-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
5 ноябрь 2021, 17:17

Җанисәп алу кампаниясендә катнашу – мөһим эш

Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясе дәвам итә. Кемдер коронавирус пандемиясе аркасында игълан ителгән ял көннәрендә өендә утырса, исәп алучылар өчен бүген кызу чор.

Җанисәп алу кампаниясендә катнашу – мөһим эш
"Безнең гаилә Бөтенрусия исәп алу кампаниясендә катнашты да инде, - дип уртаклашты Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче Зилира Фәтхелбаянова. - Мин “Госуслуги” порталындагы үз битем аша кереп анкетаны тутырдым, тормыш юлдашым, кызым һәм улым хакында да мәгълүмат бирдем.

Анкетаны тутыру бернинди кыенлык та тудырмады, сораулар аңлаешлы, әгәр дә инде төшенеп җитмәсәң, янында аңлатмасы да бирелгән.
Барлык мәгълүматны тиешенчә дөрес итеп кертсәң, электрон почтаңа “Госуслуги” аша “Мәгълүматлар “Росстат” тарафыннан кабул ителде”, - дигән хат һәм махсус QR-код килә.

Зилира Рәшит кызы һәм аның тормыш юлдашы Рузил Ләбиб улы җанисәп алу кампаниясендә катнашуның әһәмиятен яхшы белә.

Социаль һәм демографиягә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәр өчен илебез җитәкчелегенә үз халкын нәрсә борчуын, аның нәрсәгә мохтаҗ булуын белү зарур, - ди алар. - “Ана капиталы” дигән барыбызга таныш программа эшли башлагач, ничек сөенде бит халык! Бу җанисәп алу кампаниясе нәтиҗәләрен барлагач та, төрле өлкәләрдә шундый һәркайсыбыз өчен файдалы проектлар, программалар кабул ителер дип ышанабыз".

Фәтхелбаяновларның йортына исәп алучы да килгән. Аңа “Госуслуги” аша җибәрелгән махсус QR-кодны күрсәттек, исәп алучы шул кодны планшетына кертте, ди алар.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Рәсемдә: Зилира һәм Рузил Фәтхелбаяновлар
Фото: Фәтхелбаяновлар архивыннан

 

Автор:Ример Насретдинов