-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
31 октябрь 2021, 14:44

“Тарихта үз исемемне калдырдым”

Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашу - һәркемнең изге бурычы. Җанисәп материаллары нигезендә пенсияләр һәм балаларга пособияләр билгеләү, социаль программалар тәкъдим итү буенча ил дәрәҗәсендә мөһим карарлар кабул ителә.

“Тарихта үз исемемне калдырдым”
“Тарихта үз исемемне калдырдым”

Октябрьскийда яшәүче абруйлы шәхес, чаңгы спорты буенча күп тапкырлар СССР һәм Русия чемпионы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, үзешчән сәнгать остасы Тимерҗан Идрисов бу уңайдан фикерләре белән бүлеште һәм халык исәбен алуның мөһимлеген ассызыклады.

- Озын гына гомеремдә миңа халык исәбе алу буенча байтак чараларда катнашырга насыйп булды. Берсеннән дә читләшмәдем, чөнки мин биргән җаваплардан чыгып та илнең алдагы үсеше күзаллана. Быелгы җанисәптә катнашып, үземне янә бер кат тарихка яздым. Исәп алу халык санын гына күрсәтми, ә безнең әлеге чорда нинди шартларда яшәвебезне дә чагылдыра. Исәп алу материаллары гомумиләштерелгәч, хәлдән чыгу буенча чаралар күреләчәгенә иманым камил.

Башкортстан - күпмилләтле республика, анда йөздән артык милләт вәкилләре дуслык һәм туганлык шартларында гомер кичерә. Бу уңайдан милли мәсьәләдә республикадагы зур казанышны да билгеләр идем. Бездә милләтен һәркем үзе күрсәтә, монда инде мәҗбүриләүләргә юл куелмый. Шуңа да Бөтентусия халык исәбендә актив катнашырга чакырам, - дип билгеләде Тимерҗан Идрисов.

Фото Октябрьский шәһәре хакимияте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в