“Инцидент” системасы ярдәмендә авылларда бик күп проблемалар хәл ителә
Гафури районында ел башыннан “Инцидент-менеджмент” системасы буенча 320дән артык шикаять алынган. Шуларның күпчелеге — 137се — юллар торышына, 56сы — төзекләндерү мәсьәләләренә, 54е — торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә, 23е — экологиягә кагыла.
Мәсәлән, красноусоллылар урам чатларында светофор янмауга зарлана, йортларына су кертүне сораучылар да бар. Урамнарны яктырту проблемасын да биредә күпләп хәл итәләр. Әйтик, авылның яңа бистәсендә яшәүчеләр бер төнне бөтенләй утсыз калган. Мәсьәлә тиз арада хәл ителгән.
Красноусол авылының Гагарин урамында яшәүчеләр, балаларга уйнарга урын юк дип, мәйданчык ясауны сораганнар. Ул эшләп куелган.
Үзбәк авылында бер атна су булмаган. Тиешле урынга хәбәр ителгәннән соң, мөрәҗәгать алынган көнне үк белгечләр авылга барып, насосны алыштырган.
Урта Үтәштә яшәүчеләр юл булмауга зарланган. Гомумән, юлсызлык үтәшлеләрнең җанына үткән проблема булган. Юлны биредә 40 ел күргәннәре юк икән. Бәхеткә, әлеге система ярдәмгә килгән. Авылда ком-таштан юл салганнар. Ул гына да түгел, район хакимияте башлыгы күр-сәтмәсе буенча, юл авыл зиратына кадәр түшәлгән.