“Инцидент” системасы халыкны чиновниклар кабинетлары буенча йөгерү, күпләп кәгазь җыю мәшәкатьләреннән арындырды
Аскын авылында яшәүчеләр Бурминка елгасы буйларының хозурлыгын, анда йөгереп уйнауларын, балык тотуларын яхшы хәтерли. Кызганычка каршы, бүген бу елганың тирәнлеге бер метрдан артмый. Әмма, шуңа карамастан, елга урындагы халык, бигрәк тә балалар һәм мәктәп укучылары өчен, җитди киртәгә әйләнгән.
Эш шунда, аның аша салынган күпер искергән һәм яраксызга әйләнгән. Шул сәбәпле ир-атлар аның урынында яңа кичү төзергә булган.
Шушында яшәүче Марат Шабанов белдерүенчә, күпер җимерелү куркынычы булгач, бер яктан икенчесенә эләгү өчен урап йөрергә туры килә. Күршеләргә керү өчен миңа дүрт чакрым барырга кирәк, ди ул. Һәм менә авыл халкы яңа күпер са-лырга ниятли. Авыл хуҗалыгы энергетикасы оешмасы баганалар, трактор бирә, 4 метрга кадәр тирәнлеккә бораулыйлар, бетон салалар да төзеп тә куялар.
Район хакимияте ярдәменнән башка эшне тәмамлау бик катлаулы булыр иде, ди ир-атлар. Төзелеш материаллары сатып алуга акча җитмәс, техниканы да арендага алырга туры килер иде. Ә бу — гаилә бюджеты өчен сизелерлек. Бер хатын-кыз бу хакта социаль челтәрләрдә язган, һәм, мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгәннән соң, эшләр аеруча тизләнеш алган.
Аскын районы хакимияте каршындагы социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр буенча эшче төркем хезмәткәре белдерүенчә, әлеге хәл “ВКонтакте” социаль челтәре аша билгеле булган. Бу мәсьәләне хәл итү өчен тиешле органнар белән сөйләшкәннәр. Күпер бик кирәк, чөнки аның аша балалар, укучылар йөри. Ерак түгел генә 1нче мәктәп урнашкан, аның янәшәсендә балалар бакчасы бар.
Аскын халкына “Инцидент-менеджмент” системасы күптән таныш. Социаль челтәрләргә мөрәҗәгать иткәннән соң, район үзәгендәге юлларда проблемалы участокларны ремонтлый башлагач, авыл халкы аның нәтиҗәлелегенә ышанган. Кайбер участокларда урам утлары булмау белән бәйле башка мөһим проблемалар да хәл ителгән. Башкортстан буенча эш сәфәрләре барышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров бу мәсьәлә күп кенә муниципалитетларга хас, дип билгеләде.
Аскын авыл хакимияте башлыгы Рәзиф Махатов белдерүенчә, авыл биләмәсенә кергән барлык торак пунктлар яктыртылган. Тиздән яктырткычлар һәр йөз метр саен куелачак. Эш бара. Бүген Аскында 540 лампочка яна, барлык яктырткычлар да төзек.
Аскынлылар социаль челтәрләргә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итеп кенә калмый, үзләре дә проблемаларны хәл итүдә актив катнаша. Гражданнарның һәм район җитәкчеләренең мондый хезмәттәшлеге икеләтә файда китерә. Теге яки бу объектларны ремонтлау яки төзү өчен акча экономияләнә, димәк, аларны башка инцидентны хәл итүгә юнәлтергә мөмкин булачак.
Агыйдел шәһәрендә исә “Инцидент” балалар мәйданчыгын ремонтларга ярдәм иткән. Балалар имгәнүдән куркып, шушы тирәдәге йортларда яшәүчеләр социаль челтәрләргә ярдәм сорап язган булган, аны әлеге система теркәгән.
— Агыйдел шәһәре паблигына балалар өчен хафаланган ата-ана мәйданчыктагы күперчек сынуы турында язган. Шәһәр хакимияте аны 3-4 көн эчендә төзәтте, — ди социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүче төркем җитәкчесе урынбасары Дарья Петрова.
Шәһәр уртасындагы бу уен мәйданчыгын тулысынча ремонтларга булганнар. Ел ахырына кадәр балаларның яраткан урыны бөтенләй танымаслык булып үзгәрәчәк. Объект “Уңайлы шәһәр мохите тудыру” федераль программасына кертелгән. Бу программа кысаларында булган мәйданчыкларга реконструкция ясала, хәвефсез түшәмә җәелә. Шулай ук, яңа уен компекслары төзелә.
“Инцидент” системасы аша тагын бер хәвефле уен комплексы ачыкланды. Монысы инде Уфада. Конструкция бик куркыныч булгач, ата-аналар балаларга аңа якын килүне тыя. Аның фоторәсемен социаль челтәрләрдә урнаштырганнан соң, район хакимияте тиз арада торак-файдалану идарәсе алдына хәлне төзәтү бурычы куя. Нәтиҗәдә, таганнар механизмы ныгытыла һәм яңа җиһазлар урнаштырыла.
Көн саен торак-коммуналь хуҗалык, йорт яны территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге проблемаларга кагылышлы йөзләрчә мөрәҗәгать килә. “Инцидент” системасы республика халкын чиновниклар кабинетлары буенча йөгерүдән, кәгазь волокитасыннан арындыра. Шикаятьләр тиз арада кешеләр өстәленә ята, димәк, аларны хәл итү вакыты күпкә кыскара.