“Инцидент” системасы ярдәме белән районда 10 уен мәйданчыгы корылды
Бүздәк авылында яшәүче Ирина Солтанова — күп балалы әни. Моңа кадәр аңа дүрт бала белән күрше ихатада һава сулап йөрергә туры килә, чөнки үзләренең йорты янындагы балалар уйный торган комлык күптән үләнгә күмелгән, ә таганнар черегән. Шуңа күрә ханым социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать калдырырга булган.
“Минем бер балам булганда проблема юк иде. Хәзер менә балалар артты, алар белән кайдадыр йөрергә кирәк. Әлбәттә, без күбрәк өйдә утырдык, ягъни йорт янында гына йөри идек тә өйгә керә идек. Һәм, башка урыннардагы кебек үк, бездә дә балалар мәйданчыклары куелсын өчен социаль челтәрләргә язарга мәҗбүр булдык”.
Бу проблема бер генә ихатаныкы түгел, ә бөтен Бүздәкнеке икән. Балалар уйнар урынга кытлык кичерә. Идарәче компанияләр балансында саналган мәйданчыклар күпчелек очракта начар хәлдә була. Шуңа күрә җәрәхәтләнмәс, яки аннан да начаррагы, имгәнмәс өчен, балалар аларны читләтеп үтә. Сабыйларның аянычлы хәле турында язылган күпсанлы мөрәҗәгатьләрне “Инцидент-менеджмент” программасы теркәгән. Һәм берничә көннән соң берьюлы берничә ихатада эш кораллары белән эшчеләр пәйда булган.
“Май аенда Бүздәк авылы халкының балалар мәйданчыклары кирәклеге турындагы мөрәҗәгате теркәлде. 10 мәйданчык сатып алу турында карар кабул ителде. Аларны салкыннарга кадәр урнаштырдык”, — ди Бүздәк районы хакимиятенең Социаль челтәрләрдә эшләү буенча белгече Роза Нигъмәтуллина.
Һәр балалар мәйданчыгында йомшак тоташтыргычлы хәвефсез таганнар урнаштырылган. Шулай ук, балалар атынгычларда атына, таудан шуа ала – егылсалар да каты булмаячак, чөнки эшчеләр мәйданчыкка резина җәймә җәйгән. Эскәмияләр дә бар. Белгечләр сүзләренә караганда, уен комплекслары барлык стандартларга да җавап бирә.
Уен мәйданчыклары “Көньяк” һәм “Төньяк” стадионнары тирәсендә, шулай ук, Киров урамы ихаталарында урнаштырылган. Шулай итеп, Буздәк авылында 8 яңа уен комплексы барлыкка килде. Хәзер Восточное һәм Сергеевка авыллары балаларының да үз аттракционнары бар. Проектны гамәлгә ашыру өчен урындагы бюджеттан — 661 мең сум, ә республика бюджетыннан тагын 300 мең сум акча бүленгән.
Ирина Солтанова хәзер бик канәгать. “Балалар мәйданчыклары күп куелды һәм без, әлбәттә, бик шат. Йорт янында да балалар мәйданчыгы бар, арткы якта да бар. Анда да, монда да йөрибез, безгә хәзер рәхәт, чыга да, йөри дә алабыз. Өйдә утырмыйбыз, балаларым канәгать, арып керәләр, яхшы йоклыйлар, барысы да яхшы”, — ди ул.
Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язын ук балалар мәйданчыкларын хәвефсез итү бурычын куйган иде. Республика Башлыгы барлык муниципалитетларга да иске, каты таган ялганмаларын чылбырларга, яки полипропилен бауларга алыштырырга кушты.
Башкортстанда “Инцидент-менеджмент” программасы эшли башлаганнан бирле 60 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. Иң актуальләре шәһәр мохитен төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, йортларны һәм подъездларны ремонтлау, шулай ук чүп чыгару мәсьәләләрен күтәргән.
Халыкны җәмәгать транспорты эше һәм парковка урыннарын җиһазландыру да борчый. Мөрәҗәгать калдыру өчен кул астында Интернетка чыгу өчен кесә телефоны булу мотлак, һәм шул чакта хакимиятләр, һичшиксез, сезнең проблемага игътибар итәчәк һәм аны бетерү буенча чаралар күрәчәк.