-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
2 ноябрь 2021, 09:55

Шәҗәрәңне барла!

Яңавылда матур чара үтте.

Шәҗәрәңне барла!
Шәҗәрәңне барла!

Район-шәһәрләрдә, халык исәбен алу белән беррәттән, бу зур мөһим кампанияга багышланган чаралар да үтә. Шушы көннәрдә Яңавылда Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары «Шәҗәрәңдә барла!» дип аталган матур концерт программасы белән чыгыш ясады.

Яңавыл тамашачысы филармония солистлары: Башкортстанның халык артисты Раян Алтыншин, Халыкара конкурслар лауреатлары Иршат Карачурин, Азат Карачурин, Башкортстанның атказанган артисты Илгиз Миңнеәхмәтов, Яңавыл егете Илнур Мөфтаховның чыгышларын яратып карады. Шулай ук «Тәңгәвер» ансамбленең дәртле биюләрен алкышлады.

Әлеге чарада Туймазы районы башкорт тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Альберт Исмаил, Яңавыл районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин чыгыш ясадылар, аларның чыгышы нәсел тарихы, туган телгә кагылышлы иде. Чарада, шулай ук, Русия Дәүләт думасы депутаты, «Бөтендөнья башкортлары корылтае» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге президиумы рәисе Эльвира Аеткулова катнашты.

- Миңа бүген бу сәхнәдә сәнгать осталары белән бергә чыгыш ясау бәхете тиде. Бөтенрусия халык исәбен алуга килгәндә, халыкны анда актив катнашырга чакырам, анкета сорауларына, бигрәк тә милли һәм туган тел турындагы сорауга уйлап җавап бирергә кирәк, - дип сәламләде тамашачыны Эльвира Ринат кызы.

- Безнең районда 36 милләт вәкиле тату һәм дус яши. Район халкы быел да исәп алуда актив катнашыр, дип ышанам, ил өчен сезнең һәрберегезнең тавышы кирәк, - диде район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов. Шулай ук матур һәм эчтәлекле концерт, башкорт халкының милли мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә керткән өлеше өчен Нефтекама дәүләт филармониясе артистларына ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: чара барышында барлык чикләү чаралары үтәлде, термометрия, кулларны эшкәртү үткәрелде, залда вакциналану турында сертификат, яки кичерелгән авыру турында белешмә булган кешеләр генә булды.

- Без Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары буйлап гастрольләрдә йөрибез. Үз чыгышларыбызда без бердәм республика халкы булуыбызны, үз тамырларыбызны белергә кирәклеген ассызыклыйбыз. Шулай ук тамашачыларны Бөтенрусия халык санын алуда актив катнашырга чакырабыз. Кайда барсак та, безнең артистларны җылы кабул итәләр, - диде Башкортстанның атказанган артисты, режиссер-куючы Илгиз Миңнеәхмәтов.

- Яңавыл җире бик күп тарихи шәхесләргә бай, бездә туган якның чын патриотлары яши. Быелгы Бөтенрусия халык санын алуда да алар актив катнашыр һәм үз тавышларын бирер, - диде Яңавыл районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин.

Халык чарадан бик канәгать булып таралды. Әлеге чарага аваздаш булып, без дә барлык халыкны исәп алуда актив каташырга һәм ата-бабалар рухын рәнҗетмичә, үз милләтләрен дөрес билгеләргә чакырабыз.

Гөлнара Гыйлемханова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в