Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
29 октябрь 2021, 17:44

Министрлар халык санын алуда катнашты

Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова Бөтенрусия халык санын алуда катнашты.

Министрлар халык санын алуда катнашты
Министрлар халык санын алуда катнашты
- Агымдагы елның 8 ноябренә кадәр "Дәүләт хезмәтләре" порталында халык санын алуны узарга мөмкин. Сайтта гади навигация, мәгълүматларның бер өлеше профильдән кертелгән һәм өйдән чыгарга, яки эштән аерылырга кирәклеге юк, - дип билгеләп үтте Башкортстан финанс министры Лира Закуан кызы.

Халык санын алу нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматлар социаль-икътисади үсешнең дәүләт максатларына ирешүгә, социаль ярдәмгә, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән чыгымнарны тагын да төгәлрәк планлаштырылуга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә Башкортстанда яшәүче һәр кешенең җанисәптә катнашуы бик мөһим.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в