+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 сентябрь 2019, 05:01

Усмангалилеләр яңа тукталышта биеп җибәрде

Алар аның урнаштырылуын ун ел дәвамында көткән

Алар аның урнаштырылуын ун ел дәвамында көткән


Уфаның Орджоникидзе урамында урнашкан йортта яшәүчеләр үз подъездларын ремонтлау турында күптән хыяллана. Шуңа да быел махсус программага кертелгәч, шатлыкларының чиге булмый. Алар эшләр барышын игътибар белән күзәтә. Ремонт күләменә йортка керү урынын яңарту да кергән була. Эшчеләр урынын ясый, әмма бетонны шунда ук салмыйлар.


Шушы йортта яшәүче Тәһия Камалова белдерүенчә, иске болдыр нык нервыларына тигән, ләкин ничек тә йөргәннәр. Коляска белән үтү бик авыр булган, әлбәттә. Әлеге урыннан үзеңне генә түгел, колясканы да тартып чыгарырга кирәк бит...

Халык бу проблема турында социаль челтәрләрдә язарга карар иткән. Мөрәҗә­гатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән.

Мәсьәләне хәл итү өчен үтенеч Уфаның Калинин районы хакимиятенә җибәрелә. Тугыз көннән, баскычны ремонтлау буенча эшләр тә­мамланды, дигән җавап килгән.

Әлеге подъездда, керү урынын яңартудан тыш, диварларны буяганнар, беренче катка плитә җәелгән, пластик тәрәзәләр, яктырткычлар, яңа почта тартмалары, баскыч култыксалары урнаштырганнар. Хәзер аз токлы тартмаларны алыштырасы, шулай ук кабель-каналларга үткәргеч саласы калган. Подрядчы оешма вәкилләре, эш күләме зур булганлыктан, аларны тәмамлау вакыты күчерелүен таный. Өстәвенә, кайбер эш төренең үзенчәлекләре дә бар.

Идарәче компания директоры урынбасары Александр Кульцук белдерүенчә, бу өй алды баскычы ел саен ремонтланган. Ләкин бер дә канәгатьләнерлек хәлдә булмаган. Подрядчы килү белән шунда ук йортка керү-чыгуны уңайлы итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген билгели. “Инцидент”тан мөрәҗәгать килгәч, тиз арада подрядчы оешмага күрсәтмә бирелә. Ике-өч көн дәвамында алар эшләрне төгәлләп тә куя. Башта болдырның бер ягына, аннары икенче ягына бетон салына, шуңа да йортта яшәүчеләр хәзер бу урынны тоткарлыксыз үтә ала.

Быел республикада 4 мең­гә якын подъезд ремонтланачак. Ә 6 ел эчендә программа буенча 26 меңгә якын подъезд яңартылырга тиеш.

Белорет районының Усмангали авылында яшәүчеләр көн саен күршедәге Инҗәр поселогына йөри. Менә ун ел инде аларга трассада кар-буран һәм койма яңгыр астында транспорт көтәргә туры килә. Эш шунда: Уфа — Инҗәр — Белорет автомобиль юлының 135нче чакрымында автобус тукталышы булмаган. Ул булмагач, бу урында узгынчы автомобильләр дә туктамаган, чөнки махсус билгесез трассада туктау тыела. Шул сәбәпле, халыкка транспортны бик озак көтәргә туры килгән.

Уку елы башлангач, пассажирлар ташкыны тагын да арткан. Нәкъ шуның өчен халык социаль челтәрләргә мөрәҗә­гать язган. Һәм аны “Инцидент-менеджмент” программасы тотып алган.

— Уфа — Инҗәр — Белорет юлы республика халкы арасында бик популяр. Анда халык күп йөри, аның буенча мөрә­җәгатьләр дә күп килә. Юллар торышына, тукталыш комплексы булмауга да зарланулылар булды. Усмангали авылы халкы да тукталыш эшләүне үтенгән, — ди республика Башлыгы Хакимияте каршындагы халыкның социаль челтәрләргә мөрәҗә­гать­ләре буенча эшче төркем җитәкчесе урынбасары Дарья Петрова.

Ике көн үткәч тә юл ху­җа­лыгы идарәсе Усмангали авылы янында ике объект төзеп куя. Пыяладан эшләнгән тукталыш­ларның түбәсе металлдан, ул җилдән саклый. Халыкка утырырга уңайлы утыргычлар куелган. Яңа объекттан инвалидлар да файдалана ала. Тукталыш пандуслар белән җи­һазланды­рылган.

Яңа автобус тукталышын ачканда Усмангали авылы халкы шатлыгыннан бәйрәм концерты оештырган. Урындагы иҗади коллективлар милли киемнәрдә җырлар башкарган һәм республика җитәкчесе Радий Хә­бировка яңа уңайлы шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдергән.

Көн саен “Инцидент” программасы республика буенча йөзләрчә мөрәҗәгатьне тотып ала. Нигездә, алар юллар һәм подъездлар ремонтлау, чүп-чар җыю һәм йорт яны тер­риторияләрен төзек­лән­дерүгә кагыла. Кайбер мәсьәләләр берничә көн эчендә хәл ителә, кайбер­ләренә күбрәк вакыт таләп ителә. Ләкин берсе дә игътибарсыз калмый.
Читайте нас