-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
4 ноябрь 2021, 09:40

“Җанисәптә катнашу Русиянең федератив дәүләт буларак саклануын тәэмин итү дә ул”

“Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Советы Рәисе урынбасары Фаил Фәтхетдинов илебездә баручы җанисәпкә карата фикерен белдерде.

“Җанисәптә катнашу Русиянең федератив дәүләт буларак саклануын тәэмин итү дә ул”
“Җанисәптә катнашу Русиянең федератив дәүләт буларак саклануын тәэмин итү дә ул”

"Билгеле булуынча, дөньяның бик күп дәүләтләрендә 10 елга бер тапкыр җанисәп үткәрелә, - дип белдерде Фаил Камил улы. - Бу үзе үк әлеге чараның дәүләт дәрәҗәсендә мөһим икәнен исбатлый.

Без үзебез турында мәгълүмат биреп, илебезнең, республикабызның киләчәк язмышын хәл итүдә турыдан-туры катнашабыз. Җанисәп тәмамлангач, ул мәгълүмат анализланачак, шуның нәтиҗәсендә илнең киләчәктә икътисади, социаль, мәдәни, мәгариф өлкәләрен үстерү программалары кабул ителәчәк. Җанисәптә катнашып, һәрберебез ил үсешен тәэмин итү буенча стратегик программалар төзүдә шәхсән өлешебезне кертәбез дигән сүз. Димәк, җанисәптә катнашу, беренче чиратта, үзебез һәм киләчәк буыннар өчен кирәк.

Мин үзем 15 октябрьдә үк гражданлык бурычымны үтәдем - "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша халык исәбен алуда катнаштым. Халык исәбен алуда һәркем катнашырга тиеш, дип саныйм. Мөһим чарада катнашу - илебез һәм киләчәк буыннар турында хәстәрлек күрү ул.

“Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Советы Рәисе урынбасары буларак, шуны әйтәсем килә: Башкортстан татарлары - республика халыклары арасында күпчелекне тәшкил итүче этносларның берсе, монда яшәүче бердәм, тату милләтләр гаиләсе әгъзаларының берсе булып тора. Алар да шул гаиләнең имин, җитеш яшәвенә үз өлешен кертә. Башкортстан - монда яшәүче татарларның да туган җире. Шулай булгач, быелгы җанисәптә катнашу безнең дә гражданлык, ата-бабаларыбыз алдында булган әхлакый бурычыбыз. Икенче яктан, безнең җанисәптә катнашу Русиянең федератив дәүләт буларак саклануына ныклы нигез дә булачак.
Республиканың 39 районында милли автономиянең вәкилләре бар. Алар белән элемтәдә торабыз, әлеге мөһим чарада милләттәшләребезне бердәм катнашырга чакырабыз."

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в