-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
3 ноябрь 2021, 10:57

Әлшәй районында яшәүчеләренең яртысыннан күбрәге җанисәптә катнашкан

Әлшәй районында Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе оешкан төстә һәм җитез темплар белән үтә.

Әлшәй районында яшәүчеләренең яртысыннан күбрәге җанисәптә катнашкан
Әлшәй районында яшәүчеләренең яртысыннан күбрәге җанисәптә катнашкан

Халык исәбен алуда вәкаләтле вәкил Фәһимә Шәңгәрәева белдерүенчә, ай башына төбәк буенча 25 мең кеше исәп алуда катнашкан.

Бу - мөһим кампаниягә җәлеп ителәчәкләрнең яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Әлшәйнең Стәрлетамак районы белән чиктәш төбәге – борынгы татар авылы Уразмәттә дә исәп алуда эшләр көйле бара. Районның статистика хезмәте мәгълүматларыннан күренүенчә, биредә шулай ук халыкның яртысыннан күбрәге исәпкә алынган.

Исәп алуда бу төбәккә беркетелгән Гөлнара Сәләхова әйтүенчә, халык бик тә актив, моңа өстәп, мөһим кампаниягә җаваплы карый. Шуңа да язып алу тиз бара, мәсәлән, бер ихатаны хезмәтләндерүгә 15 минутлап кына вакыт таләп ителә.

Әйтергә кирәк, Гөлнараның исәп алу участогы зур гына, аңа җиде авыл керә, алар арасында Уразмәт иң эреләрдән санала.
- Биредә төрле буын вәкилләре яши, күпчелекне, әлбәттә, өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Миңлеямал Гыйззәтулина, мәсәлән, 97 яшьтә. Янә дә туксан яшь үрен үткән берничә әби бар. Алар янына үзем бардым, бар мәгълүматны үзләреннән алдым. Бик канәгать калдылар, озаграк сөйләшергә дә исәпләре бар иде, әмма мине җаваплы эш көтүен аңлатып бирергә туры килде.

Халык исәбен алу буенча райондагы вәкил Фәһимә Шәңгәрәева чараның тыныч һәм эшлекле шартларда үтүен билгеләде. Шул ук вакытта санитар кагыйдәләрне үтәүгә дә зур игътибар бирелә.

Фәнүр Гыйльманов.

Фото “Әлшәй хәбәрләре” гәзите сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в