-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
31 октябрь 2021, 14:45

Җанисәптә тарих языла

Башкортстанның билгеле язучысы, дистәләгән китап авторы, соңгы елларда республика авыллары тарихын өйрәнүдә зур казанышларга ирешкән Гали Гатауллин җанисәпнең әһәмиятен шулай күзаллый.

Җанисәптә тарих языла

Бүздәк районының Таулар авылында туып-үскән Гали Гатауллинны матур әдәбият сөючеләр сатира-юмор өлкәсендә җимешле эшләүче язучы буларак белә. Ул - “Кызыл таң” гәзитендә, “Һәнәк” журналында каләм чарлап, республика һәм Русия күләмендә танылган сүз остасы.

Туган төбәгендә яшәп иҗат итүче язучы соңгы елларда авыллар тарихын өйрәнүгә алынды һәм бу өлкәдә республикада иң оста белгечләрнең берсенә әверелде. Бу хакта аның Бүздәк, Благовар шулай ук күрше районнар авыллары турында тарихи җирлектә язылган егермедән артык китабы раслый.
- Минем тарихи тикшеренүләремдә төп ярдәмчем булып Русия империясенең җанисәп материаллары (Ревизские сказки), Русия Үзәк диния нәзарәтенең метрика кенәгәләре торды,- ди Гали Шәйхелислам улы. - XVII гасырларда төзелгән документларда тарих үзе чагыла.

Бу материаллар әлеге вакытта Башкортстанның Милли архивында саклана. Алар миңа күпсанлы шәҗәрәләр төзергә дә булышлык итте. Уртача 10-15 буыннан торган бер шәҗәрәдә ким дигәндә бер меңгә якын исем-фамилия китерелә. Таулар авылы тарихында мин 40 меңгә якын шәхестән торган нәсел чылбырын ачыкладым. Хәзерге чорда үтүче Бөтенрусия халык исәбен алу барышында исә хәзерге тарих теркәлә, шуңа да бу кампаниягә бик җаваплы карап, анда актив катнашырга чакырам.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Ример Насретдинов