+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 октябрь 2019, 03:55

Вәхшиләр бу дөньяда яшәргә тиеш түгел!

Саратовта җаһил 9 яшьлек кызның җанын кыйганнан соң илдә үлем җәзасы кертүне таләп итүчеләр саны артты

Саратовта җаһил 9 яшьлек кызның җанын кыйганнан соң илдә үлем җәзасы кертүне таләп итүчеләр саны артты


Моннан берничә ел элек Уфа уртасындагы гаражлар арасында 11 яшьлек Виолетта Токарчукның үле гәүдәсе табылган иде. Бер адәм актыгы бала мәктәпкә барганда аның юлына тап була һәм гаражларга кадәр артыннан килә. Аннары авызын каплап, аулак урынга алып керә дә интектереп үтерә.

Шушы хәлдән соң башкалада иске гаражларны сү­тәргә карар ителде. Хәзер алар берәм-сәрәм генә очрый. Кыскасы, Виолетта үз үлеме белән шәһәрне җинаять­­ләр оясы булган шакшы гаражлардан арындырды.


Әлеге хәл бөтен илгә яңгырады. Башкортстаннан берничә йөз чакрымда гына урнашкан Саратовта да ишеткәннәрдер бу фаҗига турында. Ишеткәннәр, ләкин сабак алмаганнар. Үзләрендә дә иске гаражлар тулып ятуы һәм аларда да шушындый җи­наять­ләр кылына алуы турында уйлап та карамаганнар.

Һәм юкка. Үткән атнада илне Саратовта булган үзәк өзгеч вакыйга тетрәндерде: шәһәрдәге бер гаражда 9 яшьлек Лида Камаеваның (исем­нәр үзгәртелде) үле гәүдәсе табылган!

Бала иртән мәктәпкә барганда югала. Саратов полицейскийлары һәм волонтерлары аны ике тәүлек эзли, аларга битараф булмаган кешеләр дә кушыла. Җинаять кылуда шикле сыйфатында шушында яшәүче элек дүрт тапкыр хөкем ителгән 35 яшьлек Михаил Туватин кулга алынган. Ул кызны үтерүен таный һәм тикшерүчеләргә ба­­ланың мәетен яшергән урынны үзе күрсәтә.

Лиданы эзләгән вакытта үтерүченең волонтерлар арасында булуы да шаккатыра. Ул хәтта гаражын да ачып күрсәтә. Тик соңрак билге­ләнүенчә, аннан күрше ташландык гаражга юл ясалган булган. Туватин Лидага кыз гаражлар яныннан мәктәпкә барганда очраган. Баланың җаны шунда кыелган.

Төн уртасыннан соң бала­ның гәүдәсе бер гаражда табылуы һәм шикләнелүче кулга алынуы билгеле булгач, саратовлылар ачуларын тыя алмаган: алар үтерүчене таләп итеп, хәтта полиция автомобилен селкетә башлаган.

Аннары митинг Михаил Туватин китерелгән полиция бүлеге бинасы янында дәвам итә. Тәртип сакчылары ирне җинаять кылган урынга тик­шерү гамәлләренә алып барганда, аны чак кына өз­гәләмиләр. Үтерүчене Линч судыннан яклау өчен хокук сакчыларына махсус газ кулланырга туры килгән.

Баланы Михаил Туватин үтерүе ачыклангач, машина хуҗалары аның каравылчы булып эшләвен, гаражларны саклавын искә төшерә. Ул майда гына колониядән азат ителгән. Эш таба алмагач, аңа бераз акча түләү шарты белән гараж кооперативын сакларга тәкъ­дим итәләр. Күрше ташландык гаражның подвалында Туватин йозакларны алыштырган, шушында бәхетсез баланың мәетен тапканнар.

Шул ук вакытта ирнең күршеләре аның төрмәдән төрмәгә йөргәнен белгән.

— Безнең ихатада, дөре­сен генә әйткәндә, аннан барысы да читләште, — ди бер күр­шесе Сергей. — Туватин бик ябык, йончу, ачулы кеше иде. Без аның 20 яшьтән баш­лап зоналар буйлап йөр­гәнен белдек. Ул урлау, бозык гамәлләр кылу һәм көчләү белән бәйле җинаять­ләр өчен дүрт тапкыр утырган. Әмма аны яклаган кешеләр дә булды: кешегә шанс би­рергә кирәк, янәсе... Менә бир­деләр... Нәтиҗәдә, бала юк..

Ә тетрәнгән Саратов халкы һәлак булган кыз яшәгән йортка һәм аның гәүдәсе табылган гаражга балалар уенчыклары һәм чәчәкләр алып килә.

Камаевлар гаиләсен барысы да тик яхшы яктан искә ала. Ир белән хатын бө­тенләй эчми. Ләкин ана даими рәвештә кече бала белән мәшгуль булгач, Лидага бик вакыты калмаган.

Мәктәп янында урнашкан китапханәдә дә кызны яхшы беләләр.

— Лида безгә китаплар алырга еш килде, бик акыллы һәм зиһенле бала иде, — дип сөйли китапханәче. — Ул башлангыч сыйныфларда укыды, ләкин үз яшеннән өлкәнрәк күренде. Бөтен эшне үзе белеп эшли иде.

“Шул сыйфаты һәлак итте дә инде аны, — ди, үз чиратында, күршеләр. — Әти-әнисе аңа нык ышанды. Ул бик җаваплы бала иде. Әнисенә энесен карарга булышты, кибеткә йөрде... Без аны әле “нинди искиткеч кечкенә хуҗабикә” дип мактый идек...”


Шул ук вакытта...

Шушы хәлдән соң Саратов халкы үлем җәзасы кертүне сорап петиция урнаштырды. Моннан тыш, берничә депутат шундый ук тәкъдим белән чыкты.

Текст авторлары, балага каршы җинаять кылу дәлилләнгән очракта, үлем җәзасы куллануны, яки гарантияләнгән гомерлеккә төрмәгә ябуны таләп итә. Алар, шулай ук, “педофилларның психиатрия ярдәмендә аклануга хокуклары булмаска тиеш”, дип саный. Сигез сәгать эчендә петициягә 10 меңгә якын кеше кул куйган.

Моннан тыш, Русия Дәүләт думасында Саратов өлкәсеннән сайланган депутатлар Ольга Алимова (КПРФ) һәм Евгений Примаков (“Бердәм Русия”) кайбер авыр җинаятьләр өчен үлем җәзасын кайтаруны тәкъдим итә.

Евгений Примаков “Facebook”та: “Үлем җәзасын кайтарырга кирәк”, — дип язды. Алимова “Instagram”да: “Әгәр педофиллар, үтерүчеләр, көчләүчеләр, террорчылар үлем җәзасына хөкем ителсә, безнең йортларга кайгы килмәс иде. Демократия һәм толерантлык уены белән артык мавыктык”, — дигән.


Резеда Галикәева.
Читайте нас