+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
2 апрель 2021, 13:40

14 ел элек "үлгән" ана табылды

Уфадан Анастасия Ягъфәрова 2007 елда әнисен югалткан.

Уфадан Анастасия Ягъфәрова 2007 елда әнисен югалткан.

Хатын Анастасияне һәм аның апасын Андреевкада храмда калдырып, Уфага китеп бара. Кызларына ул җитди авырыйм, дәваланырга кирәк, дигән. Берничә айдан соң кызларга әниләре үлгән, диләр. Әмма Анастасия әнисе исән булуына ышана. Юкка булмаган. 31 мартта ул аның белән "Пусть говорят" программасы эфирында очрашты.

- Без аны җирләдек. Тик мин бер генә күз яшен дә чыгармадым, чөнки ул түгел икәнен тойдым. Моңа ышанасы килми иде, - дип сөйләде Анастасия.

Аның кулында хәтта үлем турында таныклык та бар.

Студиягә килгән бер хатын дөреслекне ача - аның күршесе Наталья Акимова Уфада Чернышевский урамында яши. 2013 елда ул кызы барлыгын сөйләгән. Күршесе хатынның бер ир белән яшәвен сөйләде, алар еш эчкәннәр, сугышканнар. Шушы хатын ярдәмендә Натальяны табып булган.

Программа уртасында Анастасия һәм башка катнашучыларны сюрприз көтә иде - студиягә Наталья Акимова чыкты, аны 14 ел элек "җирләгәннәр".

- Бу - ул, - ди иренә Анастасия...

Хатынны Уфаның тернәкләндерү үзәгендә тапканнар икән. Акимованың закон белән проблемалары булган, үзе аны эзләүләре турында белгән.

- Гафу ит, мине ярлыка, - дип елады Акимова.

Хатын Уфада аны машина бәрдерүен әйтә. Имеш тә ул хәтерен югалткан.

- Мин яңадан йөрергә, сөйләшергә өйрәндем, - дип искә ала ханым.

Ул үзенең исемен дә, балаларын да хәтерләми. Соңрак аның хәтере кайта, ул ике кызы булуын искә төшерә. Хатын үзе әйткәнчә, табарга омтылган, әмма нәтиҗәсез.

ДНК нәтиҗәләре буенча Наталья Акимова Анастасиянең әнисе булып чыкты. Тест нәтиҗәләре 99,6% тәшкил итте.

Анастасия моңа гаҗәпләнмәде, ул "Мин беләм", - дип кенә пышылдады...

Фото: кп.ру


Читайте нас: