Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
14 август , 14:55

Ничә сорауга җавап бирәчәкбез?

Дәүләт статистикасының Дүртөйле шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Светлана Гәрәева белән алда торган кампаниягә бәйле көнүзәк мәсьәләләр хакында әңгәмәләштек.

Ничә сорауга җавап бирәчәкбез?
Чираттагы Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясе былтыр үтәргә тиеш иде, тик коронавирус пандемиясе аркасында илебез җитәкчелеге аны быелга күчерде. Русия Хөкүмәтенең карары белән кампанияне октябрьдә оештыру күз уңында тотыла.
Бүгенге әңгәмәдәшебез – дәүләт статис­тикасының Дүрт­өйле шә­һәрендәге бүлеге җитәкчесе Светлана Гәрәева.

– Светлана Мадисовна, әң­гә­мәбез башында Бөтенрусия җанисәп кампания­сеннән ни өчен беребезгә дә читтә калмаска кирәклеге хакында әйтеп үтик әле.
– Дәүләтебез үзенең гражданнары­ның ничек яшәвен, аларны нинди проблемалар борчуын, нинди социаль мәсьәләләрне кичекмәстән хәл итәргә кирәклеген анализлап, шушы нәтиҗә­ләр нигезендә яңа программалар кабул итсен өчен җанисәп кампанияләре оештырыла. Бер сүз белән әйткәндә, бу җитди чарада катнашу безнең һәркайсыбыз өчен мөһим. Тормышыбызны күркәмрәк, уңайлырак итеп күрәсебез, яхшырак яши башлыйсыбыз килә икән, без аңардан читтә калырга тиеш түгел. Мисал өчен, бихисап гаиләләрнең матди хәлен яхшырткан “Ана капиталы” программасы да нәкъ менә халыкның яшәешен, фикерен өйрәнү нигезендә кабул ителде. Бу федераль программа 2002 елда үткән Бөтенрусия җанисәп кампаниясе нәтиҗәләрен анализлаганнан соң булдырылды.
Ә менә 2010 елда узган җанисәп кампаниясеннән соң тормышыбызга “Демография” дип аталган яңа гомум­дәүләт проекты килеп керде. Ул, гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүдән тыш, сабыйларга мәктәпкәчә белем бирүне җайга салды, яшь әниләргә бушлай яңа һөнәр алу мөмкинлеген тудырды.
Димәк, Бөтенрусия җанисәп кам­паниясендә катнашуыбыз белән һәркайсы­быз илебезнең киләчәген, миллионлаган ватандашыбызның һәм, әлбәттә, үзебезнең тормыш-көнкүре­шебезне күркәмрәк итүгә тоемлы өлеш кертә ала. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый!
– Бөтенрусия җанисәп кам­паниясендә ничек катнашырга мөмкин?
– Моның өч юлы бар. Беренчесе – исәп алучының йортыгызга килүен көтеп, аның сорауларына җавап бирергә. Икенче юл – исәп алу кампаниясендә Интернет челтәре киң­лекләрендә катнашу, бланкларны үзаллы тутыру. Әлеге максатта “Дәүләт хезмәтләре” порталында махсус бит булдырылган. Быелгы чара Русия тарихында беренче тапкыр санлы исәп алу технологиясен куллану белән истәлекле булачак. Өченче юл – стационар исәп алу участогына килү һәм бланкларны шунда тутыру.
Исәп алучыларның заманча электрон планшетлар белән тәэмин ителүе дә – бу җанисәп кампаниясенең бер үзенчәлеге.
– Электрон гаджетлар булса да, кәгазь анкеталар әле бөтен­ләй кулланылыштан төшеп калмый торгандыр?
– Алар да файдаланылачак. Әгәр дә кеше үзенең җавапларының нәкъ менә кәгазь битенә төшерелүен тели икән, аңа мондый мөмкинлек бире­ләчәк.
– Анкеталарда нинди сораулар бар?
– Иң башта андагы яңалыкларның берсе хакында әйтеп үтик. Бу юлы “Көндәлек тормышта Русия тер­риториясендә яшәүче нинди халык телендә аралашасыз?” дигән сорау булачак. Әлеге сорауга җаваплар нигезендә телләрне саклау, арытаба үстерү юнәлешендә махсус программалар кабул ителер дип көтелә.
Яшегез, нинди җенес вәкиле булуыгыз, белем дәрәҗәгез, ничә балагыз булуы, гражданлыгыгыз хакында да сораулар бар анкетада.
Ә менә Сезнең шәхси мәгъ­лүмат­ларыгыз (исем-фамилиягез, йортыгыз яки фатирыгыз адресы һ.б.) анкетада теркәлми. Вазыйфагыз хакында да сораулар бирелмәячәк. Күпме акча алып эшләвегез белән дә исәп алучы кызыксынмаячак.
Йорт һәм фатирыгызның ничә бүлмәле икәнлеге, җылы, салкын су, зәңгәр ягулык кергән яисә кермәгән­леге, канализация үткәрелгәнме-юкмы – мондый сораулар булачак. Анкета сораулары Русиядә яшәүче барлык халыклар телендә һәм чит ил тел­ләрендә тәкъдим ителә.
Анкетада барлыгы 33 сорау. Әмма һич борчылмагыз, аларга җавап бирү күп вакытыгызны алмаячак. Сорау­ларның күбесенең астында берничә вариант җавап тәкъдим ителә, сезгә шулардан үзегезгә туры килгәнен сайлап алу гына кирәк.
Баштагы 23 сорауга җаваплардан үзегез хакында кыскача гына хикәя килеп чыга. Калган 10 сорау яшәү-көнкүреш шартларыгыз турында.
– Һәртөрле алдарлар, угры­лар, адәм талаучылар хакында гәзит битләре аша да, телевидение, радио тапшыруларында да кисәтеп кенә торалар. Таныш булмаган кешегә ишек, капка ачарга да куркып яшәүчеләр аз түгел хәзер. Йортка нәкъ менә исәп алучы килүен ничек бе­лергә? Нинди хәвефсезлек чараларын күрү зарур?
– Исәп алучыны махсус портфеле, жилеты, шарфы буенча танып була. Моннан тыш, ул паспорты белән таныклыгын күрсәтергә тиеш. Шикләнгән кешеләр исәп алучы белән сөйләш­кәнче, безгә яисә участковыйга (полиция хезмәткәренә) шалтыратып, аның хакында сорарга мөмкин. Шуны да ассызыклыйк: исәп алучы сездән паспортыгызны күрсә­түне таләп итәргә тиеш түгел.
Әйткәндәй, йортына, фатирына таныш булмаган кешеләрне кертергә телә­мәүчеләр өчен шәһәребездә һәм районнарыбыз авылларында стационар исәп алу участоклары булдырылачак. Кеше үзенә уңайлы вакытта шунда килә дә анкетаны тутыра.
Исәп алучы килгәндә үзегез өйдә булмасагыз, сезнең өчен анкетаны туганнарыгыз тутыра ала. Шунысын да әйтик: исәп алучыны өегезгә, фатирыгызга кертү мәҗбүри түгел, урамда, ихатада гына да җавап бирергә мөмкин.
– Бүгенге көнгә Дүртөйле районында һәм шәһәрендә Бөтен­русия җанисәп чарасына әзерлек ни дәрәҗәдә?
– Барысы да алдан кабул ителгән план буенча бара. Шәһәр һәм рай­он торак пунктларының картографик материалының төгәллеген тикшерү эше күптән тәмамланды. Дүртөйле районы буенча 19 исәп алу участогы оештырылды, аларның дистәсе – шәһәрдә, 9ы – авыл биләмәләрендә.
Шәһәребездә – 92, авылларда – 82, җәмгысы 174 исәп алучы эшләячәк. Алар өчен махсус укулар оештырылды. Бөтенрусия җанисәп кампаниясен сыйфатлы итеп үткәрергә әзербез!
– Әңгәмә өчен рәхмәт! Җаваплы эшегездә уңышлар телибез!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Миләүшә Латыйпова