-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
15 ноябрь 2021, 17:20

Башкортстан - лидер төбәкләр арасында!

Якынча мәгълүматларга караганда, Башкортстанда халык санын алу 4,1 миллионнан артык кешене колачлый алган, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Башкортстан - лидер төбәкләр арасында!
Башкортстан - лидер төбәкләр арасында!

“Мөһим һәм масштаблы чара тәмамланды. Бу зур дәүләт бурычы иде һәм ул үтәлде. Җентекле эш нәтиҗәсендә республикада 4,1 миллион кеше исәпкә алынды”, - диде Радий Хәбиров һәм республика статистларына һәм Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта, оператив киңәшмәдә “Башстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев хәбәр иткәнчә, Башкортстан җанисәп алуда катнашу буенча лидер төбәкләр арасына кергән. Халык саны буенча республика Русиядә җиденче урында тора.

“Кичә федераль әһәмияттәге иң мөһим кампанияләрнең берсе - Бөтенрусия халык санын алу тәмамланды. Нәкъ шушы чара гына гомум санны билгели, тулы картинаны бирә, — дип билгеләп үтте Әкрам Ганиев. - Без Башкортстанда яшәүче күп кенә “төньяк пенсионерлары”н теркәдек, ләкин аларның теркәлүе, элеккечә яшәү урыны буенча саклана”.

“Башстат” җитәкчесе билгеләп үткәнчә, санлы технологияләр халык санын алу вакытында эшне бик тизләткән һәм гадиләштергән. Алар ярдәмендә халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләре - апрель аенда ук, ә тулы нәтиҗәләр киләсе ел азагына кадәр билгеле булачак. Моңа элегрәк өч-дүрт ел кирәк була иде. Әкрам Ганиев Бөтенрусия халык санын алуны яктыртуда төбәк киңкүләм мәгълүмат чараларының активлыгын билгеләп үтте. Киңкүләм мәгълүмат чараларында халык санын алу барышы турындагы хәбәрләр саны буенча Башкортстан Бөтенрусия рейтингында, Мәскәү һәм Ростов өлкәләреннән кала, өченче урынны алган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в