Бүген көчекләрне җәзалап үтергән балалар иртәгә кемнең җанын кыяр?
21 сентябрь көнне Стәрлетамак шәһәренең Строймаш бистәсендә мәктәп укучылары 11 эт баласын җәзалап үтергән. Социаль челтәрләрдә активистларның берсе бу хакта язма бастырганнан соң, әлеге вакыйга киң җәмәгатьчелекне җәлеп итте.
— Башта кечкенә кансызлар эт гаиләсе сыенган урынга петарда атып бәрә, шул рәвешле, ана эт куркуыннан юлга йөгереп чыга һәм шунда ук машина астында калып үлә, — дип сөйли хатын. — Соңыннан алар кечкенә көчекләрне мәсхәрәләүне дәвам итә. Кайберәүләрнең авызына петарда тыгып шартлата, кайберләренә ниндидер укол кадыйлар. Җитмәсә, хайваннарны мәсхәрәләүне видеога төшергәннәр!
Активистның сүзләренә караганда, бу ролик үсмерләр укыган мәктәп буенча таратылган һәм бер укытучыга барып җиткән.
— Ул укучыларны оялтырга тырышып караган. Ләкин икенче көнне үк мәктәпкә берсенең әнисе килеп, баласы алдында гафу үтенүен таләп иткән, — дип белдерде активистка. — Җәзасыз калачакларын тоеп, кечкенә үтерүче-ләр мәктәпнең калган укучыларына яный башлаган, кемдер бу хакта авызын ача икән, аны да шундый ук язмыш көтәчәк, янәсе.
Бу хәл республикада гына түгел, ил күләмендә киң яң-гыраш алды. Халык вәхши-ләргә карата ачу һәм нәфрәт белән яна. Битараф булмаган гражданнар социаль челтәрләрдә шушы хәл турында бөтен мәгълүматны җыя торган төркем төзегән. Бу кадәр ерткычлыкны берсе дә аңламый да, кабул да итә алмый.
Стәрлетамак хакимиятендә бу хәлгә мондый аңлатма биргәннәр.
— Әлеге хәл мәктәп директоры һәм хакимияте конт-ролендә тора. Балалар белән мондый фаҗигаләрне булдырмау максатыннан кисәтү эш-ләре алып барылды, — дип хәбәр итәләр анда. — Бер ананың директор янына килеп, бу факт буенча дәгъва белдерүе расланмый. Бу мәсьәлә буенча Эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать итү планлаштырыла, чөнки мәктәпнең кемне дә булса чакыртырга, тикше-рергә вәкаләте юк.
“КП-Уфа” хәбәрчеләре 8нче мәктәп җитәкчелегенә укучыларның гамәлләренә аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать иткән, әмма мәктәпнең реакциясе шаккатырган.
Мәктәп җитәкчелеге матбугат чараларындагы мәгълү-мат чынбарлыкка туры килми, дип белдергән. Укытучы-ларның сүзләренә караганда, мәкаләләр “сафсата” булып чыга һәм балаларга каныгу, яла ягу өчен сәбәп булып тора. Алар фикеренчә, булган хәлләргә нәтиҗә ясарга иртә, рәсми экспертизаны көтәргә кирәк.
— Бу көчекләр үзләре дә үләргә мөмкин иде. Тикшерү эшләре бара, без әлегә үзебез берни дә белмибез. Барлык сораулар прокуратурага һәм полициягә. Көчекләр белән экспертиза үткәреләчәк, ул аларның нидән үлүен күрсәтәчәк. Барлык гәзитләрегез дә шундый сафсата яза – тикшерелмәгән мәгълүматлар анда бөтенләй булмаган балаларны мәсхәрәли. Без балаларны яклаячакбыз, — ди-гәннәр мәктәп директорының кабул итү бүлмәсендә.
Аларның позициясе аңлашыла. Гаепнең зурысы мәк-тәптә булуы көн кебек ачык. Ата-аналар турында сөйләп тә торасы түгел. Алар барысы да балаларын яклый.
Шул ук вакытта әлеге ма-лайларның кансыз дигән даны күптән таралган. Аларга зарланып та караганнар, файдасы булмаган. Шушы балалар әлеге петардаларны әбиләр аяк астына да ташлаганнар.
Әлеге вакыйга республика Башлыгы Радий Хәбировның игътибарыннан да читтә калмады.
— Кемдер бу балаларга җәза бирергә кирәк, ди. Ләкин безнең бурыч — әлеге хәлнең ни өчен килеп чыкканын аңларга, башкача булдырмаска тырышырга. Балаларны аз гына күз уңыннан ычкындырсак та шундый бәла килеп чыга. Моңа игътибар итәргә кирәк. Минем аңлавымча, анда имин булмаган гаиләләр балалары булган. Нәрсәдер аларны тайгак сукмакка алып кереп киткән. Шул ук вакытта хөкем итәргә кирәкми, барысын да җентекле тикшерү зарур, — диде ул.