-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
18 ноябрь 2021, 11:35

“Зур дәүләт бурычы лаеклы үтәлде”

Башкортстанда Бөтенрусия халык санын алуны оештыру буенча зур һәм сыйфатлы эш башкарылган. “Дәүләт тарафыннан куелган бурыч үтәлде”, -- дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.“Башстат” хәбәр итүенчә, халык санын алу республикада яшәүчеләрнең барысын да колачлый алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, төбәктә 4,1 миллионнан артык кеше исәпкә алынган.“Мөһим һәм масштаблы чара тәмамланды. Бу дәүләтнең зур бурычы иде һәм ул үтәлде. Җентекле эш нәтиҗәсендә республикада 4,1 миллион кеше исәпкә алынды”, - диде Радий Хәбиров.

“Зур дәүләт бурычы лаеклы үтәлде”
“Зур дәүләт бурычы лаеклы үтәлде”
Бөтенрусия халык санын алуда катнашу буенча Башкортстан лидер төбәкләр арасына керде, дип хәбәр иткән иде “Росстат” җитәкчесе Павел Малков Русия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәсендә.

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Русиядә үткәрелгән халык санын алуда Башкортстанда 7,4 меңнән артык исәпкә алучы катнашты.

“Башстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев билгеләп үткәнчә, әлеге чара барышында республикага кайткан, үз йортларында һәм фатирларында яшәгән “төньяк пенсионерлар”ы да исәпкә алынган, әмма “аларның теркәлүе, элеккечә, яшәү урынында саклана”.

Моннан тыш, беренче тапкыр вахтачылар һәм мигрантлар “күләгәдән чыгарырылган”. Элегрәк, саннар булмау сәбәпле, шул ук вахтачыларны санау күпкә катлаулырак иде, дип белдерде статистика белгечләре.

Фаразларга караганда, Башкортстанда халык саны исәпкә алынган мигрантлар, вахтачылар, “төньяк пенсионерлар” гына түгел, ә студентлар исәбенә дә артачак. Кичәге мәктәп укучыларының күбесе республикада кала. Моннан тыш, Башкортстанга күрше төбәкләрдән яшьләрнең укырга шактый күп килүе күзәтелә.

Узган халык санын алудан аермалы буларак, быел мөһим чара бер ай дәвам итте, ә элек 10 көн генә иде.

“Росстат” җитәкчесе Павел Малков искә төшергәнчә, Бөтенрусия халык санын алуның төп этабы гаять катлаулы социаль-икътисади, эпидемиологик, сәяси шартларда оештырылды. Әмма бүген ышаныч белән әйтергә мөмкин: халык санын алу яхшы узды.

“Барлык хуҗалыклар буенча да мәгълүмат алдык. Масштаблы проектта катнашучылар, йөзләрчә мең кеше, IT-уйлап табучылардан алып, исәп алучыларга һәм волонтерларга кадәр, моның өчен күп көч куйды, халык санын алу уңышлы узды. Без аларга эшләре өчен рәхмәтле”, - диде Павел Малков.

Ил тарихында беренче тапкыр халык санын алу санлы форматта узды. Һәр исәп алучы эштә кәгазь документларны түгел, ә планшет кулланды. Шуңа күрә респондентларның барлык җаваплары аларга берьюлы электрон рәвештә тутырылды. Шул ук вакытта барлык мәгълүматлар планшетка кешеләрнең җавапларыннан чыгып кына кертелде, исәп алучыга бернинди документлар да күрсәтергә кирәкмәде.

Моннан тыш, теләге булган һәркем, исәп алучыны көтмичә, үзе турында мәгълүматларны “Дәүләт хезмәтләре” порталында тутыра алды.

Йорттан-йортка йөрүче исәп алучылардан тыш, республика шәһәрләрендә һәм районнарында 1235 исәпкә алу пункты эшләде, алар персонал эше һәм гражданнарны кабул итү өчен кирәк булган барлык нәрсәләр белән җиһазландырылган иде.

Төбәктә халкы санын алуны уздыруга 600дән артык волонтер үз өлешен кертте. Алар халыкны стационар исәпкә алу участокларында һәм Күпфункцияле үзәкләрдә “Дәүләт хезмәтләре” аша электрон исәп алу кәгазьләрен тутырганда консультация бирде, шулай ук исәп алуның гомум мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерде.

“Росстат” җитәкчесе Павел Малков ассызыклаганча, 2021 елга коронавирус пандемиясе аркасында күчерелгән 2020 елгы Бөтенрусия халык санын алу җәмәгатьчелекнең җентекле күзәтүе астында узды. Гомумән алганда, “Росстат”ның "кайнар линия"сенә 70 меңнән артык шалтырату, социаль челтәрләрдә 650 меңнән артык хәбәр һәм 15 меңнән артык шикаять килгән.

Шул ук вакытта исәп алуны үткәрүгә бәйле хәлләрне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча эшче төркем Башкортстанда нинди дә булса хокук бозулар һәм шикаятьләр теркәмәгән. Бу эш төркемен оештыру башлангычы белән Башкортстан татарлары конгрессы чыкты.

“Безнең эшче төркем халык санын алу барышын күзәтү өчен оештырылды. Үткән еллар тәҗрибәсен исәпкә алып, хокук бозулар, үзидентификацияне бозулар турында буш сүзләр булмасын өчен Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты каршында эшче төркем төзедек. Шул ук вакытта Халыклар дуслыгы йортыннан, республика Халыклары ассамблеясеннән килгән хезмәттәшләр белән теләсә кайсы милли төркем вәкилләренең шалтыратуларын кабул итәргә һәм, кирәк булганда, урынга чыгып, тәртип бозу факты буенча тикшерергә әзер булу турында килештек”, - диде эшче төркем җитәкчесе, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов.

Аның сүзләренә караганда, җанисәп чорында 40 шалтырату килгән, әмма алар барысы да мәгълүмати характерда булган. Хокук бозу турында бер генә хәбәр дә килмәгән. Беренче көннәрдә кешеләр халык санын алуда кайда һәм ничек катнашырга мөмкин булуы белән кызыксынган.

“Кайбер кешеләр туп-туры офисыбызга килде, һәм без аларга “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша исәп алу узарга ярдәм иттек. Халык санын алу ахырына таба өлкән буынның җаваплылыгы сөендерде - пенсия яшендәге кешеләр актив шалтырата башлады. Мөрәҗәгатьләр төрле иде: мәсәлән, исәп алучы пенсионер өйдә булмаганда килгән һәм телефоннар белән мәгълүмати листовкалар калдырган. Мондый очракларда пенсионерлар безгә шалтыратты һәм нәрсә эшләргә, дип сорады, без власть яисә исәпкә алу персоналы белән элемтәгә кердек һәм аларга җанисәпне узарга ярдәм иттек”, - диде Заһир Хәкимов.

Аның фикеренчә, Бөтенрусия халык исәбен алу турында республика һәм федераль дәрәҗәдә гәзит, радио һәм телевидениедә мәгълүмат чыннан да бик күп булды. Кешеләр халык санын алуны узу турында белде, мәгълүмат алды, һәм шалтыратуларның күплеге моны раслый.

“Мин үзем җанисәпне “Дәүләт хезмәтләре” аша уздым, бу бик уңайлы һәм тиз. Киләчәк - санлы технологияләрдә. Кемдер кешегә басым, йогынты ясарга мөмкин дигән шик бөтенләй тумый”, - дип ассызыклады Заһир Хәкимов.

Башкортстанда яшәүчеләр Бөтенрусия халык санын алуда катнашуга җаваплы карады, дип белдерде БашДУның социология һәм яшьләр белән эшләү кафедрасы мөдире, социология фәннәре кандидаты, доцент Андрей Гайфуллин.

“Бу - беренче санлы исәп алу, - дип ассызыклады белгеч. - Аның төп үзенчәлеге - кешеләргә чарада катнашуның берничә варианты тәкъдим ителү. Күпфункцияле үзәк, “Дәүләт хезмәтләре” сайты аша яисә традицион рәвештә җанисәп алучы белән сөйләшеп катнашу мөмкинлеге булды. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә Башкортстанда халыкның йөз проценты диярлек исәпкә алынды.

Күпләр җанисәптә “Дәүләт хезмәтләре” аша катнашу мөмкинлегеннән файдаланды. Бу - исәпкә алуның җиңел,
һәркемгә мөмкин булган ысулы: өйдән чыкмыйча гына үзең һәм гаиләң әгъзалары турында барлык мәгълүматларны гомум базага кертергә мөмкин.

Эксперт фикеренчә, әгәр санлы мөмкинлек булмаса, исәп алучыларга эш күбрәк һәм күпкә катлаулырак булыр иде. Өстәвенә, халык һәрвакыт өйдә булмый, кайбер адреслар буенча берничә тапкыр барырга туры килә. Нәкъ менә шушы өч канал аша халык санын алу шулкадәр күп кешеләрне колачларга ярдәм итте. Димәк, мондый алымны алга таба да гамәлгә кертергә кирәк.

Ә гомумән алганда, Башкортстанда яшәүчеләр, җанисәпнең ил өчен әһәмиятен аңлап, анда актив катнашты, бу югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирде дә.

Әлбәттә, җанисәпнең төп геройлары дип хаклы рәвештә исәп алучыларны әйтергә мөмкин, аларга барлык санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәп, бик катлаулы пандемия шартларында эшләргә туры килде.

“Исәп алучыларның эш көне иртәнге сәгать сигездә башланды һәм еш кына кичке унда тәмамланды. Шуңа да карамастан, алар дәүләт куйган бурычны лаеклы үтәде, һәр йортны һәм фатирны йөреп чыкты”, - дип билгеләде “Башстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев.

Бөтенрусия халык санын алу тәмамланды, әмма хәзер статистика хезмәте алдында мөһим бурыч тора - алынган мәгълүматларны эшкәртү.

Павел Малков билгеләп үткәнчә, алынган барлык мәгълүматларны эшкәрткәннән соң, “Росстат” һәр чыганак: халык санын алучылар ярдәмендә өйдә, “Дәүләт хезмәтләре” порталында, исәп алу участокларында күпме кеше исәпкә алынуы буенча төгәл мәгълүмат бирәчәк.

Санлы җыю һәм анализ хисабына “Росстат” ил халкының саны турында беренче оператив мәгълүматларны гыйнвар ахырында бастырып чыгарырга планлаштыра. 2022 ел ахырына кадәр халык санын алуның тулы нәтиҗәләре билгеле булачак. “Моңа элегрәк 3-4 ел кирәк була иде”, - диде Әкрам Ганиев.

Әлеге исәпкә алу мәгълүматлары икътисади, социаль процессларны төгәлрәк планлаштыру өчен актуаль белешмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Белем бирү дәрәҗәсе, телләр, милли состав турында исәп алу мәгълүматлары милли, мәгариф, тел һәм мәдәният сәясәтен формалаштырырга ярдәм итәчәк.

“Кыска гына вакыт эчендә бик зур эш башкарылды, аның нәтиҗәләреннән барлык власть һәм урындагы үзидарә органнары файдалана алачак. Киң колачлы дәүләт программалары һәм проектларын эшләүдән башлап, инфраструктураның аерым объектларын: юллар, мәктәпләр, дәваханәләр һәм башка бик күп объектлар төзү турындагы карарларга кадәр”, - ди Әкрам Ганиев.

Фото: “Башинформ”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в