-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
2 ноябрь 2021, 11:11

"Безгә пирипиччик килә!"

Улым, күпфатирлы йорт подъездына исәп алучының кереп баруын күреп, шулай дип йөгереп кайтты.

"Безгә пирипиччик килә!"
"Безгә пирипиччик килә!"
Дөрес, күпме көтсә дә, ул көнне безнең ишекне шакучы булмады, безнең югары катка менеп җитәргә өлгермәде, күрәсең. Хәер, шакыса да, мин исәп алу сорауларына үзаллы "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша җавап бирергә карар кылган идем. Билгеле булуынча, быел исәп алуда өч ысул белән катнашып була: өйгә кергән исәп алучы ярдәмендә, "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм стационар участокта.

Аның каравы, икенче көнне кич белән ишек шакыдылар, ачсам, исәп алучы кыз басып тора иде. Бассейннан кайтып кергән улым аны, зур кунак килгәндәй, шатланып кабул итте, исәп алуның ничек үтүе белән кызыксынды, анда катнашу бала кешегә бик кызык иде. Шуңа да мин, бу мөһим кампанияне "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша үтәргә дигән уемнан кире кайтып, исәп алучыны фатирга керергә чакырдым. "Кунагыбыз" түргә узып тормады, ишек төбендәге урындыкка утырып, планшетын кулына алды. Өйдәгеләр барыбыз да аның янына җыелдык.

Исәп алу барышында бирелгән сорауларны бик тиз үттек, исәп алучы кызыбызның бармаклары бик йөгерек булып чыкты, планшетта ул ярыйсы ук тиз эшли иде. Ул бездән сорау алып бетергәч, без аның үзеннән сораштыра башладык: безнең исәп алучыбыз кайда эшли, мондый эштә беренче ел катнашамы, әллә инде тәҗрибәсе бармы, халык аны ничек кабул итә, исәп алуда теләп катнашалармы? "Кичен йөрергә курыкмыйсызмы? Әллә сезнең "тән сакчылары" бармы? - дип тә өстәде улым.

Алиса Газиева шәһәрнең 3нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта икән.

- Моңа кадәр исәп алуда катнашканым булмады, быел гына тәкъдим иттеләр, мин бик теләп ризалаштым. Кичләрен әллә ни эш юк, өстәвенә, бу бераз акча эшләп алу мөмкинлеге дә бирә. Миңа өч йортны йөреп чыгарга кирәк булачак. Көн саен бер подъезд туры килә. Дөрес, көндез яисә ял көннәрендә "тотып булмаган"нарны эзләп, кайбер подъездларга кабат керергә туры килә. Халык, нигездә, яхшы кабул итә, бу мөһим кампаниянең кирәклеген барысы да яхшы аңлый. Эшне тиешле срокта башкарып чыгарыма ышанам, - диде ул.

"Көз көне караңгы тиз төшә. Әмма подъездларга керсәң, якты. Хәзер барысы да заманча - кеше кергәч, ут үзе кабына, бик уңайлы. Шуңа күрә кич йөрергә курыкмыйм. Элек исәп алучыларның "участковыйлар" белән йөргәнен ишеткәнем бар иде, әмма андый мәшәкать минем участокта кирәкми, дип уйлыйм. Сораулар, проблемалар килеп туса, безнең өлкән хезмәткәрләребез бар. Шөкер, әлегә барысы да яхшы бара!" - дип тә өстәде.

Менә шулай итеп без гаиләбез белән Бөтенрусия халык санын алуда катнаштык, илебез елъязмасына үз исемнәребезне яздык. Улыма бу тема бик кызык тоелды булса кирәк, ул кич буе Интернеттан исәп алу тарихы турында эзләнде, укыды. Хәзер инде зур кызыксыну белән быелгы халык санын алуның нәтиҗәләрен көтәчәкбез.

Гөлнара Гыйлемханова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в