+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
20 сентябрь 2019, 04:48

“Яхшы дуслар булып аерылышканнар иде...”

Бүздәк районында ике хатынны балта белән чабып үтерүчене эзлиләр

Бүздәк районында ике хатынны балта белән чабып үтерүчене эзлиләр


14 сентябрьдә Бүздәк районының Шыгайкулбаш авылында яшәүче 35 яшьлек Ләйсән һәм аның 71 яшьлек әнисе үтерелде. Җинаятьче 8 айлык бала күз алдында аларга балта чапкан.
Үтерүдә Ләйсәннең элекке ире һәм баласының әтисе, 32 яшьлек Рамилгә шик төшкән. Хәзерге вакытта ул эзләүдә.

Хатыннарның җанын кыю­чының салкынканлылыгына чын-чынлап һушлар китәрлек. Якынча фаразлар түбәндә-гечә: узган шимбәдә Ләйсән әнисе белән бәрәңге алганда, Рамил, бакча артына качып, аларны күзәтеп яткан һәм кич җиткәнен көткән.

Кич белән, унберенче ярты тирәләрендә, ир кулына балта тотып, өйгә керә. Элекке хатынына, улының әнисенә ике тапкыр балта белән чаба, аннары әбисенә аның түтәсе белән тондыра. Алынган җә-рәхәт­ләрдән зыян күрүчеләр шул урында үлә.

Бу кадәр вәхшилеккә үте­рүчене нәрсә этәргән? Бу сорауга әлегә беркем дә җавап бирә алмый. Билгеле булуынча, ир эчәргә яраткан, ә хәмер булган җирдә даими тавыш-гауга инде ул. Йорт тирәсендә бер шешә аракы белән колбаса телемнәре табыла.

Фаҗига кылынган вакытта өйдә Рамил белән Ләйсәннең уллары, 8 айлык Илгиз дә була. Җинаятьче сабыйга кагылмый, кара эшен тәмам­ла­гач, сабыйны мәетләр янында калдырып, эз югалта. Әле бала дәваханәгә китерелгән. Аның язмышы тиздән хәл ителәчәк — Бүздәк районында аны тәрбиягә алырлык туганнары бар.

Рамил эзләүдә. Аның бил­геләре дә китерелә: 30-35 яшь-ләрдә, буе 168-170 сантиметр, уртача гәүдәле, кыска чәчле, кара күзле, алкогольне чамадан тыш кулланырга яратучы. Кара куртка, зәңгәр чалбар, кара ботинкалар һәм свитер кигән булган. Башкортстанда яшәүчеләрне бик сак һәм уяу булырга кирәклеге турында кисәтәләр – үтерүче республиканың теләсә кайсы төбәгендә пәйда булырга мөм­кин. Урындагы халыкка гөмбә җыярга урманга барудан тыелырга киңәш итәләр, бу бән­дәнең якындагы урманда качып ятуы ихтимал.

Шыгайкулбаш авылы зур түгел. Монда барысы да бер-берсен белә, үтерелгән хатын-кызларны да яхшы бел-гәннәр.

Ләйсән белән Рамилне, аерылышуларына карамастан, тик уңай яктан бәялиләр. “Алар арасында ызгыш яки гаугалар беркайчан да ише­телмәде. Күрәсең, тонык күл-нең төбе кортлы булгандыр”, — дип сөйли урындагы халык.

Үтерүдә шикле кеше Баш-кортстанның Салават районында туып-үскән, Русия Җинаять кодексының 161 мәддәсе – “Талау” буенча суд алдына баскан. Билгеле булуынча, ирне хәрби суд хөкем иткән, ягъни ул армиядә хез­мәт иткәндә җинаять кыл­ган.

Аның бертуган абыйсы да төрмәдә, тик күпкә авыррак мәддә буенча — кеше үтергән өчен утыра. Рамил абыйсы юлыннан киткәнме-юкмы — тикшерү күрсәтер.

Рамилнең якыннары һәм дуслары бу хәлләргә ышанмый: аларның сүзләренә караганда, ир белән хатын “ях-шы дуслар булып аерылышканнар”, тик менә ни өчен аерылышкан, берәү дә аңлата алмый.

Хәер, кеше үтерүнең сәбә­бе ирнең хәмер белән артык мавыгуы булырга мөмкин, җинаять урынында да соңрак бер шешә аракы һәм кабымлык тапканнар бит. Бөтен бәлаләрнең башы аракыда, дип юкка әйтмиләр шул ин-де...


Читайте нас