәчәк Дәүләт думасына сайлауларда яшәгән урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү өчен гаризалар кабул ителә башлады.
— МФЦ белгечләре моның өчен тиешле әзерлек үтте һәм мөрәҗәгать итүчеләргә консультация биреп, документлар кабул итәчәк. Сайлаучылар исемлегенә кертүгә гариза калдыру өчен үзең белән шәхесне раслаучы документ булу мотлак, — диде республиканың Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова.
Шулай итеп, гражданнар төбәк территориясендә яшәгән урында теркәлмәгән очракта да тавыш бирү мөмкинлегенә ия. Моның өчен хәзер, торган урын буенча МФЦ офисларының берсенә мөрәҗәгать итеп, тиешле гаризаны гына тутырырга кирәк.
Моннан тыш, Күпфункцияле үзәкнең Толбазыдагы, Яңавылдагы, Борайдагы, Красноусолдагы, Агыйделдәге, Николо-Березовкадагы, Калтасыдагы, Дүртөйледәге, Белое озеро һәм Сәетбаба авылларындагы офисларында гражданнар алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда торган урын буенча сайлаучылар һәм референдумда катнашучылар исемлегенә кертү өчен гариза тутыра ала. Әлеге хезмәт 2 августтан 13 сентябрьгә кадәр күрсәтеләчәк.


Автор:Резеда Галикәева