+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 октябрь 2019, 04:14

“Хезмәт ветераны” ник соңлаган?

Лаеклы ялга чыгуына ун ел үткәннән соң гына пенсионер үзенә тиешле исемне алуга ирешә

Лаеклы ялга чыгуына ун ел үткәннән соң гына пенсионер үзенә тиешле исемне алуга ирешә


Бүздәк авылында яшәүче Альмира Гельманова гаҗәеп дәрәҗәдә максатчан кеше. Элек тә нинди дә булса эшкә алынса, куйган максатына, ниятенә ирешмичә туктамый иде. Тормыш юлын да шулай үтте ул. Пенсиягә чыккач исә, 11 ел дәвамында хезмәт стажы буенча тиешле документлар туплап, 2019 елның апрелендә “Хезмәт ветераны” исемен алуга иреште.


Альмира Гарифулла кызы – Бүздәк район гәзитенең элекке хәбәрчесе Фәнил Гельмановның җәмәгате. Район гәзитендә 30 еллап эшләп, лаеклы ялга чыккач, күп тә тормый, 61 яшендә гүр иясе булды каләмдәш. Әйткәндәй, Фәнил Җәннәтхан улы, татар орфографиясен яхшы белсә дә, язган мәка­ләләрендә фамилиясен урыслаштырыбрак куюны (“Гельманов”, аныңча, барыбер яңгыравыклырак бит) гадәт итеп алган иде. Аларның яшь аралары 11 ел булса да (Фәнил 1941 елда туган), матур тормыш кичереп, ике балага – Фидаил һәм Эльвирага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер алар әниләрен оныклары белән куандырып яши.

Альмира Бүздәк районы­ның Сабанай авылында 1953 елның 22 сентябрендә туган. Хезмәт юлын исә ул чорда республикада киң билгеле “Коммуна” колхозында башлый. Әйткәндәй, үткән гасырның 30нчы елларында әлеге хуҗалыкны оештыруда “Коммуна” гәзите (хәзерге “Кызыл таң”) журналистлары да катнаша. 8 ел Сабанай фермасында алдынгы савучы була Альмира. Ачык, аралашучан кыз җәмәгать эшлә­рендә дә активистка була, атап әйткәндә, төп хезмә­теннән аерылмыйча, беренчел комсомол оешмасы секретаре вазыйфасын башкара, аннары инде авыл Советы депутаты итеп сайлана. Алга китеп шуны әйтик, нәкъ менә әлеге җәмәгать эшчәнлеге аңа “хезмәт ветераны” исемен алырга ярдәм итә дә инде.

Альмира тормышка чыккач, яшь гаилә район үзәге Бүздәк авылында төпләнә. Тәүге мәлләрдә Гельмановлар тулай торакта яшәде, аннары инде гаиләләре ишәйгәч, аларга фатир бирделәр. Кеч­кенә генә бу йортта ике гаилә гомер кичерде, күршеләре яңа торак алып күченеп киткәч, фатир тулысы белән Гельмановларга калды.

Ул елларны әле дә яхшы хәтерлим, чөнки Фәнил белән Альмира бик тә бәхетле иде бу чорда. Бүздәккә килү белән Альмира инкубатор-кошчылык станциясенә эшкә урнашты, лаеклы ялга да биредән кошчы вазыйфасыннан китте.

28 ел тәшкил иткән хезмәт стажы белән ул “хезмәт ветераны” исеменә дәгъва итә алмый, әлбәттә. Районның Пенсия фонды бүлекчәсендә аңа хезмәт стажын яңадан исәпләтергә киңәш бирәләр.

— Гомерем хезмәттә үткәч, миңа тиешле пенсия күләме белән риза түгел идем, әлбәттә, — дип искә ала Альмира Гарифулла кызы. — Го­мумән, пенсия­сеннән канәгать кеше бар микән? Шуңа да хезмәт елларымны кабаттан тик­шерттерә башладым. Аларны документлар белән ныгытырга да кирәк бит әле. Кыска гына итеп әйткәндә, озак йөрдем, әмма максатыма ирештем, дип әйтә алам. Бу җәһәттән, дәгъва­ларыма игътибарлы кеше­ләргә, җитәк­челәргә олы рәхмәтемне белдерәм. Ихлас күңелдән ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр бар икән дөньяда. Мәсәлән, авыл Советы депутаты булып торуым да хезмәт стажыма кертелде. Хәер, мондый нечкәлекләрне санап бетерерлек түгел, аларны баштан кичерергә кирәк.

Тиешле документларны Пенсия фондына тапшыргач, аннары аларны тикшерү тәмамлангач та байтак көтәргә туры килә әле. Ниһаять, 2019 елның 21 апреле белән теркәлгән “Хезмәт ветераны” кенә­гәсен алу бәхетенә ирешә пенсионерка. Лаеклы ялга чыгуына дистә елдан артык үтсә дә, менә шулай гаделлеккә ирешеп, ниятен тормышка ашыра ул.

Шундый аңлатма да биреп үтик. Белүебезчә, республика дәрә­җә­сендәге хезмәт ветераны исеменә лаек булучыларга аерым ташламалар каралган. Алар, нигездә, коммуналь-көнкүреш түләүләргә кагыла. Әмма ялгыз гомер итүче, пенсиясе 10 мең сумнан чак арткан Альмира Гельманова өчен монысы да мөһим. Шул ук вакытта, билгеләнгән пенсия күләме шик тудырса, үз хокукларын якларга, “Хезмәт ветераны” исемен алырга теләүче­ләргә Бүздәк пенсионеркасы үрнәгенә иярү дә зыян итмәс.
Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас